Караганды өлкәсе

Казакъстандагы өлкә

Караганды өлкәсе (каз. Қарағанды облысы, Qarağandy oblysy) ― Казакъстандагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге – Караганды шәһәре.

Караганды өлкәсе
каз. Қарағанды облысы, Qarağandy oblysy
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 10 март 1932
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Караганды
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Qaraghandy.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Äkim of Karaganda Region[d]
Хөкүмәт башлыгы Булекпаев, Ермаганбет Кабдулович[d][2]
Халык саны 1 371 974 (2022)
Кеше башына ТЭП 12 200 000 $
Нәрсә белән чиктәш Костанай өлкәсе, Акмола өлкәсе, Павлодар өлкәсе, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Алматы өлкәсе, Җамбыл өлкәсе, Төркестан өлкәсе, Кызылурда өлкәсе һәм Актүбә өлкәсе
Мәйдан 427 982 км²
Почта индексы 100000
Рәсми веб-сайт karaganda-region.gov.kz
Харита сурәте
Феноменның икътисады economy of Karaganda Region[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Караганды өлкәсе Викиҗыентыкта

Төньякта ― Акмола, төньяк-көнчыгышта ― Павлодар, көнчыгышта ― Абай, көньяк-көнчыгышта ― Җидесу һәм Алматы, көньякта ―Җамбыл, көньяк-көнбатышта һәм көнбатышта ― Олытау, төньяк-көнбатышта ― Костанай өлкәләре белән чиктәш.

Рельеф үзгәртү

Өлкә территориясе Казакъ вак таулыгыСары Арканың иң биек өлешен били, ул геоморфологик яктан үзенчәлекле, бертөрле булмаган, көчле күтәрелгән территорияне тәшкил итә (абсолют биеклеге 400-1000 м). Рельеф вак таулык түбәнлекләре, елга үзәннәре, су агышының коры су юллары, җир асты сулары өскә чыга торган ерынтылар, агымсыз иңкүлекләр, күл казанлыклары, дала уйсулыклары белән катлауланган[3].

Климат үзгәртү

Климат континенталь, кыш салкын, аерым елларда көчле салкыннар һәм бураннар була. Гыйнварның уртача температурасы ― -16 -17°C. Җәй эссе, коры, җилле. Июльнең уртача температурасы 20-21°С. Өлкәнең төньягында еллык явым-төшем күләме – 250-300 мм, көньякта – 150-210 мм, түбәнлектәге таулы районнарда – 300-400 мм. Яңгырлар, нигездә, апрельдән октябрьгә кадәр ява[3].

Гидрография үзгәртү

БалхашИртеш субүләреннән башланып, Теңез күленә коючы Нора елгасы һәм аның кушылдыклары, аерым алганда, Шерубайнора елгасы, шулай ук Теңез күленә коючы Коланөтпес елгасы, Иртеш кушылдыгы Ишем елгасы өлкәнең халык хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. Караганды өлкәсе елгалары күбесенчә аз сулы[3].

Өлкә территориясендә 1910 күл бар. Күпчелек күлләрнең су дәрәҗәсе язда кискен күтәрелә һәм җәйдә төшә, нәтиҗәдә ярлар буйлап көзгә таба үзенчәлекле туфрак — тозлаклар барлыкка килә. Иң зур күл — Балхаш[3].

Туфрак үзгәртү

 
Каркаралы милли паркы

Өлкәнең төньягында дала поясында карбонатлы кара туфрак һәм куе-соры туфрак тупланган. Каркаралы тауларында һәм башка тауларда тау кара туфрагы киң таралган. Өлкәнең үзәк районнарында ярымдала поясында тозлаклы карбонатлы кара көрән һәм көрәнсу туфрак өстенлек итә. Көньякта чүл поясында соры һәм көл төсендәге туфрак киң таралган. Елга үзәннәрендә куе кара көрән төстәге болын туфрагы очрый[3].

Флора һәм фауна үзгәртү

Дала поясында үсемлекләрдән әрем, типчак, кылган (әби чәче), сары клевер, коңгырбаш, биюргун, чабыр, тигезлекләрдә сәрби, торантай, гөлҗимеш, агачлардан каен, канлыагач һ. б. үсә[3].

