Төп менюны ачу

Гыйльманов Кәрим Ибраһим улы — артист Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954) .

Гыйльманов Кәрим
Туган телдә исем Гыйльманов Кәрим Ибраһим улы
Туган 1912(1912)
Үлгән 1964(1964)
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 1954

Тормыш юлыҮзгәртү

Биектау районы Мүлмә авылында туа. Татар театр техникумын тәмамлагач, 1933–1937 елларда Казан эшче театрында хезмәт итә. 1938 елда Татар академия театрына күчә. 1951–1958 елларда театрның директоры була. Бөек Ватан сугышында катнаша. ТАССРның атказ. сәнг. эшл. — 1957 ел.

Аның рольләре:Үзгәртү

  • Боровский — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев)
  • Крофт — «Ул килде» (Дж. Пристли)
  • Розенбах — «Изге әманәт»
  • Мидхәт — «Чын мәхәббәт» (Т.Гыйззәт)
  • Фәрит — «Тормыш җыры» (М.Әмир), Самсонов — «Мылтыклы кеше» (Н.Погодин)
  • Тәфкилев — «Пугачев Казанда» (Ә.Фәйзи)
  • Миловзоров — «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский)
  • Рандольф — «Икенче фронт артында» (В.Собко)
  • Шпекин — «Ревизор» (Н.Гоголь)
  • Нәби — «Мулланур Вахитов» (Нәкый Исәнбәт) һ. б.

СылтамаларҮзгәртү