Кутузов ордены
Кутузов ордены (рус. Орден Кутузова) ― СССРның командирлар өчен дәүләт бүләге. Россия империясенең гаскәр башлыгы Михаил Илларион улы Кутузов исемен йөртә.
Кутузов ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | офицерларга, оешмаларга, заводларга |
Кем бирә | СССР Югары Советы Президиумы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 28 январь 1943 ел (армия генералы И.И. Федюнинский белән 17 гаскәр башлыгы) |
Бүләкләүләр саны | I дәрәҗә - 675, II дәрәҗә - 3 326, III дәрәҗә - 3 328 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Ушаков ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Ушаков ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Суворов ордены |
Кечерәк бүләк | I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Нахимов ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Нахимов ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены |
1942 елның 29 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]
Рәсем авторы ― рәссам Николай Иван улы Москалев.[2]
Бөек Ватан сугышы чорында (Сталинның «Бер адым да чигенмәскә!» дигән указыннан соң) кабул ителгән орден.
I, II һәм III дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе ― югары дәрәҗә.
Статус
үзгәртүУказ буенча яуда уңышлы хәрби һөҗүм оештырган өчен командирлар бүләкләнергә тиеш булса да, илнең оборонасын ныгытуга өлеш керткән төрле министрлыклар хезмәткәрләре, саклану заводлары җитәкчеләре, НКВД, контрразведка җитәкчеләре дә бүләкләнә.
Тарих
үзгәртү- 1943 елның 28 гыйнварында Төньяк Кавказны, Великие Луки, Сталинградны азат итү операцияләре һәм Ленинград боҗрасын өзгән өчен, армия генералы Иван Иван улы Федюнинский һәм 17 гаскәр башлыгы I дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә.
- Чит ил армияләренең 100 офицеры шулай ук бу бүләккә лаек була.
- Чиләбе трактор заводы, Кузнецк чуен кою комбинаты да командирлар өчен орденга лаек дип табыла.
- СССР таркалгач та, Кутузов ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып кала.[3]
Тасвирлама
үзгәртүОрден алтыннан эшләнә, кабарынкы кызыл йолдыз уртасында түгәрәк эчендә Кремль манарасы фонында М. И. Кутузовның рельеф сурәте. Әйләнә буенча алтын дәфнә ― имән яфрагыннан венок һәм ак эмальтасмада «Михаил Кутузов» дигән язу. Тасма астыннанан көмеш йолдызның 5 нуры тарала. Манара очында куе кызыл эмаль белән капланган йолдыз.
I, II дәрәҗә орденның киңлеге – 50 мм, III дәрәҗәнеке – 44 мм.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Орденның статуты, тасвирламасы, бүләкләнгәннәр турында: http://mondvor.narod.ru/OKut.html
Әдәбият
үзгәртү- Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
- Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
- Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
- Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
- Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
- Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
- Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
Моны да карагыз
үзгәртү- Указ Президиума Верховного Совета СССР «Об учреждении военных орденов: Ордена Суворова, первой, второй и третьей степени, Ордена Кутузова, первой и второй степени и Ордена Александра Невского» от 20 июля 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 5 августа (№ 30 (189)). — С. 1.