Шәйхелислам

исламда югары вазифаи зат

Шәйхелислам, Шәех әл-Ислам (гарәп. شيخ الإسلام‎ ― дини кануннарны аңлатып бирүче, исламда баш кеше) [1] ― мөселман дәүләтләрендә Ислам мәсьәләләре буенча иң югары вазыйфаи затның титулы. Ул Ислам хокук белемен (фикһ) җентекләп белгән һәм элек аңлатылмаган очракларга карата дини нормаларны куллана алган әйдәп баручы дин әһелләренә бирелгән. Шулай ук шәйхелислам өммәт каршында мораль яктан абруйлы булырга тиеш.

Шәйхелислам
Җенес ир-ат
Сурәт
Мәдәният ислам
 Шәйхелислам Викиҗыентыкта
«Шәйхелислам» сүзе төрле телләрдә
шәйхелислам Габдуллаһ әл-Әнсари (1006―1089)
Кавказ мөселманнары идарәcе рәисе шәйхелислам Аллаһшүкүр Һүммәт оглы Пашазадә

Кайбер ислам җәмгыятьләрендә шәйхелислам титулы югары судья (югары казый) вазыйфасын билгеләгән.

Тарих үзгәртү

Госман дәүләтендә шәйхелислам ― ислам руханилары башлыгының титулы, Истанбулның баш мөфтие. Ул солтанның баш вәзире дәрәҗәсендә исәпләнгән, солтанның иң мөһим фәрманнарына ризалыгын биргән. Госман империясендә шәйхелисламның сөнни милләт башлыгы булуын грек Константинополь Патриархының(рус.) рум милләте башлыгы булуы белән тиңләргә мөмкин.

Беренче тапкыр бу вазифа Мөхәммәд II тарафыннан 1453 елда, Константинопольне яулап алгач, кертелә [2].

Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе(рус.) чакырылганнан соң, 1920 елда, абруйлы шәйхелисламнар институты Дин эшләре буенча комитетка (төр. Diyanet İşleri Başkanlığı) урынын бирә.

1924 елда Төркия Республикасы хөкүмәте шәйхелислам титулын бетергән.

Хәзерге заман үзгәртү

 
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Югары мөфти шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин

1980 елда Аллаһшүкүр Һүммәт оглы Пашазадә(рус.) Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнә һәм шәйхелислам титулын ала. 2003 елда Кавказ мөселманнарының XI съездында гомерлек шәйхелислам итеп сайлана [3].

1989 елның декабрендә Мәскәүдә мөфти Тәлгать Таҗетдинга шәйхелислам титулы бирелгән [4].

Шәйхелисламнар исемлеге үзгәртү

  • Борһанетдин әл-Мәргылани
  • Гыйзетдин ибн Габдессәлам
  • Зәкәрия әл-Әнсари
  • Әбу Габдуллаһ әл-Куртуби
  • Габдуллаһ әл-Әнсари
  • Әбу Исхак әш-Ширази
  • Ибн Һаҗәр әл-Хайтами
  • Мөхеддин ән-Нәвәви
  • Габделкәрим әл-Кушайри
  • Таҗеддин әс-Сөбки
  • Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни
  • Әбу Бәкер әл-Бәйһаки
  • Ибн Тәймия

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Халидов А. Б. Шайх а-лислам. // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 289. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2
  2. Шейх-уль-ислам. // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907
  3. В Баку избран пожизненный глава мусульман Кавказа. Независимая газета, 6 августа 2003(рус.)
  4. Шәйхелислам. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 164нче бит. ISBN 5-298-00949-2

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү