Җидесу өлкәсе (Казакъстан)
Россия империясе һәм РСФСР составында булган Җидесу өлкәсе белән бутамагыз
Җидесу өлкәсе | |
каз. Жетісу облысы, Jetısu oblysy | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 8 июнь 2022 |
---|---|
Дәүләт | Казакъстан |
Башкала | Таллыкурган |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан[1] |
Сәгать поясы | UTC+06:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Исабаев, Бейбит Оксикбаевич[d][2] |
Халык саны | 698 987 (1 август 2022)[3] |
Мәйдан | 118 500 км² |
Җидесу өлкәсе Викиҗыентыкта |
Җидесу өлкәсе (каз. Жетісу облысы, Jetısu oblysy) – Казакъстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 2022 елның 8 июнендә оештырылган[4]. Административ үзәге – Таллыкурган шәһәре.
География
үзгәртүҖидесу өлкәсе көньякта Алматы өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Балхаш күле аша Караганды өлкәсе, төньякта Абай өлкәсе белән, көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чиктәш.
Тарих
үзгәртү2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, Алматы шәһәре агломерациясенә кагылышлы проблемаларның булуын билгеләп үткән һәм Алматы өлкәсен ике — Җидесу һәм Алматы өлкәләренә бүләргә тәкъдим иткән[5][6]:
Биредә яшәүчеләр, нигездә, Алматы шәһәре тирәсендә тупланган. Таллыкурган шәһәреннән торып, Узынагаш яки Талгар мәсьәләләрен хәл итеп булмый. Бүген өлкә үзәгенә барып җитү өчен, халыкка бик ерак йөрергә туры килә. Шушы һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, Алматы өлкәсен икегә бүләргә тәкъдим итәм – бу төбәктә Җидесу һәм Алматы өлкәләре булдырылачак. Алматы өлкәсенең өлкә үзәге Капшагай, ә Җидесу өлкәсенеке — Таллыкурган булырга тиеш. Бу адымнар әлеге төбәкләр үсеше өчен яхшы адым булыр дип уйлыйм.
Өлкә 2022 елның 8 июнендә Казакъстан Президентының 2022 елның 4 маендагы указы нигезендә оештырылган[4].
Җидесу өлкәсе үз чикләрендә 1997 елда бетерелгән элеккеге Таллыкурган өлкәсенә тәңгәл килә[7].
Административ бүленеш
үзгәртүӨлкә 8 районнан һәм 2 өлкә буйсынуындагы шәһәрдән тора (шәһәр акиматлары):
- Аксу районы – административ үзәк Җансүгеров авылы
- Алакүл районы – Өчарал шәһәре
- Ескелде районы – Караболак авылы
- Каратал районы – Өчтүбә шәһәре
- Керболак районы – Сарыүзек авылы
- Күксу районы – Балпык би авылы
- Панфилов районы – Яркәнт шәһәре
- Саркәнт районы – Саркәнт шәһәре
- Таллыкурган шәһәре
- Тәкәле шәһәре
Халкы
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Jetisu_Region
- ↑ https://web.archive.org/web/20220611085357/https://kapital.kz/naznacheniya/106306/akimom-zhetysuskoy-oblasti-stal-beybit-isabayev.html
- ↑ https://web.archive.org/web/20220908120033/https://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT464888&lang=ru
- ↑ 4,0 4,1 Указ президента Казахстана от 4 мая 2022 года «О некоторых вопросах административно-территориального устройства Республики Казахстан».
- ↑ Мадина Мамырханова (2022-03-16). В Казахстане появятся Абайская, Улытауская и Жетысуская области.
- ↑ Три новых области появятся в Казахстане
- ↑ Как будет выглядеть новая карта Казахстана