Тимербулат Акчурин

Тимербулат Курамша улы АкчуринСембер губернасы татар эшкуары, фабрикант, кенәз Акчуриннар нәселеннән чыккан. Хатыны Зөһрә Акчурина.

Тимербулат Акчурин
Тимербулат Акчурин.jpg
Туган телдә исем Тимербулат Курамша улы Акчурин
Туган 1826(1826)
Сембер
Үлгән 19 сентябрь 1906(1906-09-19)
Сембер губернасы, Карсун өязе, Гурьевка
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәүдәгәр

БиографиясеҮзгәртү

Тимербулат Акчурин 1826 елда Сембер сәүдәгәрләре гаиләсендә туган.

1891 елда, Постау фабрикасын мирас итеп алып, Гурьевка (Карсун өязе) һәм Самайкино (Сызрань өязе) фабрикасында «Иске Тимошкино постау мануфактурасы» ширкәте оештыра.

Сызрань шәһәрендә Мәскәү-Казан тимер юлы янында Саратов урамында (Челюскинолылар ур.) Тимербулат Акчурин сукно фабрикасы складлары урнашкан. 1895 елда Гурьевка һәм Самайкино фабрикалары базасында «Тимербулат Акчурин Сәүдә-сәнәгать ширкәте» оештырыла, ул рус армиясен постау белән иң зур тәэмин итүче дип саналган, Т.К. Акчурин «Тырышлык өчен» Хөкүмәт алтын медаленә лаек була.

XX йөзнең беренче елларында Тимербурлат Курамша улы Акчурин Сембернең Мөселман хәйрия җәмгыятьләренең берсе үтенече буенча җирле рус-татар уку йортына биш ятимне алган.

Рус-Япон сугышының авыруларын һәм яралыларын дәвалау өчен Сембер губернасы Карсун өязенең Гурьев фабрикасында 20 урынлы хастаханә ача һәм карап торган.

Акчурин зур иҗтимагый эш алып бара. Билгеле булганча, 1871-1875 елларда ул Сембер Думасы тарафыннан беренче разряд буенча гласный итеп сайланган. Ул 1884 елның икенче чирегенә (апрель — июнь) Сембер шәһәре һәм Сембер өязе буенча чираттагы присяжный утырышчысы итеп билгеләнә.

1906 елның 19 сентябрендә Сембер губернасы Карсун өязе Водорацкая волосте Гурьевка авылында вафат була.

ЧыганакларҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Юрчёнков В. А. Акчурины // Мордовия. Энциклопедия: в 2 томах / Гл. ред. А. И. Сухарев. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 2003. — Т. 1 (А—М). — С. 111. — 576 с. — ISBN 5-7595-1543-8.
  • Татарская энциклопедия: в 5 т. – Т. 1: А-В. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – С. 95.
  • Махмутова А.Х. Женщины рода Акчуриных // Симбирский научный вестник. – 2016. - №1 (23) – С. 152 – 156.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү