Самар җәмигъ мәчете

Самарда мәчет (Самар өлкәсе, Россия)

Самар җәмигъ мәчете (рус. Самарская соборная мечеть) ― Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. Самар җәмигъ мәчете ― Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе[1].

Мәчет
Самар җәмигъ мәчете
рус. Самарская соборная мечеть
Ил Россия
шәһәр Самар өлкәсе флагы Самар өлкәсе, Самар флагы Самар, Стара-Загора ур., 54
Координатлары 53° 13′ 43.31″ N, 50° 12′ 21.82″ E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН составындагы Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Нигезләнгән 1992
Төзелеш еллары 19921999 еллар
Төп даталар:
1992 (төзелеш башлану)
1999 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Самарда мәчет төзү өчен яраклы урынны озак билгели алмыйлар. Ул вакытта мәчетне Зубчаниновкада да, Партизан урамында да урнаштыру вариантлары карала.

1989 елның 17 сентябрендә Партизан һәм Борская урамнары кисешкән урында булачак мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы була. Тиздән әлеге мәйданчыкның Җәмигъ мәчете статусын күздә тоткан мондый масштабтагы уникаль мәдәни корылма төзү өчен бик үк туры килмәве ачыклана.

Җәмигъ мәчете проектын Самара архитекторы Рәсим Вальшин эшли. Проект нигезендә, мәчет 3600 квадрат метр мәйдан биләячәк, манарасы белән бергә 4 катлы мәчет бинасының биеклеге 67 метрга җитәргә тиеш була[2].

Проектның архитекторы Рәсим Вальшин сөйләвенчә[2], җентекле эзләнүләрдән соң, Стара-Загора һәм XXII Партсъезд урамнары киселешендәге участокка игътибар юнәлтелә. Кайчандыр бу участок ВЛКСМ өлкә комитеты бинасын төзү өчен бүлеп бирелгән булган, әмма планнарны тормышка ашырырга перестройка комачаулаган. Ләкин бу урында да мәчет төзелеше озак вакытлар башланмый торган: шәһәр җәмәгатьчелеге әлеге территориядә мәчет төзүгә каршы чыккан.

Котлованны әзерләү эшләре 1992 елның җәендә башлана, 1993 елның апрелендә беренче субай сугыла. 1995 елның 20 маенда тантаналы рәвештә әзер фундаментка беренче кирпеч һәм киләчәк буыннар өчен юллама салынган капсула салында. Шул вакытта төзелеп килүче мәчетнең Җәмигъ мәчете булачагы турында карар кабул ителә.

Самар җәмигъ мәчетенең рәсми ачылышы 1999 елның 28 ноябрендә була. Шул көнне төзелеп килүче мәчеттә манара күтәрү һәм ярымайлар урнаштыру уңаеннан бәйрәм-митинг уза[3][4][5].

Бина үзгәртү

 
Мәчет бинасы төнлә

4 катлы мәчет бинасының манарасы белән биеклеге – 60 метр, төп гөмбәзнең диаметры 13,5 метр тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 4800 квадрат метр, сыйдырышлыгы – бер үк вакытта 5000гә якын кеше. Мәчет комплексына 60 укучыга исәпләнгән «Нур» мәдрәсәсе керә.

Диварлар корылышына 4,5 мең кубометр кирпеч тотылган, 2,5 мең кубометр мәйданда мәрмәрдән плитә җәелгән, 700 кубометр тимер-бетон эшләнмәләр, 36 тонна тимер эшләнмәләр файдаланылган.

Мәчет коймасы – комплекс композициясенең аерым архитектура элементы. Койма 500 метр озынлыкта һәм 2,5 метр биеклектә кызыл кирпечтән салынган, ул корылманың бөтен периметры буйлап җәмигъ мәчетенең барлык объектларын колачлый. Коймада ярымай рәсеме төшерелгән декоратив рәшәткәләр, баганаларда ― кече гөмбәзләр урнаштырылган. Челтәрле капка урнашкан зур баганаларда «Аллаһ» һәм «Мөхәммәд» сүзләре язылган.

Мәчет территориясендә ял паркы булдырылган, алмагач, виноград үстерелә, мәчеткә керү юллары асфальт-бетон белән түшәлгән, алар янында куак агачлар һәм чәчәк түтәлләре утыртылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү