Василий Чуйков
Василий Иван улы Чуйков (рус. Васи́лий Ива́нович Чуйко́в)(12 февральдә 1900 — 18 мартта 1982) — Совет Гаскәр башлыгы, Совет Берлеге Маршалы (1955), Сталинград сугышы каһарманы, мәшһүр 64-нче гаскәренең башлыгы. Совет Берлеге ике тапкыр каһарманы (1944, 1945).
Василий Чуйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Василий Иван улы Чуйков |
Туган | 12 февраль 1900 Россия империясе, Серебряные Пруды авылы, Венёв өязе, Тула губернасы (хәзер Мәскәү өлкәсе) |
Үлгән | 18 март 1982 (82 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Мамай курганы |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] һәм М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең махсус факультеты[d] |
Һөнәре | гаскәри, хәрби җитәкче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Русия ватандашлар сугышы, Совет-фин сугышы, Икенче япон-кытай сугышы[d] һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | , , һәм бүтән |
Хәрби дәрәҗә | ССРБ маршалы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1900 елның 12 февралендә Мәскәү өлкәсендә Серебрянные Пруды (Көмеш буалар) авылында туган.
1917 елда минёр отрядында юнга булып хезмәт иткән.
Ватандашлар сугышы
үзгәртү1918 Ватандашлар сугышында Сул эсер фетнәсен бастыруында катнашкан. Көньяк, Көнбатыш, Көнчыгыш фронтларында сугышкан. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1919-1920 елларда 4 мәртәбә яраланган. Алабуга шәһәре, Мөслим авылы азат итү операциясендә катнашкан.
Икенче дөнья сугышы
үзгәртү1939 елның декабрендә 9-нче гаскәре башлыгына билгеләнгән. 1939-1940 елларда Совет-Фин сугышында катнашкан. РККА Польша походында 1939 елда катнашкан. 1940 елның декабреннән Кытайда Совет хәрби вәкиле булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышы
үзгәртү1942 елдан Бөек Ватан сугышы төрле фронтларында катнашкан. 1942 елның сентябрь аеннан 62-нче гаскәре башлыгы булып билгеләнгән.
Чуйков гаскәре каһарманлыгы
үзгәртүСентябрь аенда фашистлар Сталинград эченә һөҗүм итеп кергәннәр. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган. Павлов йорты, Тегермән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә калган.
Василий Чуйков җитәкчелегендә 62-нче гаскәр һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугышкан һәм һәр көнне тупка тотуга, ачлыкка, салкынлыкка карамастан Сталинград шәһәреннән чигенмәгән. Василий Чуйков фашист гаскәрләренә Идел буйларында беркетелергә мөмкинлек бирмәгән.
Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби башлыгына "Уран" каршы һөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга биргән. 1942 елның 19 ноябрендә "Уран" Совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләре чолгап алына.
1943 елның апрелендә 62-нче гаскәре батырлык һәм ныклык өчен 8-нче Гвардия гаскәре исемен ия булган. Уң Як Украина азат итү операциясендә, Висла-Одер операциясендә катнашкан.
Сугыштан соң Василий Чуйков төрле гаскәр башлыгы вазифаларын башкарган.
Василий Чуйков 1982 елның 18 мартында үлгән. Аның васыяте буенча Василий Чуйков Волгоградта Мамай Курганында "Ватан-Ана чакыра" һәйкәле итәгендә күмелгән.
Бүләкләр
үзгәртү- Ике тапкыр Совет Берлеге каһарманы (19.03.1944, 6.04.1945)
- тугыз мәртәбә Ленин ордены иясе (26.10.1943, 19.03.1944, 21.02.1945, 11.02.1950, 11.02.1960, 12.02.1970, 11.02.1975, 21.02.1978, 11.02.1980)
- Октябрь Инкыйлабы Ордены (22.02.1968)
- дүрт мәртәбә Кызыл Байрак ордены иясе (1920, 1925, 1944, 1948)
- Өч мәртәбә I-нче дәрәҗәле Суворов Ордены иясе (28.01.1943, 23.08.1944, 29.05.1945)
- Кызыл Йолдыз Ордены (1940)
- Алтын Дәүләт гербы белән Хөрмәтле корал (22.02.1968)
- Уналты СССБ медале
- Ике орден «Ватан алдында хезмәт өчен» алтын (АДҖ)
- Большой крест ордена Звезда дружбы между народами (АДҖ)
- Орден «Крест Грюнвальда» 2-го класса (ПНР)
- Золотой крест ордена «За воинскую доблесть» (Virtuti Militari) 4 класса (ПНР)
- Командорский крест ордена Возрождения Польши 1 и 2 класса (ПНР)
- Орден Сухэ-Батора (МНР)
- Два ордена Китая
- Крест «За выдающиеся заслуги» (США)
Истәлек
үзгәртү- Күп шәһәрләрдә Василий Чуйков истәлегенә урамнары, мәйданнары, хәрби вузлары, мәктәпләре исемләнгән.
- Казанда төп Сталинград каһарманына - маршал Чуйков истәлегенә урам ачылган.
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)[1].
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Документальный фильм «Я из 62-й», «И мир увидел Сталинград» производства ООО «Студия СувенирФильм» Режиссер Константин Шутов.
- Видео «Маршал Чуйков завещал похоронить себя в братской могиле»
- Воспоминания и письма 2011 елның 21 июнь көнендә архивланган.
- Советская военная энциклопедия / под ред. А. А. Гречко. — М.: Воениздат, 1976. — Т. 8. — 690 с. — (в 8-ми т). — 105 000 экз.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2