Георгий Жуков

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Георгий Константин улы Жуков (tat. lat. Georgiy Jukov(үле сылтама), рус. Гео́ргий Константи́нович Жу́ков )(1 декабрендә 1896 – 18 июнендә 1974) – күренекле совет хәрби башлыгы, Совет Берлеге Маршалы (1943), Совет Берлегенең Саклану министры (1955—1957). Совет Берлеге дүрт тапкыр каһарманы, Җиңү Ордены кавалеры һәм күп бүтән совет һәм чит ил медальләре һәм орденнары иясе.

Георгий Жуков
Туган телдә исем Георгий Константин улы Жуков
Туган 1 декабрь 1896(1896-12-01)
Россия империясе, Стрелковка, Калуга губернасы
Үлгән 18 июнь 1974(1974-06-18) (77 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче
Эш бирүче Беларус дәүләт университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Жукова, Александра Диевна[d] һәм Жукова, Галина Александровна[d]
Балалар Жукова, Маргарита Георгиевна[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Мәскәү өчен сугыш, Берлин өчен сугыш, Тамбов баш күтәрүе, Русия ватандашлар сугышы, Халхин-Гол алышлары[d], Икенче Ржев-Сычёвка гамәлияте[d], Висла-Одер гамәлияте[d], Бесарабия һәм Төньяк Буковинаны ССҖБ тарафыннан аннекслау[d], ССРБ-Япония чик буе низаглары[d], Алман-совет сугышы һәм Венгерское восстание 1956 года[d]
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 29.08.1939 Совет Берлеге Каһарманы — 29.07.1944 Совет Берлеге Каһарманы — 01.06.1945 Совет Берлеге Каһарманы — 01.12.1956 Совет Берлеге дүрт тапкыр Каһарманы һәм бүтән
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d] һәм генерал[d]

 Георгий Жуков Викиҗыентыкта

Бөек Ватан сугышында эзлеклечә Генераль штаб җитәкчесе, Фронт башлыгы, Баш Сәргаскәр Ирәгенең[1] әгъзасы булган.

Сталин үлгәннән соң ССРБ Саклану министры урынбасары, 1955-1957 елларда Саклану министры булып эшләгән.

1957 елда барлык гаскәр вазифаларыннан алынган, Үзәк Комитетыннан чыгарылган, 1958 елда истигъфага (отставкага) җибәрелгән.

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Жуков 1874 елда Калуга өлкәсендә крестьян гаиләсендә туган. Чиркәү мәктәбен тәмамлаганнан соң, тиречелек кярханәсенә[2] кергән.

Беренче Бөтендөнья сугышы

үзгәртү
 
Унтер-әфисәр Жуков, 1916 ел

1915 елда гаскәргә чакырылган, атлы гаскәргә алынган. 1916 Беренче бөтендөнья сугышының Көньяк-Көнбатыш фронтында 10-нчы драгун полкында сугышкан. Батырларча хезмәте өчен ике тапкыр Георгий Тәресе ордены белән бүләкләнгән.

Ватандашлар сугышы

үзгәртү

1918 елда Кызыл Гаскәргә кергән. 1919 елда РКП(б) фиркасенә әгъза итеп кабул ителгән. Көньяк фронтында Урал казакларга, Деникин, Врангель гаскәрләренә каршы сугышкан.

1922 елда Антонов фетнәсен бастыруда катнашкан, шуның өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Халхин-Хол сугышы

үзгәртү
 
Жуков Халхин-Хол елгасында

1939 елның 20-31 августында Халкин-Хол елгасында Япония генералы Комацубара җитәкчелегендәге гаскәрләргә каршы уңышлы операцияне үткәрә һәм Япония көчләрен тар-мар итә. Шушы җиңү өчен Жуков Совет Берлеге Каһарманы исеменә һәм орденына лаек булган.

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәү өчен сугышта, Ленинград фронтында, Сталинград сугышында, Курск сугышында, Проскур-Черновица операциясендә, Багратион операциясендә, Висла-Одер һөҗүмендә, Берлин өчен сугышта зур роль уйнаган.

Георгий Жуков Совет ягыннан Вермахтның берсүзсез капитуляциясе актын 1945 елның 8 маенда (Европа вакыты буенча) 9 маенда (Мәскәү вакыты буенча) имзалаган.

Кайбер тарихчылар күп корбанлы хәрби операциясе өчен Жуковны тәнкыйтьлиләр, аеруча Ржев сугышында һәм Зеелов биекләрендә советлыларның күп санлы югалтулары өчен аны гаеплиләр.

Ике Җиңү тантанасы

үзгәртү
 
Жуков Вермахтның берсүзсез капитуляциясе актын имзалый, 1945 ел

1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында Җиңү Парадын кабул итә.

1945 елның 7 сентябрендә Берлинның Бранденбург капкасы янында икенче Җиңү парадын кабул итә.

