Мәэмүн Сутюшев

Мәэмүн Гали улы Сутюшевтатар рәссамы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы.

Мәэмүн Сутюшев
Туган телдә исем Мәэмүн Гали улы Сутюшев
Туган 2 ноябрь 1906(1906-11-02)
Казакъстанның Петропавловск шәһәре
Үлгән 19 март 1990(1990-03-19) (83 яшь)

Ул 1906 елның 2 ноябрендә Төньяк Казакъстандагы Петропавловск шәһәрендә гади һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата. 1926 елда Казандагы сәнгать техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, ул чактагы Татар эшче театрында иҗат юлын башлый. 19311932 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, театрда эшен дәвам иттерә. 1939 елда яшь талантлы рәссамны Г.Камал исемендәге театрга кабул итәләр.

Ватан сугышы башлангач, Мәэмүн Сутюшев фронтка китә. Мәскәү, Белорусия янында каты сугышларда батырлык күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнә, әмма авыр яралана. 1944 елда ул яңадан театрга кайтып, баш рәссам йөген тарта башлый. Бу вазифаны 1976 елга кадәр лаеклы үти. 40 еллык иҗат, эзләнү чорында Мәэмүн Сутюшев 120 спектакльне бизәп, аларга чын мәгънәсендә тылсым өрә.

Күренекле рәссам төрле елларда танылган режиссерлар белән дә иҗат итә, мәсәлән, Марсель Сәлимҗанов белән 20ләп әсәр сәхнәләштерәләр. Алар арасында “Бәйрәм кичендә” (Э. Филиппо), “Шамил Усманов” (Аяз Гыйләҗев, А.Яхин), “Хуш, Назлыгөл” (М. Байҗиев), “Әни килде” (Ш. Хөсәенов), “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” (Кәрим Тинчурин), “Кыю казлар” (Таҗи Гыйззәт), “Бер төн” (Б. Горбатов) кебек мәшһүр спектакльләр бар. Алар беренче чиратта рәссам эше белән күз алдына килеп басалар.

Мәэмүн Сутюшев 1990 елның 19 мартында вафат булды.