Тольятти
Толья́тти ( 1964 елга кадәр Ста́врополь, Ыстарапул[8]; яки Ста́врополь-на-Во́лге, Идел буендагы Ста́врополь ) — Самар өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Россиядә иң зур шәһәр.
Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Руслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.
Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез гектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан.
Тарихи белешмәҮзгәртү
1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Россиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла[9]. 1953—1955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.
ХалыкҮзгәртү
1856[10] | 1897[11] | 1913[10] | 1926[10] | 1939[10] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2002[16] | 2010[17] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~4 200 | 5 969 | ~9 900 | ~6 000 | ~9 300 | 61 281 | 250 853 | 502 036 | 630 543 | 702 879 | 719 514 |
Милли составҮзгәртү
Милләт | 2002[18] | 2010[19] |
---|---|---|
руслар | 83,2% | 86,1% |
татарлар | 3,8% | 4,1% |
украиннар | 2,8% | 2,1% |
мордва | 2,0% | 1,8% |
чуашлар | 1,8% | 1,6% |
Административ бүленешҮзгәртү
Тольятти өч районына бүленә:
ИкътисадҮзгәртү
Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самар өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Россиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.
Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.
ДинҮзгәртү
Тольятти Җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды.[20]
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Ответственный составитель О.В. Зубова Административно-территориальное деление Самарской губернии (1851-1928 гг.) — 2011. — 463 бит — ISBN 978-5-91940-081-3
- ↑ 2,0 2,1 2,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Список населенных мест Самарского округа. 1928 год — 2-я тип. Красный октябрь, 1928. — 66 бит
- ↑ http://www.gks.ru/scripts/db_inet2/passport/table.aspx?opt=36740000200620072008200920102011
- ↑ Масленицкий Т. Г. Топографическое описание Симбирского наместничества // Симбирские губернские ведомости — Ульяновск: 1853.
- ↑ http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2002_1_2/02/02_3/
- ↑ Ставрополь в начале ХХ века
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/toljatti/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1287
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ Национальный+состав+населения+Самарской области 2010
- ↑ “АвтоВАЗ” каласында (Эше барның ашы бар;Иман йорты;Якшәмбе мәктәбе;Сәнгатькәрләр;Татарские Выселки- Бритовка-Сускан) / Гөлназ ШӘЙХИ / – № 61 (11149), 17 май, 2008