Эзәрлекләү һәм үлеме

үзгәртү

Сталинның үлеменнән соң хакимият өчен барган көрәштә Жуков мөһим роль уйнаган, үзе Берияга арест салып, дәүләт күтәрелеше ясарга мөмкинлек калдырмаган. Жуков Никита Хрущёвны баштагы вакытта бик яклаган. Ләкин Хрущев Жуковның танылганлыгыннан һәм аның йогынтысыннан куркып, күренекле хәрби башлыкка хыянәт итә һәм аннан үч ала. 1957 елда Жуков барлык гаскәр вазыйфаларыннан алына, КПСС Үзәк Комитетыннан чыгарыла, 1958 елда тулы истигъфага (отставкага) җибәрелә.

1964 елда Леонид Брежнев хакимияткә килгәннән соң, Жуковны эзәрлекләү өлешчә туктатылган.

Георгий Жуков 1974 елның 18 июнендә бер-бер артлы инсульт, инфаркт кичерә һәм комадан чыкмыйча үлә. Гаилә әгъзаларының үтенеченә карамастан, Жуковның мәете кремацияләнгән һәм Кремль диварында күмелгән.

Бүләкләр

үзгәртү

Россия империясе бүләкләре

үзгәртү
  • 3 нче дәрәҗә Георгий тәресе
  • 4 нче дәрәҗәле Георгий тәресе

Совет Берлеге бүләкләре

үзгәртү
  • дүрт тапкыр Совет Берлеге Каһарманы
  • 14 орден
  • 16 медаль :
  • Советлар Союзы Каһарманының 4 «Алтын Йолдыз» медале (29.08.1939; 29.07.1944; 01.06.1945; 01.12.1956)
  • 6 Ленин ордены (16.08.1936, 29.08.1939,19.07.1944,01.06.1945,01.12.1956 01.12.1971)
  • 2 «Җиңү» ордены (№ 1 – 10.04.1944, № 4 – 30.03.1945)
  • Октябрь инкыйлабы ордены (22.02.1968)
  • 3 Кызыл Байрак ордены(31.08.1922, 03.11.1944, 20.06.1949)
  • 2 тапкыр 1 дәрәҗә Суворов ордены (№ 1 – 28.01.1943, № 39 – 28.07.1943)
  • Мактаулы корал – ССРБ Дәүләт гербының алтын сурәте төшерелгән шәхси сәеф (шашка) (22.02.1968)
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
  • «Эшче-Крестьян Кызыл Гаскәрләргә 20 ел» медале
  • «Ленинградны саклау өчен» медале
  • «Мәскәүне саклау өчен» медале
  • «Сталинградны саклау өчен» медале
  • «Кавказны саклау өчен» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алмания өстеннән Җиңү өчен» медале
  • «Япония өстеннән Җиңү өчен» медале
  • «Берлинны алган өчен» медале
  • «Варшаваны азат иткән өчен»
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел» медале
  • «Мәскәүнең 800-еллыгы истәлегенә» медале
  • «Ленинградның 250-еллыгы истәлегенә» медале
  • «Совет Гаскәрләре һәм Флотына 30 ел» медале
  • «ССРБ Хәрби көчләренә 40 ел» медале
  • «ССРБ Хәрби көчләренә 50 ел» медале

Чит ил бүләкләре

үзгәртү

Монголия Каһарманы исеме, 18 орден, 10 медаль, Италиянең хөрмәтле партизаны исеме.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ставка Верховного Главнокомандования
  2. остаханә, мастерская

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  • Гордиенко А. Н. Маршал Жуков. – Мн., 1999.
  • Гранвилл, Джоанна (Johanna Granville), Первый Домино (The First Domino: International Decision Making During the Hungarian Crisis of 1956), Texas A & M University Press, 2004. – ISBN 1-58544-298-4.
  • Жуков Г. К. Воспоминания и размышления. – М.: Олма-Пресс, 2002. – Т. 1, 2. – 415 с. – ISBN 5-224-03195-8, ISBN 5-224-03196-6
  • Исаев А. В. Георгий Жуков: Последний довод короля
  • Кривошеев Г. Ф., Андроников В. М., Буриков П. Д. Гриф секретности снят: Потери Вооружённых Сил СССР в войнах, боевых действиях и военных конфликтах: Стат. исслед. – М.: Воениздат, 1993. – ISBN 5-203-01400-0

Межирицкий П. Читая маршала Жукова

  • Соколов Б. В. Неизвестный Жуков: портрет без ретуши в зеркале эпохи. – Мн.: Родиола-плюс, 2000.
  • Виктор Суворов Тень Победы
  • Виктор Суворов Беру свои слова обратно, или Тень Победы-2
  • Типпельскирх К. История Второй мировой войны = Tippelskirch K. Geschichte des Zweiten Weltkrieges. – Bonn, 1954. – СПб.:Полигон; М.:АСТ, 1999.