Абай өлкәсе

Казакъстан өлкәсе

Абай өлкәсе (каз. Абай облысы, Abai oblysy) – Казакъстанның көнчыгышында 2022 елның 8 июнендә оештырылган административ берәмлек (өлкә) [2]. Административ үзәгеСимәй шәһәре.

Абай өлкәсе
каз. Абай облысы
Нигезләнү датасы 8 июнь 2022
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Симәй
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00
Хөкүмәт башлыгы Уранхаев, Нурлан Тельманович[d]
Халык саны 610 100 (2021)[1]
Административ бүленеше Абай районы[d], Аксуат районы[d], Аягүз районы[d], Бескарагай районы[d], Бородулиха районы[d], Жарма районы[d], Күкпәкле районы[d], Үрьяр районы[d] һәм Курчатов
Мәйдан 185 500 км²[1]
Харита сурәте
Нәрсәдән бүленеп чыккан Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе
Карта
 Абай өлкәсе Викиҗыентыкта

Физик-географик тасвирлама

үзгәртү

География

үзгәртү

Өлкә Казакъстанның көнчыгышында урнашкан, көнчыгышта Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе белән, көньякта – Жетысу өлкәсе белән, көнбатышта – Караганды өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта – Павлодар өлкәсе белән; төньякта – Россиянең Алтай крае белән, көньяк-көнчыгышта ― Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы белән чиктәш.

Рельеф

үзгәртү

Өлкәнең зур өлешен Казакъстанның вак таулыгыСары Арканың көнчыгыш өлеше алып тора һәм 500-700 м биеклектәге дулкынсыман тигезлектән гыйбарәт. Көньяк-көнчыгышта 3000 метрга кадәр биеклектәге Тарбагатай таулары сузыла, ул Зайсан һәм Балхаш-Алакүл казанлыкларын аера.

Өлкәнең төньяк өлеше кара туфраклы дала белән капланган, ләкин өлкәнең күпчелек өлешендә чүлле дала өстенлек итә.

Гидрография

үзгәртү

Казакъстанның барлык су запасларының 40 % тан артыгы илнең көнчыгышында тупланган.

Өлкәнең төп су артериясе – Иртыш елгасы, анда Шүлбе ГЭСы урнашкан.

Абай өлкәсендә күп кенә күлләр, аларның иң зурлары ― Алакүл һәм Сасыккүл, шулай ук Шүлбе сусаклагычы урнашкан.

Климат

үзгәртү

Климат кискен континенталь, һава температурасының тәүлеклек һәм еллык зур амплитудасы белән. Кыш көне салкын, җәй көне эссе. Гыйнварның уртача температурасы -17 °, июльнеке +21 °, атмосфера явым-төшеме елына 300 мм төшә. Җилнең уртача еллык тизлеге 2,3 м/с, һаваның уртача еллык дымлылыгы 66 %.

Абай өлкәсе территориясендә XIX гасырда Урта җүз кабиләләре: найман (бура, тауке, каратай, каракерей, матай, садыр, тортуыл ыру берлекләре), аргын (басентиин, каракесек, табыкты ырулары), тарак, кереи һәм уак кабиләләре яшәгән[3].

1939-1997 елларда бу территориядә Семипалатинск өлкәсе булган, административ үзәге – Семипалатинск (2007 елдан — Симәй). Семипалатинск өлкәсе СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1939 елның 14 октябрендә оештырыла һәм Казакъстан Республикасында яшәвен дәвам итә. 1997 елның 3 маенда Президент Нурсолтан Назарбаев указы белән Семипалатинск өлкәсе бетерелә, аның территориясе Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе составына керә.

2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, анда Абай өлкәсен төзергә тәкъдим итә[4]:

  Семипалатинск төбәгендә Абай өлкәсен төзергә тәкъдим ителә. Симәй шәһәре яңа өлкәнең административ үзәгенә әйләнәчәк. Бу сорау күптәннән шул төбәктә яшәүчеләр тарафыннан күтәрелә. Хәзерге вакытта бу төбәктә чишелмәгән проблемалар күп, эчке инфраструктура бик тузган
 

Өлкә 2022 елның 8 июнендә Казакъстан Президентының 2022 елның 4 маендагы указы нигезендә оеша. Абай өлкәсе составына 1997 елга кадәр элеккеге Семипалатинск өлкәсе составына кергән шул ук территорияләр керә [2].

