Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе

Казакъстан өлкәсе

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе (каз. Шығыс Қазақстан облысы, Şyğys Qazaqstan oblysy) ― Казакъстанның көнчыгышында, Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы белән чиктә урнашкан административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Үскәмән (Усть-Каменогорск) шәһәре.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе
каз. Шығыс Қазақстан облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 20 февраль 1932
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Үскәмән
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/East Kazakhstan.map
Хөкүмәт башлыгы Даниал Әхмәтов
Халык саны 1 393 932
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 4509 метр
Нәрсә белән чиктәш Алтай крае, Алтай Республикасы, Караганды өлкәсе һәм Павлодар өлкәсе
Мәйдан 283 226 км²
Почта индексы 070000
Рәсми веб-сайт akimvko.gov.kz(казакъ)
Харита сурәте
Җирле телефон коды 7232
Карта
 Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Викиҗыентыкта

Казакъстанның бер өлкәсе, Кытайның бер регионы һәм Россия Федерациясенең ике регионы белән чиктәш: көнбатышта — Абай өлкәсе белән; көнчыгышта — Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән; төньякта — Россия Федерациясенең Алтай крае һәм Алтай Республикасы белән.

Иң биек ноктасы – Мозтау (Белуха) тавы.

XIX гасырда Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе территориясендә Урта Җүз кабиләләре яшәгән: найманнар (Бура, Каратай, Кокжарлы, Каракерей, Садыр, Тортуыл, Матай, Теристанбалы, Ергенекты, Сарыжомарт, Акнайман ырулары), керейләр (ашамайлы, абак), уаклар.

1920 елның 26 августында РСФСР Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү төрында Декрет кабул ителә, аның составына Павлодар, Симәй, Үскәмән, Зәйсән һәм Каркаралы өязләре булган Симәй өлкәсе дә керә. Симәй өлкәсе (1920 елның 11 декабреннән — губерния) 1921 елның апреленә кадәр Сибревком карамагында була. 1921 елның 13 июнендәге Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә Алтай губернасыннан Симәй губернасына Бухтарма өязе һәм Змеиногорск өязенең бер өлеше тапшырыла[2].

1928 елның 17 гыйнварында Симәй губернасының Симәй, Үскәмән, Бухтарма, Зәйсән өязләреннән һәм Җидесу губернасының Лепси өязенең бер өлешеннән 23 районнан торган Симәй округы оештырыла. 1930 елның 17 декабрендә әлеге округ, Казакъ АССРның башка округлары кебек үк, бетерелә, аның районнары берләштерелеп, республика хакимиятенә турыдан-туры буйсынуга тапшырыла[3].

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе 1932 елның 20 февралендә административ үзәк Симәй шәһәре, 21 район составында оеша. 1939 елның 14 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Көнчыгыш Казакъстан өлкәсеннән аерым Симәй өлкәсе бүлеп алына. Территориясе киметелгән Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең административ үзәге Усть-Каменогорск шәһәренә күчерелә. 1997 елда Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе составына бетерелгән Симәй өлкәсе яңадан кертелә. Эреләндерелгән өлкәнең административ үзәге Үскәмән шәһәрендә кала. 1939-1997 еллардагы Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, нигездә, хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең унбиш районының җидесен (көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта): Глубокое районы (үзәге Глубокое авылы), Зәйсән районы (үзәге Зәйсән шәһәре), Күршем районы (үзәге Күршем авылы), Зыряновск районы (үзәге Зыряновск (2019 елдан Алтай) шәһәре), Катонкарагай районы (үзәге Үлкен Нарын авылы), Олан районы (үзәге Касым Кайсенов исемендәге бистә), Шемонаиха районы (үзәге Шемонаиха шәһәре) һәм хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең өлкә буйсынуындагы 4 шәһәренең икесен (Риддер, Үскәмән) үз эченә алган булган. 1939-1997 еллардагы Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә 712 693 кеше яшәгән (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең 50,23 % ы), шул исәптән 45% — руслар, 54% — казакълар, 1,35% — алманнар, 0,96% — татарлар, 0,91% — украиннар, 1,46% - башкалар (2010)[4][5]. 2022 елның мартында Казакъстан Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев Көнчыгыш Казакъстан өлкәсеннән аерып алыначак Абай өлкәсен төзергә тәкъдим иткән [6]. Аның составына Симәй өлкәсендә булган районнар һәм шәһәрләр керәчәк[7].

География

үзгәртү
 
Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә Бухтарма елгасы

Климат

үзгәртү

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Ауразиянең үзәк өлешендә урнашуы, шулай ук аның территориясендәге Алтай таулары өлкәнең төп климат үзенчәлекләрен билгели. Тулаем алганда, бу – сезонлы һәм көндәлек температураларның кинәт үзгәрүе белән характерланучы кискен континенталь климат. Җәй – эссе һәм уртача коры, ә кыш салкын һәм карлы, тау итәгендә кыш уртача салкын. Үскәмән метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кышкы айларның уртача температурасы – 12 °C тан -15 °C ка кадәр, Алтай таулары итәгендә -9 °C тан -11 °C ка кадәр. Ләкин, арктик һава массалары үтеп кергәндә, температура -42 °C ка кадәр төшәргә мөмкин. Кыш көне ярымчүлләрдә һәм далаларда бураннар, тауарасы казанлыкларында еш кына инверсион томаннар даими булып тора. Июльнең уртача максималь температурасы – +25 °C - +30 °C. Максималь җәйге температура +45 °C ка җитә ала. Еллык уртача явым-төшем дәрәҗәсе – 300-600 мм, тауларда – 900 мм тирәсе, урыны белән 1500 мм[8].

Рельеф

үзгәртү

Көнчыгыш Казакъстанның зур булмаган территориясен түбәләрендә мәңгелек бозлык яткан Алтай һәм Саур-Тарбагатай таулары, Калба тау сырты, биек булмаган таулы тигезлекләр, киң казанлыклар, елгалар буенда киң үзәнлекләр били.

Гидрография

үзгәртү

Казакъстанның барлык су запасларының 40% тан артыгы Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә тупланган. Иң зурлары арасында – Иртеш, Бухтарма, Күршем, Калжыр, Нарын, Үбе, Үлбе. Өлкәнең төп су артериясе булып 2 ГЭС – Бухтарма һәм Үскәмән ГЭСлары урнашкан Иртеш тора.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә 1 гектардан артык мәйданлы меңгә якын күл бар. Алар өлкә территориясе буенча тигез урнашмаган – иң күп күлләр өлкәнең төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә тупланган. Өлкәдә иң зур күлләр – Зәйсән, Маркакүл, Бухтарма, Үлмәс, Каракүл, Туранга күл, Дубыгалы, Кемеркүл.

Административ бүленеш

үзгәртү
 
Өлкәнең 2022 елдан административ бүленеше

Өлкә составына (2022 елның июненнән) керә:

  • 9 район:
  1. Алтай районы ― Алтай шәһәре
  2. Глубокое районы ― Глубокое бистәсе
  3. Зәйсән районы ― Зәйсән шәһәре
  4. Катонкарагай районы ― Үлкен Нарын авылы
  5. Күршем районы ― Күршем авылы
  6. Самар районы ― Самарское авылы
  7. Тарбагатай районы ― Акъяр авылы
  8. Олан районы ― Касым Кайсенов исемендәге бистә
  9. Шемонаиха районы ― Шемонаиха шәһәре
  • 2 өлкә буйсынуындагы шәһәр
  1. Риддер
  2. Үскәмән

2021 елда өлкәдә 1 363 656 кеше яшәгән. 2019 елның башында шәһәр халкы 55,29 % тәшкил иткән[9][10].

Милли состав

үзгәртү
 
2019 елгы халык исәбен алу буенча өлкәнең милли составы (руслар һәм казакълар)

Өлкә буенча

Өлкә халкының этник составы (хәзерге чикләрдә[11])
1989—2009 еллардагы халык санын алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989,
кеше.[11][12]
%[11] 1999 ,
кеше.[13]
% 2009 ,
кеше.[14]
% 2019,
кеше.
%
барлыгы 1767225 100,00% 1531024 100,00% 1396593 100,00% 1378527 100,00%
Казакълар 687879 38,92% 743098 48,54% 781732 55,97% 834784 60,56%
Руслар 914424 51,74% 694705 45,38% 561183 40,18% 496557 36,02%
Татарлар 27982 1,58% 24506 1,60% 17789 1,27% 16256 1,18%
Алманнар 66924 3,79% 32141 2,10% 14030 1,00% 12887 0,93%
Украиннар 35702 2,02% 15969 1,04% 7078 0,51% 3816 0,28%
Азәрбайҗаннар 1744 0,10% 1426 0,09% 1373 0,10% 1702 0,12%
Чеченнар 2790 0,16% 1690 0,11% 1651 0,12% 1659 0,12%
Үзбәкләр 2346 0,13% 1203 0,08% 1215 0,09% 1503 0,11%
Кореялеләр 1553 0,09% 1574 0,10% 1491 0,11% 1419 0,10%
Белоруслар 9085 0,51% 4524 0,30% 1999 0,14% 1084 0,08%
Уйгырлар 1491 0,08% 1389 0,09% 924 0,07% 949 0,07%
Әрмәннәр 1002 0,06% 829 0,05% 756 0,05% 834 0,06%
Кыргызлар 608 0,03% 377 0,02% 428 0,03% 629 0,05%
башкалар 13695 0,77% 7593 0,50% 4944 0,35% 4448 0,32%

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. Из истории образования Восточно-Казахстанской области. 2016-03-17 тикшерелгән.
  3. Справочник по административно-территориальному делению Казахстана (август 1920 — декабрь 1936) (ответственный Базанова Ф. Н.). Алма-Ата: Архивное управление МВД Казахской ССР, 1959, стр.288}}
  4. Численность населения Республики Казахстан по областям, городам и районам по отдельным этносам. 2020-05-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. Tim Bespyatov. Ethnic composition of Kazakhstan 2010 (based on 1999 census). 2020-05-22 тикшерелгән.
  6. Мадина Мамырханова (2022-03-16). В Казахстане появятся Абайская, Улытауская и Жетысуская области.
  7. Как разделят Восточно-Казахстанскую область.
  8. Oskemen, Kazakhstan Weather Averages | Monthly Average High and Low Temperature | Average Precipitation and Rainfall days. әлеге чыганактан 2017-12-22 архивланды. 2020-05-22 тикшерелгән.
  9. Division of Kazakhstan. pop-stat.mashke.org. 2016-03-29 тикшерелгән.
  10. Численность населения на начало года, регионы Республики Казахстан, 2009-2015 (2015-09-14). 2020-05-22 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 11,2 Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең хәзерге чикләрендә, элекке Симәй өлкәсен кертеп
  12. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР.
  13. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  14. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.

Сылтамалар

үзгәртү