Тольятти җәмигъ мәчете

Тольятти мәчете (Самар өлкәсе, Россия)

Тольятти җәмигъ мәчете, Харис Хәйдәр улы Диниулов исемендәге Тольятти җәмигъ мәчете (рус. Тольяттинская соборная мечеть имени Диниулова Хариса Хайдаровича) ― Самар өлкәсе Тольятти шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Тольятти шәһәрендәге иң зур дини корылма.

Мәчет
Тольятти җәмигъ мәчете
рус. Тольяттинская соборная мечеть
Ил Россия
шәһәр Самар өлкәсе флагы Самар өлкәсе, Тольятти флагы Тольятти, Үзәк район, Ларин ур., 24
Координатлары 53°31′55″ N, 49°24′05″49°24′05″E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Нигезләнгән 1994
Төзелеш еллары 19942007 еллар
Төп даталар:
1994 (төзелеш башлану)
1997 ( беренче чираты төзелеп бетү)
2004 ( икенче чиратын төзи башлау)
2007 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фоторәсемнәре.

Тарих үзгәртү

1993 елда җәмигъ мәчете төзү өчен Тольятти шәһәре хакимияте тарафыннан Тольяттиның Үзәк районында шәхси секторда (Ларин урамы, 24) урын бүлеп бирелгән. Мәчет төзелеше 1994 елда башланган, 1997 елда аның беренче чиратын төзү эшләре тәмамланган.

Мәчетне торгызуның төп әйдәүчеләре ― аксакаллар советы рәисе, аның хөрмәтенә мәчет аталган Харис Хәйдәр улы Диниулов (2008 елга кадәр мәчет төзелеше белән җитәкчелек иткән) һәм аның гаилә әгъзалары. Җәмигъ мәчетенең беренче чиратын ачу тантанасы 1997 елның февралендә узган.

2003 елның 20 октябрендә мәчетнең икенче чиратына нигез салына, чөнки төзелгән бина мөселман бәйрәмнәре вакытында бөтен кешене сыйдыра алмый.

2007 елның 10 декабрендә узган мәчетнең икенче чиратын ачу тантанасында Самар өлкәсе хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Бамбуров, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин, Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйз хәзрәт, Тольяттиның Үзәк районы җитәкчесе Сергей Крымцев, тольяттилылар, шулай ук күрше төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар катнаша [1].

Бина үзгәртү

 
Мәчетнең эчке күренеше

Кызыл кирпечтән, өч катлы итеп төзелгән Тольятти җәмигъ мәчете ― Тольяттида яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, 38 метрлы манаралы, 2500 кешене сыйдырырлык иман йортының икенче чираты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылган.[2]

Ир-атлар өчен гыйбадәт заллары беренче һәм подвал катларында урнашкан, икенче катта хатын-кызлар өчен зал, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханәләр урнашкан.

Мәчетнең имам-хатыйбы (2000 елдан) ― Тольятти шәһәренең имам-мөхтәсибе Ислам Минсалих улы Гомәров.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү