Тау сырты (рус. горный хребет, ингл. mountain range, hill range) — ике як битләве дә ачык беленеп торган сузынкы тау корылмасы. Сизелерлек озын булып сузылуы һәм яхшы беленеп торган күчәре булуы белән характерлы. Күчәр буйлап тауның иң биек түбәләре урнашкан була. Тау сырты, гадәттә, субүләр сызык булып та тора.

Җирдә иң биек тау сырты — Һималай. Галәмнән күренеш
Тау сыртының галәмнән күренеше
Анд таулары. Галәмнән күренеш
Кыялы таулар

Тасвирлама

үзгәртү

Тау сыртының формасы, озынлыгы һәм биеклеге аның барлыкка килү чорына һәм үсеш тарихына, шулай ук аны тәшкил итүче тау токымнарына бәйле. Тау түбәсенең тау итәгенә карата биеклеге берничә йөз метрдан да ким түгел, кайвакыт берничә чакрымга, сыртның озынлыгы — дистә һәм йөзләгән чакрымга җитә, тау битләре, гадәттә, бик текә. Күчәр линиясенең формасы буенча турыга сузылган һәм аз бөгелгән сыртлар өстенлек итә.

Тау системасы

үзгәртү
Төп мәкалә: Тау системасы

Гомуми генезисы һәм геологик тарихы буенча берләшкән тау сыртлары җыелмасы тау системасын тәшкил итә. Тау системасы аерым урнашырга (мәсәлән, Урал) яки (ешрак) тау иленә (мәсәлән, Баш Кавказ сырты(рус.)) берләшергә мөмкин.

Тау сырты тармагы

үзгәртү

Эре тау сыртларының, кагыйдә буларак, тармаклары (рус. отроги) була. Тау сырты тармагы — беренче дәрәҗәдәге тау сыртыннан аерылган һәм башка юнәлештә сузылган икенче дәрәҗә тау сырты ул. Әлеге тармак төп тау сырты битләвен җирле су агышы телгәләүдән барлыкка килә ала.

Тау чаты

үзгәртү

Тау чаты (рус. горный узел) — икедән артык тау сыртының якын килеп тоташкан яисә кисешкән урыны. Әлеге урында, гадәттә, тау иленең иң биек таулары урнаша. Анда шулай ук бозлану үзәкләре хасил була ала.

Тау тезмәсе

үзгәртү

Тау тезмәсе (рус. горная цепь) — янәшә сузылган таулардан үзәннәр белән аерылган озын тау сырты, яки бер-бер артлы тезелгән тау сыртлары тезмәсе.

Моны да карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү