Маяк (гәҗит, Петропавел)

«Маяк» — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби гәҗит. Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли идарәсе органы. 1918 елның 7 декабреннән 1919 елның 21 апреленә кадәр Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 30 саны чыга. Җаваплы мөхәррир – Гаяз Исхакый.

Маяк
Файл:.jpg
Tөр

иҗтимагый-сәяси, әдәби


Гамәлгә куючы

Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли идарәсе

Нәшер итүче

Колчакның хәрби администрациясе

Мөхәрир

Мәхмүт-Фуат Туктаров

Баш мөхәрир

Гаяз Исхакый

Нигезләнгән

1918

Сәяси тараф

большевикларга каршы

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

21.04.1919

Төп офис

Петропавел

1918 ел ахырында һәм 1919 елда, Урта Идел, Урал һәм Себернең вакытлыча ак гаскәрләр (ш.и. Колчак гаскәрләре) булган төбәкләрендә татар телендә большевикларга каршы юнәлтелгән 20 газета чыгарыла. Аларның кайберләре турыдан-туры Колчакның хәрби администрациясе җитәкчелегендә бастырыла. Казанда«Корылтай», Самарда«Безнең фикер», «Халык», Уфада«Уфа хәбәрләре», «Яңа хәят», «Ак Идел», «Ил теле», «Ватан», Бәләбәйдә«Берек», Чиләбедә«Башкорт», Ырынбурда«Яңа вакыт», «Гәләбәси» һ. б., Кызылъярда«Юл», Омскида«Хакыйкать. Наша газета», Симәйдә«Халык сүзе», Томскида«Том сүзе» һ. б. Әлеге шәһәрләргә Кызыл гаскәр кергәч, большевикларга каршы булган газеталар чыгудан туктатылган[1].

1918 елның 7 декабрендә Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә мәсьүл мөхәррир Гаяз Исхакый (1878―1954) җитәкчелегендә сәяси, әдәби һәм милли «Маяк» газетасының беренче саны дөньяга чыга.

Әлеге газетаны чыгару өчен, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, публицист Мәхмүт-Фуат Туктаров (1880―1938) Самарга барып, Милли Идарәнең Казаннан Самарга китерелгән хәрефләрен сатып алып кайта.

Мөхәрият

үзгәртү

Комуч әгъзасы (1918―1919) Мәхмүт-Фуат Туктаров «Маяк» газетасының мөхәррире дә була, әлеге басма битләрендә актив языша[2]. Шулай ук «Маяк» битләрендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе язучы Гомәр Терегулов (Гомәр Хәбибрахман улы Тәңреколый, 1883―1938), Габделбари Батгал (1857―1921), мәгърифәтче, мөгаллим Закир Кадыйри (1878―1954) һәм башкаларның язмалары чыга[3].

Газетада адмирал Колчакның Совет властена каршы көрәшкә юнәлдерелгән хәрби-сәяси планнары, аңа АКШ, Англия, Франция һәм Япония тарафыннан бирелгән матди-финанс ярдәм һәм фронтта сугыш хәрәкәтләренең барышы турындагы мәгълүматлар бастырылган. Шулай ук адмирал Колчак гаскәре басып алган урыннарда Совет хакимиятенең идарә органнарын тарату, предприятиеләргә һәм җиргә хосусый милекне торгызу һ. б. большевистик рухтагы тәртипләрне юкка чыгару турындагы боерыклар игълан ителгән.

1919 елның җәендә Колчак армиясендә хезмәт итүчеләрнең яртысын диярлек татар һәм башкорт сугышчылары тәшкил иткән. Аларны дини рухта тәрбияләү максаты белән газетада ислам тарихы буенча язмалар, Коръәннән өземтәләр, сүрәләр, аларга аңлатмалар, дин әһелләренең вәгазьләре бастырыла, махсус саннар дини бәйрәмнәргә багышлап чыгарыла.

  бу гәзит үзенең чыгуы берлә без көткәннән дә артыграк тәэсир ясады. Себернең җанлы сүзгә сусаган төрек-татар дөньясы аны бик зур шатлык берлә каршы алды. Ул бик тиз вакыт эчендә Себернең иң күп укыла торган, милли юлның маягы булып бара торган гәзит урынын алды. Ул Себернең тормышын җанландырды[4]
 

«Маяк» газетасының 1919 елның 21 апрелеңдә 30нчы саны чыккан.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

үзгәртү
  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 174нче бит
  2. Туктаров Фуат Фасахович. «Милләттәшләр» порталы
  3. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 348. ISBN 0-9530650-3-0
  4. Тәлгат Насыйров. Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты.