Төп менюны ачу

Петропавел

(Петропавловск битеннән юнәлтелде)

Петропавел (тар. Кызылъяр; каз. Петропавл, тар. Қызылжар; рус. Петропавловск) — Казакъстанның шәһәре, Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе. Шәһәр Ишем елгасы яр буенда урнашкан. Халык исәбе якынча 195 мең кеше тәшкил итә (2010).

Петропавел
Seal Petropavl.svg
Ил Казакъстан
Өлкә Төньяк Казакъстан
Координатлар 54°51'44"N, 69°8'27"E
Аким Нурҗан Кемер улы Әшимбетов
Нигезләнгән 1752
Элеккеге исемнәр Изге Петр ныгытмасы
Мәйдан 221,6 км²
Климат кискен континенталь
Халык саны 195 162[1] кеше
Милли состав руслар 71,27 %, казакълар 15,42 %,
татарлар 3,75 %[2]
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 7152
Почта индексы 150000
Кардәш шәһәрләр Омск[3]
Кызылъяр үзәк мәчете
Төньяк Казакъстан өлкәсе тарих һәм өлкәне өйрәнү музее

ТарихҮзгәртү

Русия империясеҮзгәртү

Шәһәр Яңа-Ишем саклау сызыгы Изге Петр ныгытмасы буларак 1752 елның 12 июлендә нигезләнгән. 1807 елда ныгытма Петропавловск шәһәре исемене алган һәм Тубыл губернасына кергән. 7 сентябрьдә шәһәргә беренче шәһәр башлыгы билгеләде. Бу 300 сум хезмәт хакы белән отставкадагы майор Левашов иде. 1822 елда Омск губернасының округ шәһәре булган. 1838 елда исә ул Тубыл губернасының өяз үзәге булмаган (рус. заштатный) шәһәре иттерде (Ишем өязенә кергән). 1868 елдан 1919 елга кадәр Петропавловск Акмола өлкәсенең (мәркәзе — Омск шәһәре) өяз шәһәре булды. 1842 елның 7 сентябрендә шәһәр үзенең гербыны алган.

XIX гасырда шәһәр сәүдә-икътисадый бәйләнешләр үзәгенә әверелде. Шәһәрдән ике кәрван юлы чыккан: берсе — Ташкәнт һәм Бохарага, икенчесе — Голҗага.

1896 елда шәһәрнең 2 чакрымда Көньяк Урал тимер юлы Петропавловск тимер юл станциясене салдылар.

ХалыкҮзгәртү

Шәһәрдә күчеп килгән кешеләрдә шактый зур өлеше татарлар тәшкил иттеләр. 1834 елда шәһәрдә руслар — 94 %, татарлар — 5 %, казакълар — 1 % тәшкил иттеләр. 1913 елда исә руслар — 69,2 %, татарлар — 21,5 %, казакълар — 3,3 %.

Советлар БерлегеҮзгәртү

Шәһәрдә туган шәхесләрҮзгәртү

Татарлар, башкортларҮзгәртү

Татар матбугатыҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү