Төп менюны ачу

Мәхмүт Дулат-Али

Мәхмүт Дулат-Али, Мәхмүт Габделвахит улы Алиев (1917 елдан Дулат[1]-Али (вариант: Дулат Али[2]), рус. Дулат-Али Махмуд Габдулвахитович (1889-1920) — инкыйлабчы. 1907 елдан РСДРП (б) әгъзасы.

Мәхмүт Дулат-Али
М.Г.Дулат-Али.jpg
Туган телдә исем Мәхмүт Габделвахит улы Дулат-Али
Туган 1 май 1889(1889-05-01)
Казан
Үлгән 1920(1920)
Баймак
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Һөнәре сәясәтче
Балалар кызы

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

КазандаҮзгәртү

Әнисе ягыннан якын туганы Хөсәен Ямашев (1882-1912) белән озак еллар аралашуы аның иҗтимагый-сәяси карашын формалаштыра. 1905 елда Фатих Әмирхан җитәкчелегендәге «Ислах» шәкертләр җәмгыятенә әгъза булып керә. 1907 елда РСДРП (б) фиркасенә керә. Рәсми мөхәррире Вафа Бәхтияров, чын мөхәррире Фатих Әмирхан булган «Әл-ислах» газетасын чыгаруда турыдан-туры катнаша. «Сәйяр» труппасы артистлары белән, бигрәк тә Габдулла Кариев белән, дуслык җепләре бәйли. 1907 елның көзендә Җаектан кайткан Габдулла Тукай белән дә якыннан таныша, дуслаша, шагыйрь 1910 елда берничә ай Алиевлар йортының флигелендә яшәп ала. 1912 елда патша хөкүмәте тарафыннан Казан большевиклары кулга алынгач, репрессиядән качып, Урта Азиягә китә, Иске Бохарада Геликинның тире эшкәртү ширкәтендә эшли.

Төньяк фронттаҮзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, армиягә алына һәм Төньяк фронтка җибәрелә.

1917 елның октябрендә Дулат-Алины 5 нче армиянең, соңыннан Төньяк фронтның мөселман хәрби комитетына сайлыйлар, хәрби комитетта Хәсән Урманов, Минһаҗ Конов, Йосыф Ибраһимов, Һади Килдебәков, Әхмәтҗан Алмаев та була. М. Дулат-Алига «Сугыш сафы» газетасын чыгаруны тапшыралар. 1918 елда «Сугыш сафы» нигезендә беренче совет татар хәрби басмасы – «Кызыл Армия» булдырыла.

Милләтләр эше буенча комиссариат (рус. Наркомнац) каршында эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссариат (рус. Центромуском) төзелгәч, аның җитәкчесе Мулланур Вахитов Псковка, Төньяк фронт мөселман комитеты урнашкан шәһәргә, Галимҗан Ибраһимовны җибәрә. Тиздән Төньяк фронты хәрби комитеты тулы составта Петроградка күчә һәм эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссариатка кушыла. Анда М.Дулат-Али милли-буржуаз оешмаларны бетерү бүлегендә эшли. Комиссариатның басма органы булган «Чулпан» газетасында хезмәттәшлек итә.

Ватандашлар сугышыҮзгәртү

1918 елда Казанга кайтып, шәһәрне ак чехлардан саклауны оештыруда катнаша, Арчага чигенеп, В.М. Азинның кызылгвардияче бүлгеләрендә контрразведкада хезмәт итә. Шәһәр азат ителгәч, Казанда шуралар хакимиятен һәм фирка бүлекчәләрен торгызуда ярдәм итә. 1918 елның ноябрендә Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман коммунистлары корылтаенда (Көнчыгыш халыкларының коммунист оешмалары корылтае) катнаша. Корылтайдан кайткач, РКП (б) Казан губерна комитетының мөселман бүлекчәләре бюросы рәисе итеп сайлана. «Эш», «Эшче», «Кызыл Армия» газеталары белән хезмәттәшлек итә.

ҮлемеҮзгәртү

Адмирал Колчак гаскәрләрен кугач, РКП (б) ҮК М. Дулат-Алины Башкортстан мохтариятле җөмһүрияте (Кече Башкортстан) башкаласы Стәрлетамак шәһәренә Башкортстан шуралар халык хуҗалыгына (рус. Башкирский совнархоз) бүлек мөдире итеп җибәрә. 1920 елның июлендә, Бөрҗән-Тәнгәүр кантонына Кызыл Армия өчен тире чималы җыярга барган җирендә, фаҗигале һәлак була: анархистлар тарафыннан атып үтерелә[3].

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань.1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, 2006. Т. 3.
  3. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү