Дүдәк
Дүдә́к (Otis tarda) - дүдәксыманнар семьялыгындагы кош. Азия, Европа, Төньяк Африка далаларында яши. ТР территориясендә 1930 елларга кадәр Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә оялый, соңгы унъеллыкта ара-тирә көньяк районнарга да очып килә.
Дүдәк | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Otis tarda L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | төр[1][2][4][…] |
Югарырак таксон | дрофы[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] |
Гәүдәсенең озынлыгы 50-120 см, авырлыгы 12-16 кг га кадәр. Төсе чуар, ата дүдәк анасыннан җирән бүксә һәм авыз кырыендагы тар каурыйлардан торган ак «мыеклар» белән аерыла. Аяклары озын, өч бармаклы, арткы бармагы юк. Оясын җирдә ясый. Ачык булмаган көрән тимгелле зәйтүнсыман яшел 2-3 йомырка сала. Нигездә, үсемлекләр, шулай ук бөҗәкләр һәм моллюсклар белән туклана.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2