Хайваннар дөньясында архар, урман кәҗәсе, җәйран, бүре, төлке, дала төлкесе-корсак, бурсык, көзән, тиен, куян, йомран, суыр, тушканчик, кабан дуңгызы, ондатра очрый. Кошлардан торна, дүдәк, бөркет, тилгән, карчыга, ягылбай, дала кошы, ябалак, өке, каракош, кашкабаш, каз, үрдәк, акчарлак һ.б. бар. Сулыклары балыкка бай. XIX гасырда Караганды өлкәсенең төньягында селәүсен, тауларда аю яшәгән[4].

Тарих үзгәртү

Караганды өлкәсе территориясендә XIX гасырда Урта Җүз кабиләләре: аргыннар (Каракесек, Куандык, Суйиндик, Тобыкты, Таракты нәселләре), найманнар (Баганалы, Балталы), кыпшаклар (узын, торы, кулан ырулары) яшәгән[5].

Караганды өлкәсе 1932 елның 10 мартында Казакъ АССР составында оеша. Башта аның өлкә үзәге Петропавел шәһәре булган. 1936 елның 29 июлендә аннан 25 район составында Төньяк Казакъстан өлкәсе аерылып чыга. 1936 елның 3 августыннан өлкә үзәге Карагандыда урнашкан. 1936 елның 5 декабреннән өлкә Казакъ ССР составында була.

СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 14 октябрендәге Указы белән Акмола шәһәре, шулай ук Акмола, Вишневск (Аршалы), Новочеркасск (Астрахан) һәм Эркеншилик (Ерейментау) районнары яңа барлыкка килгән Акмола өлкәсе составына тапшырыла.

1959 елда Тимертауның «Иске шәһәр» районында эшчеләр, яшәү шартларыннан канәгать булмаган кешеләр арасында массакүләм тәртипсезлекләр һәм күтәрелеш була, аларны яңа йортларга күчермиләр, торакны Болгариядән килгән «социалистик туганнарга» бирәләр, бу хәл Караганды металлургия комбинаты администрациясендә булган күп хаталар аркасында килеп чыга[6].

1973 елның 20 мартында Караганды өлкәсеннән аның көньяк өлеше аерып алына һәм Җизказган өлкәсе оеша. 1997 елда әлеге территория кире кайтарыла.

2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Караганды өлкәсенең бер өлешеннән яңа Олытау өлкәсе оештырылачак, дип белдерә. Аның составына Җизказган (административ үзәк), Караял, Сәтбаев шәһәрләрен, Җанаарка һәм Олытау районнарын кертергә тәкъдим итә.

Административ бүленеш үзгәртү

 
Өлкәнең административ бүленеше, 2022 елдан

Өлкә 2022 елның июненнән 7 район һәм 6 өлкә карамагындагы шәһәрне (шәһәр администрацияләрен) үз эченә ала.

  1. Абай районы – үзәге Абай шәһәре
  2. Актогай районы – Актогай авылы
  3. Бокар җырау районы – Ботакара бистәсе
  4. Каркаралы районы – Каркаралы шәһәре
  5. Нора районы – Нора бистәсе
  6. Осакаров районы – Осакаровка бистәсе
  7. Шет районы – Аксу-Аюлы авылы
  8. Караганды шәһәре
  9. Балхаш шәһәре
  10. Приозёрск шәһәре
  11. Саран шәһәре
  12. Тимертау шәһәре
  13. Шахтинск шәһәре

Халык саны үзгәртү

Караганды өлкәсенең халык саны[7][8]:

1970 1979 1989 1999 2003 2004 2005 2006 2007
1 552 056 1 715 502 1 848 157 1 410 218 1 333 656 1 330 927 1 331 702 1 334 438 1 339 368
2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014 2015
1 342 081 1 341 207 1 346 810 1 352 178 1 357 878 1 362 743 1 369 667 1 378 298

2020 елга Караганда өлкәсе халкы 1 376 882 кеше тәшкил итә.

