Азиз Ялымов, Азиз (Газиз) Гәрәй (Габделгәрәй) улы Ялымов, Ялымов Азиз (вариант: Газис[1]) Гиреевич (1885-1937) — Русиядә инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы. РКП (б) ҮК Көнчыгыш халыкларының комунистик оешмалары үзәк бюросы рәисе урынбасары (1919). РСДРП (б) әгъзасы (1905-1922).

Азиз Ялымов
Туган телдә исем Азиз Габделгәрәй улы Ялымов
Туган 1885(1885)
Русия империясе, Петропавел (Казакъстан)
Үлгән 27 ноябрь 1937(1937-11-27)
Алма-Ата
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Питырбур дәүләт технология институты[d]
Һөнәре инкыйлабчы
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Җефет Зара Сәет кызы Моратова (1898-1995)
Балалар уллары Назыйм (1925), журналист;
Нияз (1927), укытучы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1885 елда Петропавел (Кызылъяр, каз. Qyzyljar) шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Ырынбур губернасы Троицкида әнисе ягыннан туган тиешле сәүдәгәрдә хезмәт итә, бер үк вакытта гимназиядә белем ала. 1905 елда Петербург технология институтына (хәзерге Санкт-Петербург дәүләт технология институты) укырга керә. Кызылъярда В.В. Куйбышев җитәкләгән яшерен (идән асты) түгәрәгенә йөри. 1905 елгы Беренче рус инкыйлабы вакыйгаларында катнашуы өчен Петербургтан Бакыга сөрелә, анда Нобиле компаниясенә эшкә керә.

Инкыйлаб үзгәртү

1918 елдан Кызыл Гвардиядә хезмәт итә.

Бакы коммунасы әгъзасы була, атылудан котылып кала, А.И. Микоян белән, Каспий диңгезен көймәдә кичеп, Красноводскига, аннан Әстерханга китә.

1918 елда Әстерханнан делегат буларак, Мәскәүдә узган I Бөтенрусия коммунист-мөселманнар корылтаенда катнаша, РКП (б) ның җирле комитетлары каршындагы мөселман бүлекчәләре эшен координацияләү максатында төзелгән РКП (б) ның мөселман оешмалары үзәк бюросы (РКП (б) үзәк комитеты бүлеге хокукында) рәисе урынбасары итеп сайлана (рәисИ.В. Сталин). Бюро әгъзалары — М.Х.Солтангалиев, Б. Сәрдәров, Х.М. Юмагулов, К.Л. Якупов, Д.Х. Буният-задә, М.Х. Дулат-Али, М.Г. Конов, Р. Рахматуллин, Н.Я. Яруллин.

1919 елда РКП (б) ҮК Ялымовны Төркистан крае мөселман бюросы карамагына җибәрә. Эшчәнлеге Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы белән бәйле була.

1919 елның мартында РКП (б)ның VIII корылтае эшендә катнаша. Коминтернның I конгрессында делегат буларак, мөселман-коммунистлар оешмаларының үзәк бюросы исеменнән чыгыш ясый, мөселман халыклары арасында фирка идеяләрен киңрәк тарату яклы икәнен күрсәтә:

  Үзәк мөселман бюросы Көнчыгыш халыкларын уятуны төп максаты итеп куя. Шуңа күрә мин тәкрарлыйм: Көнчыгышның изелгән халыклары белән Русия һәм Аурупаның социалистик эшчеләре арасында инкыйлаби бердәмлек яшәсен ![2]  

1920 еллар башында Мәскәүдән китә, фиркадән чыга, сәяси эшчәнлеген туктата, Алма-Атага күчә. 1923 елда кооперациядә эшли башлый. 1937 елга кадәр Казакъстан ССР җир эше халык комиссариатында инспектор-методист булып эшли.

Репрессия үзгәртү

1937 елның 21 (27 (?)) августында Казакъстан ССР НКВДсы тарафыннан кулга алына, «Шуралар хакимиятен бәреп төшереп, Япония кул астында татар буржуаз-милли дәүләтен төзүне максат итеп куючы татар милли оешмасы әгъзасы булуда, «Шанхай» оешмасы әгъзасы булган бабасы (хатынының әтисе) «миллионер» Сәет Моратов [3] белән элемтәдә торуда» гаепләнә. 1937 елның 25 ноябрендә Алма-Ата өлкәсе НКВД «өчлеге» тарафыннан атуга хөкем ителә. 27 ноябрьдә атып үтерелә. 1985 елда исеме аклана.

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Назыйм Ялымов. Страницы трагических судеб. Алматы, 2002.
  2. Наил Ялымов. Реабилитирован посмертно. Тольятти, 2012.
  3. К. Мурзанов. Из плеяды борцов. «Казахская правда», 16.01.1992.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сәяси золым корбаннары
  2. «Сахаров-үзәк» сайты
  3. А. Ялымов Кытайга командировкага баргач, С. Моратов белән күрешкән була