Совет Социалистик Республикалар Берлеге

1922 елдан 1991 елга кадәр, Аурупа һәм Азия дөнья кисәкләрендә, Урта Ауразиядә урнашкан дәүләт
(Совет Берлеге битеннән юнәлтелде)

Совет Социалистик Республикалар Берлеге (ССРБ), Совет Социалистик Республикалар Союзы (ССРС) яки Шуралар Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге (ШСҖБ) (Советлар Берлеге, рус. Сою́з Сове́тских Социалисти́ческих Респу́блик, Советский Союз) — 1922 елдан 1991 елга кадәр, Европа һәм Азия кыйтгаларында, Урта Евразиядә урнашкан дәүләт.
1977 елның Конституция буенча — күпмилләтле дәүләт.

Совет Социалистик Республикалар Берлеге
Союз Советских Социалистических Республик


 

 

 

30 декабрь 1922 ел — 25 декабрь 1991 ел


Байрак ССРБ Илтамга ССРБ
Шигарь
«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»
Гимн
Интернационал (1922–1944)
ССРБ дәүләт гимны (1944–1991)
Башкала Мәскәү
Зур шәһәрләр Мәскәү,
Ленинград,
Киев,
Бакы,
Ташкәнт,
Харьков,
Минск,
Ереван,
Тбилиси,
Алма-Ата,
Новосибирск,
Түбән Новгород һ. б.
Тел(ләр) Рус теле (де-факто)
Дин Атеистик карашлар (рәсми), христианлык, ислам һ.б.
Акча берәмлеге рубль
Интернет домены .su
Мәйдан 22 402 200 км²
Халык 293 047 571 кеше
Идарә итү төре Совет республикасы
Оештурычы дәүләтләр
Варислар:
РСФСР
УССР
БССР
КСФСР
Россия
Беларусия
Украина
Молдавия
Грузия
Әрмәнстан
Азәрбайҗан
Казакъстан
Үзбәкстан
Төрекмәнстан
Кыргызстан
Таҗикстан
Эстония
Литва
Латвия
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

1922 елның 30 декабрьдә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР (ЗСФСР) берләшү аша барлыыка килде.

Икенче бөтөндөнья сугышыннан соң ССРБ Әфганстан, Маҗарстан, Иран, Кытай, КХДР (1948 елдан), Монголия, Норвегия, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия һәм Чехословакия белән җир буенча, ә АКШ, Швеция һәм Япония белән — диңгез буенча чиктәш иде.

Совет республикалардан торган (1922 — 4, 1989 — 15).

География үзгәртү

ССРБ дөньяның иң зур дәүләт иде; көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~10 000 км, төньяктан көньякка — ~7200 км.

Иң озын елга — Об (Иртеш белән); иң биек тау — Коммунизм (Исмаил Сомони) пигы (7495 м), хәзерге Таҗикстанда.

Тарих үзгәртү

Барлыкка килүе үзгәртү

1922 елның 29 декабрендә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР делегацияләр ССРБ барлыкка килүе турында килешүен имзалыйлар. Бу документ 30 декабрьдә расланды.

Сугышка кадәрге период үзгәртү

1923 елның көздән, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, дәүләт җитәкчелегендә хакимлек итү өчен сәяси көрәш башлана. Бу көрәштән Сталин җиңүче булып чыккан.
1920-елларның уртасында Яңа Икътисади Сәясәткә мөнәсәбәт үзгәрә; 1920-елларның ахырында тизләткән коллектвизация һәм индустриализация башлана. 1930-елларның ахырга Сталин төркеме тулысынча бөтен партияне үзенә буйсындыралар. Илдә үзәккә буйсындырылган тоталитар җәмгыять барлыкка килә.

1939 елның 23 августында Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешүен төзеләр; шул килешүгә яшерен өстәмә протоколыда Алмания һәм ССРБ Көнбатыш Европада үз йогынты сферасы чикләрен билгелиләр.

19391940 елларда ССРБ составына Эстония, Латвия, Литва, Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белорусия, Бессарабия һәм Төньяк Буковина керәләр; Молдавия, Литва, Латвия һәм Эстон ССР-лары оештырылалар.

1939 елда ССРБ Финляндиягә сугыш башламау турында килешүне төзәргә тәкъдим итә, ләкин Финляндия каршы була; совет-фин сугышы башлана. Шул сугыш нәтиҗәсендә ССРБ Финляндия территориясенең 11 % өлеше күчә; сугыш игълан итү сәбәпле ССРБ Милләтләр лигасыннан чыгарыла. 1940 елның 31 мартында Карел-Фин ССР оеша.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1941 елның 22 июньдә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлар зур уңышлыкка ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.

1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларны һәм Көньяк Сахалинны кире кайтарыла.

Сугыштан соңгы периоды үзгәртү

ССРБ таркалуы үзгәртү

Җинаять-башкару системасы һәм махсус хезмәтләр үзгәртү

Идарәчеләр исемлеге үзгәртү

Икътисад үзгәртү

Хәрби көчләр үзгәртү

Территориаль бүленеше үзгәртү

Союздаш республикалар үзгәртү

19561991 елларда ССРБ 15 совет социалистик республикаларыннан (ССР) торган:
Байрак[1] Республика Башкала  
1   Азәрбайҗан ССР Бакы
2   Әрмән ССР Ереван
3   Беларус ССР Минск
4   Грузин ССР Тбилиси
5   Казакъ ССР Алма-Ата
6   Кыргыз ССР Фрунзе
7   Латвия ССР Рига
8   Литва ССР Вильнюс
9   Молдавия ССР Кишинәү
10   Россия СФСР Мәскәү
11   Таҗикстан ССР Дүшәнбе
12   Төрекмәнстан ССР Ашкабад
13   Үзбәкстан ССР Ташкәнт
14   Украин ССР Киев
15   Эстон ССР Таллин

Автономияле совет социалистик республикалары үзгәртү

РСФСР составында (1989) үзгәртү

Грузия ССР составында үзгәртү

Азәрбайҗан ССР составында үзгәртү

Үзбәкстан ССР составында үзгәртү

ССРБ халкы үзгәртү

Милли состав үзгәртү

милләт 1926 ел 1939 ел 1959 ел 1970 ел 1979 ел 1989 ел
К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше % К. с., мең кеше %
руслар 77 791 124 52,91% 99 591 520 58,39% 114 113 579 54,65% 129 015 140 53,37% 137 397 089 52,42% 145 155 489 50,80%
украиннар 31 194 976 21,22% 28 111 007 16,48% 37 252 930 17,84% 40 753 246 16,86% 42 347 387 16,16% 44 186 006 15,46%
үзбәкләр 3 904 622 2,66% 4 845 140 2,84% 6 015 416 2,88% 9 195 093 3,80% 12 455 978 4,75% 16 697 825 5,84%
беларуслар 4 738 923 3,22% 5 275 393 3,09% 7 913 488 3,79% 9 051 755 3,74% 9 462 715 3,61% 10 036 251 3,51%
казакълар 3 968 289 2,70% 3 100 949 1,82% 3621610 1,73% 5 298 818 2,19% 6 556 442 2,50% 8 135 818 2,85%
әзериләр 1 706 605 1,16% 2 275 678 1,33% 2 939 728 1,41% 4 379 937 1,81% 5 477 330 2,09% 6 770 403 2,37%
татарлар 2 916 536 1,98% 4 313 488 2,53% 4 917 991 2,36% 5 783 111 2,39% 6 185 196 2,36% 6 648 760 2,33%
әрмәннәр 1 567 568 1,07% 2 152 860 1,26% 2 786 912 1,33% 3 559 151 1,47% 4 151 241 1,58% 4 623 232 1,62%
таҗиклар 978680 0,67% 1229170 0,72% 1396939 0,67% 2135883 0,88% 2897697 1,11% 4215372 1,48%
грузиннар 1821184 1,24% 2249636 1,32% 2691950 1,29% 3245300 1,34% 3570504 1,36% 3981045 1,39%
молдаваннар 278903 0,19% 260418 0,15% 2214139 1,06% 2 697 994 1,12% 2 968 224 1,13% 3 352 352 1,17%
литвалылар 41463 0,03% 32624 0,02% 2326094 1,11% 2664944 1,10% 2850905 1,09% 3067390 1,07%
төрекмәннәр 763940 0,52% 812404 0,48% 1001585 0,48% 1525284 0,63% 2027913 0,77% 2728965 0,96%
кыргызлар 762736 0,52% 884615 0,52% 968659 0,46% 1452222 0,60% 1906271 0,73% 2528946 0,89%
алманнар 1238549 0,84% 1427232 0,84% 1619655 0,78% 1846317 0,76% 1936214 0,74% 2038603 0,71%
чуашлар 1117419 0,76% 1369574 0,80% 1469766 0,70% 1694351 0,70% 1751366 0,67% 1842346 0,64%
латышлар 151410 0,10% 114476 0,07% 1399539 0,67% 1429844 0,59% 1439037 0,55% 1458986 0,51%
башкортлар 713693 0,49% 843648 0,49% 989040 0,47% 1239681 0,51% 1371452 0,51% 1449157 0,51%
яһүдләр 2599973 1,77% 3028538 1,78% 2266334 1,09% 2148917 0,89% 1807876 0,69% 1449063 0,51%
мордва 1340415 0,91% 1456330 0,85% 1285116 0,62% 1262670 0,52% 1191765 0,45% 1153987 0,40%
поляклар 782334 0,53% 630097 0,37% 1380282 0,66% 1167523 0,48% 1150991 0,44% 1126334 0,39%
эстоннар 75 672 0,05% 143589 0,08% 988616 0,47% 1007356 0,42% 1019851 0,39% 1026649 0,36%
башкалар 6 572 901 4,47% 6 408 707 3,76% 7 267 282 3,48% 9 165 597 3,79% 10 161 210 3,88% 12 069 532 4,22%
барлыгы 147 027 915 100,00% 170 557 093 100,00% 208 826 650 100,00% 241 720 134 100,00% 262 084 654 100,00% 285 742 511 100,00%

Эре шәһәрләр үзгәртү

Моны да карагыз: ССРБ шәһәрләрнең исемлеге (1989)

1991 елда ССРБ шәһәрләрендә 191,7 млн. (66 %) кеше яшәде.

Шәһәр ССР Халык саны (1989) Шәһәр ССР Халык саны (1989)
1 Мәскәү Россия СФСР 8 769 117 11 Куйбышев Россия СФСР 1 254 460
2 Ленинград Россия СФСР 4 460 424 12 Ереван Әрмән ССР 1 201 539
3 Киев Украин ССР 2 587 945 13 Днепропетровск Украин ССР 1 177 897
4 Ташкәнт Үзбәкстан ССР 2 072 459 14 Бакы Азәрбайҗан ССР 1 150 055
5 Харьков Украин ССР 1 609 959 15 Омск Россия СФСР 1 148 418
6 Минск Беларус ССР 1 589 436 16 Чиләбе Россия СФСР 1 141 777
7 Горький Россия СФСР 1 438 133 17 Алма-Ата Казакъ ССР 1 127 884
8 Новосибирск Россия СФСР 1 436 516 18 Одесса Украин ССР 1 115 371
9 Свердловск Россия СФСР 1 364 621 19 Донецк Украин ССР 1 109 102
10 Тбилиси Грузия ССР 1 259 692 20 Казан Россия СФСР 1 094 378

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1987 елына