Милли составы үзгәртү

Өлкә халкының милли составы (хәзерге чикләрендә)
1989—2009 елларда халык исәбен алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча::
1989,
кеше[9][10]
%[9] 1999 ,
кеше.[11]
% 2009 ,
кеше.[12]
% 2019,
кеше.[13]
%
барлыгы 1745448 100,00% 1410218 100,00% 1341700 100,00% 1378533 100,00%
Казакълар 449837 25,77% 529478 37,55% 622265 46,38% 714068 51,80%
Руслар 817900 46,86% 614416 43,57% 529961 39,50% 488945 35,47%
Украиннар 128547 7,36% 78755 5,58% 49969 3,72% 40133 2,91%
Алманнар 159208 9,12% 57229 4,06% 32787 2,44% 31955 2,32%
Татарлар 52769 3,02% 39313 2,79% 32730 2,44% 30737 2,23%
Кореялеләр 14672 0,84% 14097 1,00% 13354 1,00% 13070 0,95%
Белоруслар 35731 2,05% 21579 1,53% 13370 1,00% 10787 0,78%
Чеченнар 5997 0,34% 4660 0,33% 5099 0,38% 5525 0,40%
Азәрбайҗаннар 4787 0,27% 3667 0,26% 4122 0,31% 4926 0,36%
Үзбәкләр 4478 0,26% 2325 0,16% 3474 0,26% 4529 0,33%
Башкортлар 9708 0,56% 5652 0,40% 4270 0,32% 3878 0,28%
Поляклар 7239 0,41% 5572 0,40% 3982 0,30% 3491 0,25%
Молдаваннар 5401 0,31% 3428 0,24% 2520 0,19% 2376 0,17%
Греклар 3660 0,21% 2408 0,17% 1851 0,14% 1833 0,13%
Чуашлар 5188 0,30% 3091 0,22% 2067 0,15% 1666 0,12%
Литвалылар 3687 0,21% 2474 0,18% 1795 0,13% 1638 0,12%
Мордвалар 6665 0,38% 4097 0,29% 2235 0,17% 1514 0,11%
Әрмәннәр 2957 0,17% 1751 0,12% 1853 0,14%
Кыргызлар 1484 0,09% 851 0,06% 1356 0,10%
Ингушлар 1602 0,09% 1427 0,10% 1313 0,10%
Болгарлар 2313 0,13% 1664 0,12% 1116 0,08%
Таҗиклар 1072 0,06% 804 0,06% 1055 0,08%
башкалар 20546 1,18% 11480 0,81% 9156 0,68% 17462 1,27%

Файдалы казылмалар үзгәртү

Өлкә территориясендә алтын, молибден, тутыя, кургаш, марганец, вольфрам запаслары тупланган. Монда зур күмер запаслары (Караганды күмер бассейны), тимер һәм полиметал рудаларының ятмалары бар. Асбест, оптик кварц, мәрмәр, гранит, асылташ һәм һөнәрчелек ташлары, бакыр, нефть, газ чыганаклары урнашкан.

Икътисад үзгәртү

Икътисадның төп тармаклары арасында электр энергетикасы, ягулык, кара металлургия, машина төзелеше, химия сәнәгате бар.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

2006 елның 1 июненә тулаем продукция күләме агымдагы бәяләрдә 8749,8 млн тенге тәшкил иткән.

Мәгариф үзгәртү

Өлкәләрдәге югары уку йортлары саны буенча Караганды өлкәсе беренче урынны һәм, Алматы шәһәреннән кала, беренче дәрәҗәдәге барлык административ берәмлекләр арасында икенче урынны алып тора.

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. https://web.archive.org/web/20221208090334/https://akorda.kz/ru/o-naznachenii-bulekpaeva-ek-811820
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Карагандинская область // Национальная энциклопедия Казахстана
  4. Конобрицкая Е. М. Карагандинская область: Экономико-географическая характеристика / Горяев М. И.. — Алма-Ата: Издательство Академии наук Казахской ССР, 1954. — С. 41. — 256 с. — 10 000 экз.
  5. Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
  6. Темиртауский городской историко-краеведческий музей - Главная. museum.temirtay.kz. 2019-02-20 тикшерелгән.
  7. Division of Kazakhstan. pop-stat.mashke.org. 2016-03-29 тикшерелгән.
  8. Қазақстан Республикасының облыстары, қалалары және аудандары бойынша халық саны, 2003-2012
  9. 9,0 9,1 Караганды өлкәсенең хәзерге чикләрендә, элекке Җизказган өлкәсен һәм элекке Целиноград өлкәсенең бер өлешен кертеп
  10. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР.
  11. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  12. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  13. Численность населения Республики Казахстан по отдельным этносам на начало 2019 года. әлеге чыганактан 2020-06-04 архивланды. 2022-09-28 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү