Бәхрәйн
Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; гарәп. مملكة البحرين) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.
Байрак
| |
Башкала | Манама |
---|---|
Халык саны | 1 332 171 (2013) ![]() |
Нигезләнгән | 14 август 1971 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 765.004788 дүрткел километр |
Координатлар | 26.0675°N 50.55111°E ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Бәхрәйн милли мәҗлесе |
Дәүләт башлыгы | Хәмәт бин Гыйсә әл-Хәлифә |
Хөкүмәт башлыгы | Хәлифә бин Сәлмән әл-Хәлифә |
Икътисад | |
ТЭП | $35 307 миллион (2017) ![]() |
Акча берәмлеге | Бәхрәйн динары |
Инфеләсә | 2.3% (2016) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.056 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.824 (2014)[3] |
Яшәү озынлыгы | 76.9 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 1363[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +973 |
ISO 3166-1 коды | BH |
ХОК коды | BRN |
Интернет домены | .bh |
ТарихҮзгәртү
Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.
- IV–VI гасырлар да Сасанидлар дәүләтенә керә, аннары Гарәп хәлифәлегенә керә.
- IX–XI гасырлар – карматлар дәүләте үзәге.
- XIII гасыр урталары – бәйсезлек ала, тик күп тә үтми, ул Ормуз әмирлеге составына керә.
- XVI–XVII гасырлар – Португалия хакимлеге астында.
- XVII–XVIII гасырлар – сәфәви Иран составында.
- 1780нче еллар – яңадан бәйсезлек игълан ителә.
- XIX гасыр – Бәһрәйнгә инглизләр үтеп керә.
- 1871 – Бөекбритания протекторатын урнаштыра, ләкин чынлыкта ул колониягә әверелә.
- Беренче Бөтендөнья Сугышы – Бөекбританиянең зур хәрби базасы корыла. Иран хөкүмәте Бәһрәйнне хаксыз рәвештә тартып алынган Иран җире дип исәпли.
- Икенче Бөтендөнья Сугышы – Бөекбритания хөкүмәте Бәһрәйнгә зур гаскәр контингентын кертә. 1946 елдан Манама – Фарсы култыгындагы Британия хакимияте башлыгының резиденциясы.
- 1971 елның 14 августы – бәйсезлек бирелә.
ХалыкҮзгәртү
2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Аурупа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.
Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.
Халыкныд якынча 85 % – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә). Шулай ук христианнар, яһүдиләр, бахаистлар, индуистлар, буддистлар һәм парслар очрый. Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында кыйрал тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.
Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен кыйрал билгели. Ике палатада да 40шар кеше.
ИкътисадҮзгәртү
Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.
Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.
Географик мәгълүматҮзгәртү
Административ бүленешҮзгәртү
Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:
- әл-Манама
- әл-Минтака әл-Вуста
- әл-Минтака әл-Гарбия
- әл-Минтака аш-Шамалия
- әл-Хадд
- әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
- Җидд Хафс
- Җузур Хавар
- Иса, Мухаррак
- Ситра
- Хамад
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/BHR.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.