Виктор Шадрин (1930)
Виктор Шадрин, Виктор Матвей улы Шадрин (1930 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Усы) — спортчы (байдарка, каноэ), СССРның атказанган спорт мастеры (1957), байдаркада академик ишү буенча Европа чемпионатының көмеш призеры[1]. Психология фәннәре кандидаты, КДУ физик тәрбия кафедрасы мөдире, доцент.
Виктор Шадрин | |
---|---|
Туган телдә исем | Виктор Матвей улы Шадрин |
Туган | 1930 СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Усы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | спортчы (байдарка, каноэ), педагог |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1930 елда Мөслим районы Яңа Усы авылында күп балалы гаиләдә (ике кыз, дүрт малай) туган. Туган авылы җидееллык мәктәбен, Мөслим районы үзәге урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының география факультетын, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1962).
1967 елда психология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. 1967—1987 елларда Казан дәүләт университетының физик тәрбия кафедрасы мөдире, доцент. Дәреслекләр авторы, 50 дән артык фәнни хезмәт язган (шул исәптән: «Психологические основы формирования двигательного навыка», К., 1978[2]). 6 тапкыр Казан шәһәр советына депутатат итеп сайлана, шәһәр советының физик тәрбия һәм спорт комиссиясен җитәкли.
Спорттагы уңышлары
үзгәртүВ.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында чаңгы секциясендә шөгыльләнә. Беренче курста ук чаңгы спорты буенча беренче разряд нормасын үти, республика беренчелеге ярышларында катнаша, студентларның «Буревестник» спорт җәмгыяте беренчелегенә үткәрелгән Бөтенсоюз ярышларында Татарстан җыелмасы составында катнаша һәм эстафетада 3нче призлы урын яулый.
Казан авиация институтында яңа секция — ишкәкчеләр секциясе ачылгач, дусты КАИ студенты чаңгычы Иван Феоктистов киңәше белән әлеге секциягә языла. Байдарка һәм каноэда ишү спортында беренче тренеры — Николай Степанович Тетеркин.
1952—1964 елларда халыкара ярышларда (Чехословакия, Польша, Румыния, Бельгия, Голландия, Алмания, Швеция, Дания) катнаша.
Байдарка һәм каноэда ишү буенча 7 тапкыр (1957—1965) СССР, күп тапкырлар РСФСР чемпионы, СССР һәм РСФСР халыклары спартакиадаларының 8 мәртәбә җиңүчесе, Европа чемпионатының көмеш призеры, дөнья чемпионатында дүртенче урынны яулый.
Әдәбият
үзгәртү- Наил Гыйззәтуллин. Җир шары алкышлый. К.: ТКН, 1979.
- Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003 ел, 128нче бит.
- Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006, 562нче бит. ISBN 5-85247-005-4
Сылтамалар
үзгәртү- История кафедры физвоспитания. 2021 елның 11 май көнендә архивланган. Сайт К(П)ФУ(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Шадрин Виктор Матвеевич.(үле сылтама) Сайт К(П)ФУ(рус.)
- ↑ Шадрин Виктор Матвеевич. Сайт РГБ