Казанлык (Стара-Загора өлкәсе)

[3]

Казанлык
болг. Казанлък
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1300
Сурәт
Рәсми исем Казанлък
Дәүләт  Болгария
Нәрсәнең башкаласы Казанлык[d]
Административ-территориаль берәмлек Казанлык[d]
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Халык саны 48 551 (15 март 2024)[1],
53 644 (15 март 2024)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 407 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Искәндәрия[d], Верия[d], Фукуяма, Сен-Ерблен, Луксор[d], Тольятти, Ле-Гра, Наҗканижа, Кочани[d], Тырговиште[2] һәм Цзинань[d]
Нәрсә белән чиктәш Троян[d]
Мәйдан 36 км²
Почта индексы 6100
Рәсми веб-сайт kazanlak.bg
Җирле телефон коды 0431
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Казанлык Викиҗыентыкта

Казанлы́к (болг. Казанлък) — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә.

Урнашуы үзгәртү

Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашкан[4].

Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.

Тарих үзгәртү

 
Гөлчәчәкләр музеендагы роза
 
Казанлык шәһәренең үзәк мәйданы

Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән [4].

XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле [5].

1877-1878 еллардагы Рус-төрек сугышы(рус.) барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган [4].

1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм «Искра» тарихи музее(рус.) ачыла [4].

1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) [5][6].

1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.

1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.

1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән [7].

1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла [4].

1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.

1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли [5].

2008 елда халык саны 52,8 мең кеше тәшкил иткән [4].

Туризм үзгәртү

Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.

Истәлекле урыннар үзгәртү

  • «Чудомир» әдәби-сәнгать музее
  • «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей
  • Фракия монастыре
  • Шипка (тау)
  • Бузлуджа түбәсе[8]

Даими уздырылучы чаралар үзгәртү

  • Розалар фестивале [9][10]
  • Халыкара фольклор фестивале
  • Чудомир тантаналары
  • Фракия патшалары үзәнендә бәйрәм

Туганлашкан шәһәрләре үзгәртү

Ил Шәһәр Ел
  Мисыр Александрия 2006
  Мисыр Луксор 2006
  Франция Грасс 2004
  Иран Кашан 2009
  Франция Сен-Ерблен 2008
  Греция Верия 2001
  Россия Тольятти 1994
  Япония Фукуяма 1995
  Төньяк Македония Кочани 2007
  Маҗарстан Наҗканижа 1970
  Румыния Тырговиште 2004
  Кытай Цзинань 2013

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://www.grao.bg/tna/t41nm-15-03-2024_2.txt
  2. http://www.pmtgv.ro/anexaHCL110-2014.pdf
  3. BG State e-Government Agency
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Казанлык // Большая Российская Энциклопедия / редколл., гл. ред. Ю. С. Осипов. том 12. М., научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 2008. стр.390-391
  5. 5,0 5,1 5,2 Kazanluk // The New Encyclopedia Britannica. 15th edition. Micropaedia. Vol.11. Chicago, 1994. page 776
  6. С. Дервентский. Мастера струнных инструментов // журнал «Болгария», № 6, 1955. стр.14-15
  7. Казанлык // Большая Советская Энциклопедия. / редколл., гл. ред. Б. А. Введенский. 2-е изд. том 19. М., Государственное научное издательство «Большая Советская энциклопедия», 1953. стр.302
  8. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2014-10-29 архивланды. 2014-06-18 тикшерелгән. Официальный туристический портал Болгарии — Министерства экономики, энергетики и туризма
  9. Култура и туризъм / Фестивал на розата 2014 / Община Казанлък
  10. Karlovo.bg — Официален сайт на Община Карлово — Празник на Розата 31.05.2014

Сылтамалар үзгәртү