Украин Совет Социалистик Республикасы
Украин Совет Социалистик Республикасы (укр. Українська Радянська Соціалістична Республіка, рус. Украинская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.
Украин Совет Социалистик Республикасы укр. Українська Радянська Соціалістична Республіка рус. Украинская Советская Социалистическая Республика | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Шигарь «Пролетарі всіх країн, єднайтеся!» | |||||||||
Гимн Украина Совет Социалистик Республикасы гимны | |||||||||
Башкала | Киев | ||||||||
Акча берәмлеге | ССРБ сумы | ||||||||
Мәйдан | 603,7 мең км² | ||||||||
Халык | 51 706 742 кеше[1] (1989) | ||||||||
Идарә итү төре | Совет республикасы | ||||||||
Башкаласы Киев шәһәрендә урнашкан.
Халык
үзгәртү1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[1] |
---|---|---|---|
41 869 046 | 47 126 517 | 49 754 642 | 51 706 742 |
Тарих
үзгәртүУкраин Социалистик Совет Республикасы 1919 елның 10 мартында бәйсез дәүләт буларак игълан ителә. 1922 елның 29 декабрендә УССР ССРБ барлыкка килүе турында килешү астында кул куя һәм ССРБ составына керә. Башкаласы 1934 елга кадәр Харковь шәһәрендә урнашкан.
1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 1932—1933 елларның массакүләм ачлыгына (һолодомор) китерә.
1937 елда яңа УССР Конституциясен кабул итү сәбәпле, Украин Совет Социалистик Республикасы исеме кушыла.
Бөек Ватан сугышы елларда Украина сугыш хәрәкәтләре мәйданы булып торган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын кичергән, Украина икътисадына да зур зыян китерелгән.
1991 елның 24 августында, 1991 елгы Гомумукраина референдумы нәтиҗәсеенә туры китереп, УССР Югары Шурасы Украина бәйсезлеге турында Актны кабул итә.
Территориаль үзгәрешләр
үзгәртүУССР составыннан →
үзгәртү- 1919 — Чернигов губернасының 4 төньяк өяз РСФСР составына күчерелгән.
- 1924 елда Тагарог, Шахты шәһәрләре һәм эргәдәш территоряләре → РСФСР составына.
- МССР составына Днестр сулъягының өлеше кертелгән (1940).
- 1946 — Чехословакия составына Лекаровце авылы кайтарылган.
- 1951 — Польша составына Устишки шәһәре (һәм эргәдәш территоряләре) тапшырылган.
УССР составына ←
үзгәртү- РСФСР составыннан:
"1920: Дон Гаскәре өлкәсенең Азак диңгезе буендагы территоряләр (1924 елда өлешчә кайтарылганннар). "1923: Луганская станицасы (һәм эргәдәш территоряләре). "1925: Курск губернасының Путивль өязе (бер вулыссыз), Грайворон өязенең Креничаны вулысы һәм (өлешчә) тагын ике вулыс. "1926: Һомел губернасы Новозыбков өязенең Семӗновка вулысы, Воронеж губернасы Валуйки өязенең Троицк вулысы, Төньяк Кавказ крае Донецк округының өлеше. "1954: Кырым өлкәсе
- 1939: ЭККГ Польша явы нәтиҗәсендә УССР составына Көнбатыш Украина керә.
- 1940: Төньяк Буковина, Һерца өлкәсе, Буҗак, Бессариябиянең төньягы (Румыния составыннан)
- 1946: Карпатасты Русе (Чехословакия составыннан)
Идарә-җир төзелеше
үзгәртү1987 елда Украин Совет Социалистик Республикасы эченә 25 өлкә, Киев һәм Севастополь шәһәрләре кергән[5].
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ Дударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |