Самар тарихи мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Самар, Самар өлкәсе, Россия)


Самар тарихи мәчете (рус. Самарская историческая мечеть) ― Самар шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Төбәк дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәният һәйкәле. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә караучы «Самар тарихи мәчете» җирле мөселман дини оешмасы (5нче мәхәллә) карамагында[1].

Мәчет
Самар тарихи мәчете
Ил Россия
Шәһәр Самар, Алексей Толстой ур., 61а
Дин ислам
Мәхәллә 5нче мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләүче Тимербулат Акчурин
Беренче телгә алу 1891
Төзелеш еллары ???—1891 еллар
Төп даталар:
1891 — төзелеш тәмамлана
1932 — ябыла
2005 — кире кайтарыла
2008 ― төзәтү эше башлана
2022 — ачыла
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

Самардагы Казан урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин (1826―1906) акчасына төзелә башлаган[2] . Манарасы булмаган. 1903 елда архитектор Смирнов тарафыннан проект эшләнә, сугыш һәм инкыйлабларга бәйле рәвештә проект тормышка ашырылмаган. Мәчетне төзеп бетерү омтылышы 1927 елда да башкарыла, әмма ул уңышсыз була[3].

XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында мәчет Самар шәһәре һәм губернасы татарлары һәм мөселманнары тормышының үзәге була. Биредә балалар өчен мәктәп, шулай ук булачак имамнарны әзерләүче мәдрәсә ачылган. Мәчет каршында хәйрия җәмгыяте, ашханә һәм китапханә эшли, рус-татар мәктәбе оештырыла. Биредә 1908 елның 15 сентябреннән 1913 елның июненә кадәр «Икътисад» журналы басылган (нәшир һәм мөхәррир — мәчетнең 1902 елдан имам-хатыйбы, тел галиме, тәрҗемәче, журналист, нәшир Мөхәммәтфатыйх Шиһабетдин улы Мортазин (1875―1937). Хәзрәт хөкем ителгән дин әһелләре өчен акча җыюда гаепләнә һәм Себергә җибәрелә. 1937 елда сөргеннән кайткач, аны кырык дин әһеле белән бергә «контрреволюцион Ислам оешмасын төзү»дә гаепләп, хөкем итәләр һәм атып үтерәләр.

1932 елда мәчет ябыла, бина балалар йортына әверелә, аннары бина 1990-елларга кадәр балалар бакчасы булып хезмәт итә, аннары авария хәлендә дип табыла.

Яңа заман үзгәртү

2003 елда мәчет диндарларга кайтарыла.

2007 елдан бинаны торгызу һәм реставрацияләү эшләре башлана. Мәчетне торгызуда «Самар тарихи мәчете» җирле мөселман дини оешмасы советы рәисе Усман Владимир улы Илингин актив катнаша. Зур эш башкарыла: мәчетнең нигезе ныгытыла, барлык инженерлык челтәрләре алыштырыла, вентиляция куела, янгын системасы, фасад бизәлеше һәм биналарның эчке бизәлеше үткәрелә. Объектның тарихи өлешенә өстәп, гөмбәзле ике катлы бина һәм Иделгә һәм өлкә башкаласының үзәгенә карап торучы 38 метрлы манара төзелә, территория төзекләндерелә[4]. Киләчәктә биредә спорт залы, уку йорты ачу, мастер-класслар, балалар өчен дәресләр үткәрү планлаштырыла.

2020 елның 21 мартында манарага ярымай куела. 2022 елның 1 октябрендә, шимбә көнне, реконструкциядән соң Самар тарихи мәчете ачыла[5].

Ачу тантанасында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самар губернаторы Дмитрий Игоревич Азаров(рус.), Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, дзюдочы, 2012 елгы Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры, милләте буенча авар Таһир Хәйбулаев(рус.) катнаша.

Самарда хәзер биш мәчет, ике гыйбадәт йорты һәм мәдрәсә эшли, гомумән алганда, 200 мең мөселман (татарлар, башкортлар, казакълар, азәрбайҗаннар, чеченнар, дагстанлылар) яшәүче өлкәдә 100дән артык мәчет, мәгариф учреждениесе бар[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү