Талип Яруллин
Талип Яруллин, Талип Вагыйз улы Яруллин (рус. Талип Вагизович Яруллин, 1963 елның 9 гыйнвары, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев) ― дин эшлеклесе, 2012 елдан Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфти).
Талип Яруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Талип Вагыйз улы Яруллин |
Туган | 9 гыйнвар 1963 (61 яшь) СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | дин әһеле |
Балалар | ике улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 9 гыйнварында Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә өч балалы дини гаиләдә туган. Совет чорында ук мөселманнар арасында зур абруй белән файдаланган әтисе Летфулла улы Вагыйз хәзрәт (1934―2020) 1983 елда (ул вакытта аңа 49 яшь) Куйбышев шәһәре гыйбадәт йортының имам-хатыйбы була, 1995―2012 елларда Самар өлкәсе мөфтие, 2012―2020 елларда ҮДН баш казые булган[1][2]
Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев приборлар төзү техникумына укырга керә, әмма укуын тәмамламый, армиягә китә. 1982 елда Н. М. Шверник исемендәге Куйбышев приборлар төзү техникумын (2012 елда Идел буе дәүләт көллиятенә[d] кушылган) «Радио-прибор җайланмалары җитештерү» белгечлеге буенча тәмамлый. 1982, 1984―1993 елларда А. А. Масленников исемендәге заводта[d] (рус. ЗиМ; 2009 елда ябылган) электр-вакуум җиһазларын сынаучы-көйләүче булып эшли. 1993―1995 елларда «Волга» сәүдә йортында хезмәт куя[3].
Дин юлында хезмәт
үзгәртү1993―1996 елларда Куйбышев мәчетендә мөәзин.
1998 елда Казандагы Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керә. Анда дүрт ел читтән торып укый[1].
1998 елдан Самар мәчетендә имам, 2001 елдан имам-хатыйб. 2008 елдан читтән торып укып, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган.
2012 елның 26 сентябрендә узган Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең V чираттан тыш съездында күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфти) итеп сайланган[4] [5] [6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советының Рәхмәт хаты ― рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен
- Самар өлкәсе губернаторының Мактау билгесе ― халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен
- 2024 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― рухи һәм мәдәни традицияләрне саклауда һәм үстерүдә, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен[7]
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән, өч бала тәрбияләгән: ике улы (гаиләле дин әһелләре) һәм кызы[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Талип Яруллин: «Среди желающих изучать ислам сегодня больше женщин, чем мужчин». bloknot-samara.ru, 17.03.2022(рус.)
- ↑ Добро, справедливость и милосердие: сегодня отмечает свой юбилей муфтий Талип Яруллин. bloknot-samara.ru, 09.01.2023(рус.)
- ↑ Яруллин Талип Вагизович.(үле сылтама) Главное управление МВД России по Самарпской области(рус.)
- ↑ V съезд РДУМ Самарской области. cdum.ru, 26.09.2012
- ↑ Талип Вагизович Яруллин (Председатель ДУМ Самарской области). umma.halalguide.me
- ↑ Самарских мусульман возглавил Талип Яруллин. samara.kp.ru, 27.09.2012(рус.)
- ↑ Заслуженная награда. «Самар татарлары», 28.03.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Талип Вагизович Яруллин (Председатель ДУМ Самарской области). umma.halalguide.me
- Гости студии ГТРК – Самара муфтий Талип хазрат Яруллин и Гумар Батршин. YouTube видео, 27:16
- Персона. Талип Яруллин. Просто о самом главном. gl-media.com, 31.05.2022