2022 елның июнендә узган референдум белән расланган Конституциягә төзәтмәләр, шулай ук Президентның 2022 елның 8 июнендәге указы нигезендә, өлкә акимнары яңа кагыйдәләр буенча, башкала, өлкә үзәкләре, республика әһәмиятендәге шәһәрләрнең мәслихәтләрендә тавыш бирү юлы белән сайлана[5][6].

2022 елның 11 июнендә өлкә территориясендә урнашкан барлык дәрәҗәдәге мәслихәт депутатлары тарафыннан Абай өлкәсе акимы итеп сәясәт фәннәре докторы Нурлан Тельман улы Уранхаев(рус.) (1965 елгы) сайланган[7]. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 25 депутат Әсхәт Смаилов кандидатурасын хуплаган, 89 депутат Нурлан Уранхаев өчен тавыш биргән. Н. Т. Уранхаевны өлкә акимы итеп билгеләү турындагы указны Президент Токаев шул ук көнне имзалаган[8].

Икътисад

үзгәртү

Сәнәгать

үзгәртү

Икътисадның төп тармаклары арасында җиңел, тау-баету, эшкәртү, азык-төлек, металлургия сәнәгате бар. Абай өлкәсе территориясендә ике зур тау сәнәгате предприятиесе эшли — Актогай ТБК һәм Бакырчык ТБК.

2022 елга сәнәгать җитештерүе күләме 2015 ел белән чагыштырганда 5 мәртәбә арткан һәм 898 млрд. тенге тәшкил иткән [9].

Авыл хуҗалыгы

үзгәртү

2022 елга авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 428 млрд. тенге тәшкил иткән[9].

Барлык төр хуҗалыкларда бергә исәпләнә:

01.07.2022[10]
Эре мөгезле терлек, мең баш 861,3
Дуңгызлар, мең баш 11,6
Сарыклар һәм кәҗәләр, мең баш 1444,2
Атлар, мең баш 361,5
Кошлар, мең баш 1710,6

Административ бүленеш

үзгәртү
 
2022 елдан өлкәнең административ бүленеше

Өлкәне оештыруга әзерлек процессында берничә административ үзгәртеп кору үткәрелгән[11]:

  • Тарбагатай районы бүленгән, аның урынында ике район булдырылган — административ үзәк Акжар авылында булган кечерәйтелгән Тарбагатай районы (ул Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе составында калган), шулай ук административ үзәк Аксуат авылында булган Аксуат районы (Абай өлкәсенә тапшырылган).
  • Күкпекте районы составыннан аерып, административ үзәге Самарское авылында булган Самар районы оештырыла; яңа оешкан Самар районы Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе составында кала, административ үзәге Күкпекте авылында булган кыскартылган Күкпекте районы Абай өлкәсе составына тапшырыла.

Административ үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Абай өлкәсе 8 районнан һәм өлкә карамагындагы 2 шәһәрдән тора (шәһәр акиматлары)[12]:

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20220503010013/https://ru.sputnik.kz/20220407/kak-razdelyat-vostochno-kazakhstanskuyu--oblast-24052839.html
  2. 2,0 2,1 О некоторых вопросах административно-территориального устройства Республики Казахстан (2022-05-04). 2022-05-04 тикшерелгән.
  3. Востров В. В., Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов: (конец XIX — начало XX в.). Алма-Ата: Издательство «Наука» Казахской ССР, 1968, стр. 255
  4. Мадина Мамырханова (2022-03-16). В Казахстане появятся Абайская, Улытауская и Жетысуская области.
  5. tengrinews.kz (2022-06-08). Токаев утвердил новые правила назначения акимов.
  6. Об утверждении Правил дачи согласия депутатами маслихатов, расположенных на территории области, или маслихатов городов республиканского значения и столицы на назначение на должность акима области, города республиканского значения и столицы — Официальный сайт Президента Республики Казахстан.
  7. Руководитель Администрации Президента представил акима области Абай — Официальный сайт Президента Республики Казахстан.
  8. О назначении Уранхаева Н.Т. — Официальный сайт Президента Республики Казахстан.
  9. 9,0 9,1 Аким ВКО: «Экономика будущей Абайской области растет по всем показателям». әлеге чыганактан 2022-08-11 архивланды. 2022-09-10 тикшерелгән.
  10. Стастистика сельского, лесного, охотничьего и рыбного хозяйства. әлеге чыганактан 2022-08-11 архивланды. 2022-09-10 тикшерелгән.
  11. О некоторых вопросах административно-территориального устройства Республики Казахстан (2022-05-04). 2022-05-04 тикшерелгән.
  12. Как разделят Восточно-Казахстанскую область.