Берлин өчен сугыш

Берлин өчен сугыш яки Берлин һөҗүм операциясе (tat.lat. Berlin öçen suğış(үле сылтама)) (16 апрель 19458 май 1945) - Совет гаскәрләренең Европада соң операцияләренең берсе, Берлин һөҗүм операциясе нәтиҗәсендә Кызыл гаскәр Алманиянең башкаласын ала һәм Бөек Ватан сугышында һәм Европада Икенче бөтендөнья сугышында җиңә.

Берлин өчен сугыш
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы
Икенче бөтендөнья сугышы
Дата

16 апрель 19458 май 1945

Урын

Берлин, Алмания

Нәтиҗә

Кызыл Гаскәрнең җиңүе, алман-фашист Берлин берләшмәсен тар-мар итүе, Гитлер-каршы коалициясе Европада җиңүе

Көндәшләр
ССБР байрагы ССРБ,

Польша байрагы Польша

Алмания байрагы (1933-1945) Өченче рейх
Сәргаскәрләр
ССБР байрагы Иосиф Сталин

ССБР байрагы Георгий Жуков
ССБР байрагы Иван Конев
ССБР байрагы Константин Рокоссовский

Алмания байрагы (1933-1945) Гитлер
Алмания байрагы (1933-1945)Г. Хейнрици

Алмания байрагы (1933-1945) Т. Буссе
Алмания байрагы (1933-1945) Г. Вейдлинг

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
Совет гаскәрләре:
  • һәлак — 78 291
  • яралы — 274 184
  • укчы коралы:

— 215,9 мең

  • танк, САУ:

- 1997
очкычлар - 917

  • Польша гаскәрләре:
  • һәлак — 2825
  • яралы — 6067
400 мең чамасы һәлак
  • 380 мең әсир
Берлин өчен сугышның беренче дәвере

Берлин өчен сугыш 1945 елның 16 апреленнән 8 маена кадәр, 23 көн сузыла. Совет гаскәрләре 100-200 км көнбатышка алга китә, сугышчан хәрәкәтләрнең киңлеге - 300 км.

Берлин өчен сугыш - Дөньяның тарихының иң зур бәрелеше: ике яктан 3,5 млн. кеше, 52 мең корал, 7750 танк, 11 мең очкыч катнаша.

Совет көчләренең арт-атышы

Берлин өчен сугыш кысаларында Штеттин-Росток, Зеелов-Берлин, Котбус-Потсдам, Штремберг-Торгау һәм Бранденбург-Ратен һөҗүм операцияләре уздырыла.

Хәрби-сәяси Европаның хәле үзгәртү

1945 елның гыйнвар-мартында Совет гаскәрләре (беренче Белорус һәм беренче Украин фронтлары) Одер һәм Нейсе елгаларына килеп чыгалар.

Инглиз-американ гаскәрләр апрель уртасында Эльба елгасына килеп чыгалар. Алман көчләре инглиз гаскәренә зәгыйфь каршылык күрсәтә, ә Совет гаскәрләре каршы 223 фашист дивизия туплана.

1944 елның ССРБ, АКШ, Бөекбритания илбашлары килешүе буенча Совет буйсындыру чикләре 150 км Берлин көнбатышрак булырга тиеш. Ләкин Винстон Чөрчилл Кызыл Гаскәр алга чыгуы фикерен тәкъдим итә һәм инглиз-американ көчләре тарафыннан Берлинны буйсындырырга ниятли.

Алман-фашист гаскәрләре Совет көчләре каршы сугышны озакка сузырга ниятли, ә Инглиз-АКШ көчләре белән сепарат килешү имзаларга тели.

Беренче Беларус фронты үзгәртү

Зеелов биеклекләре өчен сугыш үзгәртү

16 апрельдә беренче Беларус фронты Берлин һөҗүм операциясен башлый. Бик зур арт-хәзерләнү үткәрелә: 9000 корал һәм миномет, 1500 "Катюша" (БМ-13 һәм БМ-31) фашист саклавы сызыгына зыян китерә.

Ләкин Зелов биеклекләрендә Гитлерчылар зур каршылык төенен туплый. Каты сугыш нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре 18 апрелендә гына Зелов биеклекләрен яулап ала. Фашист саклавын җиңеп чыгып Совет гаскәрләре 19 апрельдә Берлин чикләренә чыгалар.

  • 20 апрельдә Совет гаскәре беренче Берлинның арт-атышын үткәрә.
  • 21 апрельдә Фирсов, Жеребин генераллары җитәкчесендәге Совет гаскәрләре Берлин эченә бәреп керәләр.
  • Генерал Рослый җитәкчесендәге гаскәр 23 апрельдә Берлинның Шпрея елгасына килеп чыга.

Беренче Беларус фронтының икенче өлеше Берлин урап узып 17 апрельдә Эльба елгасына юнәлә.

Беренче Украин фронты үзгәртү

Беренче Украин фронты фашист-алман Берлин янындагы саклавы берләшмәсен юк итә. Беренче Украин фронты һөҗүме уңышлырак була, Рыбалко җитәкчесендәге танклары 21 апрельдә Берлин чигенә килеп чыга.

Совет көчләре Берлинны камап ала үзгәртү

25 апрельнең 12 сәгатендә алдынгы 4-нче Гвардия танк гаскәре өлеше беренче Беларус фронты 47-нче гаскәре өлеше белән очраша. Шулай итеп Совет көчләре Берлинны камап ала һәм инглиз-америка көчләренә Берлинны алу мөмкинлеген бирми.

