Галия Нигъмәтуллина
Галия Нигъмәтуллина, Галия Нигъмәтҗан кызы Нигъмәтуллина (1907 елның 2 гыйнвары, Ырынбур губернасы, Орски өязе, Орски — 1990 елның 4 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Казан) — театр актрисасы. Әстерхан һәм Камал (1930 елдан) театрлары артисты. ТАССР халык артисты (1975). Камал театры режиссерлары — Хәким Сәлимҗановның хатыны, Марсель Сәлимҗановның әнисе. Казан татар театр училищесынең беренче чыгарылыш (1926) укучысы.
Галия Нигъмәтуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Галия Нигъмәтҗан кызы Нигъмәтуллина |
Туган | 2 гыйнвар 1907 РИ, Ырынбур губернасы, Орски өязе, Орски |
Үлгән | 4 гыйнвар 1990 (83 яшь) ССРБ, РСФСР, Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Горький урамы, 13[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | артист |
Балалар | улы Марсель Сәлимҗанов, режиссер кызы Аделя (Риненберг) |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1907 елның 2 гыйнварында Ырынбур губернасы Орски өязе үзәге Орски шәһәрендә бай гаиләдә туган. Орскида 1911 елда драматург Мирхәйдәр Фәйзи ачкан драмтүгәрәктә шөгыльләнә. Сәхнәгә беренче мәртәбә 1923 елда Мифтах Әпсәләмов җитәкчелегендә һәвәскәрләр куйган Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» спектаклендә Зөһрә ролендә (Таһир ролендә — Хәким Сәлимҗанов) чыга. Шул спектакльдән кергән акчага Мифтах Әпсәләмов Галияне һәм Хәкимне Казанга алып китә. Казанда Татар театр техникумының 1926 елдагы беренче чыгарылыш укучысы[2]. Техникумны (1962 елдан Казан театр училищесы) тәмамлагач, 1926 елның җәендә техникум тәмамлаган студентларның Александр Ключарев (концертмейстер), артист Әсгать Мәҗитов катнашында «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин), «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин), «Директор Җәмилев» (Гадел Кутуй), «Казан кызы» (Кәрим Әмири), «Һиҗрәт» (Нәкый Исәнбәт) спектакльләре белән Свердловск, Троицк, Петропавловск, Симәй, Омск, Томск шәһәрләренә дүрт ай ярымлык гастрольләрендә, 1927 елның җәендә педагог һәм театр режиссеры Гомәр Дәвешев җитәкчелегендә Муром, Касыйм, Чистай, Алабуга, Лаеш, Чаллы, Минзәлә шәһәрләренә гастрольләрендә катнаша. Берара Әстерхан татар театрында эшли. 1930 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Камал театрындагы беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» спектаклендәге Сара роле.
Уйнаган рольләре
үзгәртүДраматик рольләрне дә, көлкеле рольләрне дә бердәй оста башкаручы артистка. Репертуардагы тискәре образларны да килештереп уйный торган була.
- Гайни — «Бәхетсез егет » Галиәсгар Камал
- Зәмзәмбану — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт
- Асия — «Изге әманәт» Таҗи Гыйззәт
- Мәпә — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт
- Шура — «Рус кешеләре» (рус. Русские люди) Константин Симонов
- Мәймүнә — «Миңлекамал» Мирсәй Әмир
- Глаша — «Яшенле яңгыр» (рус. Гроза) Александр Островский
- Нәгыймә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал
- Лидия — «Кыргыйлар» (рус. Варвары) Максим Горький
- Мәфтуха — «Татар хатыны ниләр күрми» Галимҗан Ибраһимов
- Хәдичә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Җиһан — «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин
- Гөлнар — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
- Бәдига — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи[3] һ. б.
Гаиләсе
үзгәртүИре Хәким Сәлимҗанов (1903-1981), Камал театрының режиссеры һәм артисты, ТАССР халык артисты (1957).
- улы Марсель Сәлимҗанов (1934-2002), Камал театрының баш режиссеры, ССРБ халык артисты (1984). Марсельның хатыны Гөлнар. Балалары юк.
- кызы Аделя (Риненберг). Аделяның ире Владимир Риненберг.
- оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
- оныкчыклары Илона-Кэтрин, Ева-Мария (Сан-Франциско, АКШ)[4].
- оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://zakon-region3.ru/2/178862/
- ↑ Казан театр училищесынең сайты, archived from the original on 2018-04-23, retrieved 2018-04-24
- ↑ Артисты театра им. Г. Камала. Нигматуллина Галия Нигметзяновна (1907-1990)
- ↑ Аделя Риненберг. О моем брате. «Сәхнә», 2019 ел, октябрь
Әдәбият
үзгәртү- Хәким Сәлимҗанов. Артист язмалары. Казан: ТКН, 1966.
- И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
- И. Илялова. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005.
- Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Галия Нигъмәтуллина. «Сөембикә», 2017 ел, гыйнвар, 63нче бит.