Эльба елгасында очрашу үзгәртү

 
Эльба елгасында очрашу

25 апрельнең 13:30 сәгатендә генерал Бакланов җитәкчесендәге 5-нче гвардия гаскәре 34-нче гвардия корпусы Эльба елгасында Америка көчләре белән очраша. Шулай итеп киләчәк Европа дәүләтләре чикләре формалаша.

Висмар янында очрашу үзгәртү

3 майда генерал А. П. Панфилов (1898 елда Казан шәһәрендә туган) җитәкчесендәге 3-гвардия танк корпусы алман-фашист килүче резервларын тар-мар итеп Висмар янында Инглиз көчләр белән очраша.

Берлинны штурмлау үзгәртү

Берлин гарнизонында 200 мең алман-фашист гаскәри, 3 мең корал, 250 танк булган. Каты сугыш нәтиҗәсендә 28 апрельдә Совет көчләре Рейхстаг янына килеп чыга. 30 апрелендә Эчке Эшләр Министрлыгы бинасын ала. 1 майда Алман Җирле Гаскәрләр башлыгы Кребс Совет Гаскәр башлыгына генерал Василий Чуйковка Гитлер үз-үзенә кул салуын белдерә.

1945 елның 30 апрелендә, 21:30 сәгатендә генерал-майор Шатилов һәм полковник Негода җитәкчесендәге совет гаскәрләре Рейхстаг төп өлешен буйсындыра.

30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта Гази Заһитов, М. П. Минин, А. Ф. Лисименко, А. П. Бобров Рейхстаг өстендә җиңү әлиһәсенең (Ника) таҗында Кызыл Җиңү Байрагын эләләр.

 
Буйсындырылган Рейхстаг

1 майның иртәсендә Рейхстаг өстендә 150-нче дивизия штурм байрагы күтәрелә. Ләкин Рейхстаг өчен сугыш бөтен көн сузыла, 2-нче майда гына гарнизон чигенә.

Чигенү үзгәртү

2 майның иртәсендә, 6 сәгатендә Берлин гарнизоны башлыгы - генерал Вейдлинг чигенә һәм әсирлеккә бирелә. Вейдлинг чигенү актын имзалый.

1945 елның 8 мае 22:43 сәгатендә Үзәк Европа вакыты буенча, 9 мае 00:43 сәгатендә Мәскәү вакыты буенча Берлин бистәсе - Карлхостта катгый берсүзсез капитуляция акты имзалана.

 
Жуков чигенү шартларын укып игълан итә
 
Кейтель капитуляцияне имзалый

Нәтиҗә үзгәртү

 
«Берлинны алу өчен» медале
 
Азат итүче гаскәригә һәйкәл, Берлин, Трептов-парк
  • Иң зур алман-фашист гаскәрләре берләшмәсен юк итү, Алмания башкаласын алу, Нацист Алманиянең хәрби һәм сәяси җитәкчелеген әсирлеккә алу
  • Нацист-алман оешмаларын юк итү
  • Кызыл Гаскәр югары сугышка сәләтен күрсәтү, "Unthinkable" (Акылга сыймаслык) операциясе (Британия һәм АКШ тарафыннан ССРБ каршы сугыш нияте) үткәрмәве.
  • Алман-фашист әсирлегеннән берничә йөз мең кешен азат итү.

5 апреленнән 8 майга кадәр фашист әсирлегеннән 197 523 кеше азат ителә, 68 467 союздашларга тормыш коткарыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Жуков Г. К. Воспоминания и размышления. В 2 т. — М.: Олма-Пресс, 2002
  • Конев И. С. Сорок пятый. — М., Воениздат, 1970
  • Рокоссовский К. К. Солдатский долг — М.: Воениздат, 1988
  • Григорьев В. В. И корабли штурмовали Берлин — М.: Воениздат, 1984
  • Чуйков В. И. Конец третьего рейха — М.: Советская Россия, 1973
  • Руденко С. И. Крылья Победы — М.: Международные отношения, 1985
  • Пухов Н. П. Годы испытаний — М.: Воениздат, 1959
  • Лелюшенко Д. Д. Москва — Сталинград — Берлин — Прага. Записки командарма. — М.: Наука 1987
  • Шатилов В. М. Знамя над рейхстагом. — изд. 3-е, испр. и доп. — М.: Воениздат, 1975. — 350 с., илл. — (Военные мемуары). — 200 000 экз.
  • Семёнов Г. Г. Наступает ударная — М.: Воениздат, 1986
  • 9 Мая 1945 года. — М.: Наука, 1970
  • Антипенко Н. А. На главном направлении — М.: Наука, 1967
  • Антонов В. С. Путь к Берлину — М.: Наука, 1975
  • Бабаджанян А. X. Дороги победы — М.: «Молодая гвардия», 1975
  • Зинченко Ф. М. Герои штурма рейхстага / Литературная запись Н. М. Ильяша. — 3-е изд. — М.: Воениздат, 1983. — 192 с. — (Военные мемуары). — 65 000 экз.
  • Неустроев С. А. Путь к рейхстагу — Свердловск: Средне-Уральское книжное издательство, 1986
  • Полевой Б. Н. До Берлина — 896 километров — М.: Воениздат, 1978
  • Попель Н. К. Впереди — Берлин! — М.: ООО «Издательство ACT»; СПб.: Terra Fantastica, 2001
  • Телегин К. Ф. Войны несчитанные вёрсты — М., Воениздат, 1988
  • Кейтель В. 12 ступенек на эшафот… — Ростов н/Д: Феникс, 2000.
  • Зайцев В. И. Гвардейская танковая — Свердловск: Сред.-Урал. кн. изд-во, 1989. ISBN 5-7529-0110-3
  • Жаркой Ф. М. Танковый марш. Изд. 3-е, МВАА — СПб., 2011.- 185 с.