Алмагач (лат. Málus) — розачәчәклеләр гаиләлегенә керүче агачлар һәм куаклар ыругы, җимеш культурасы. . Җимешешарсыман, әчкелтем-баллы тәмле. Алмада 15-16% коры матдәләр (10-12% шикәр, 0,2-1,6% органик кислоталар, 10-30 мг% С витамины, пектин, дуплау матдәләре һ.б.) бар. Алмалары яңа өлгергән килеш һәм эшкәртелеп (киптереп, җебетеп, кайнатма, джем, повидло, сок, шәраб һ.б.) кулланыла.

Алмагач
Malus sargentii.jpg
Халыкара фәнни исем Malus Mill., 1754
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон алмагачлылар[d]
Таксонның халык атамасы apple[1], تفاح, ГIеч, Алмағас, Яблыня, Яблыня, Avalenn, Pomera, jabloň, Æble-slægten, Äpfel, Jabłušcyna, Pomarbo, Õunapuu, سیب, Omenapuut, Pommier, Aapelbuumer, Maceira, Jabuke, Jabłučina, Խնձորենի, リンゴ属, ვაშლი, 사과나무속, Гьивч, Obelis, Ābeles, Марлю, Олмапу, Олмаву, Умарина, Appel, Appels, Epleslekten, Pommyi, Фæткъуыбæлас, Punmié, jabłoń, Macieira, Mar, Яблоня, Eppelmuorat, jabloň, Tufaax, Aplar, Mtofaa, Alimangong mansanas, Çiçek elması, Алмагач, Яблоня, Улмопу, Яблуня, Jablokpu, Chi Hải đường, უშქური, 苹果属 һәм Appel[2]
Таксономик төр урман алмагачы[d]
Җимеш төре алма[d]
Нәрсәнең чыганагы алма
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7215[3]
Commons-logo.svg Malus Викиҗыентыкта

Алмагачларның биеклеге бакчаларда 3,5-5 м, кыргый хәлдә 7-10 м. га җитә. Алмагачның тамырлары яхшы үсә, 3 м. га кадәр тирәнгә китә. Утыртканнан соң 4-7 елдан алма бирә башлый. 12-18 елдан соң иң мул уңыш бирү чорлары. Чәчәк бөреләре көздән нигезләнә, майның өченче декадасында чәчәк ата. Чәчәкләре эре, ике җенесле, ак яки алсу төстә, чатырсыман чәчәк төркеменә 5-12 данә булып җыела. Җимешләре зурлыгы, формасы, төсе (бертөсле, төрле төсле, кызылның төрле төсмерләре) белән аерыла. Җәйге сортлары – августның икенче яртысында, көзгеләре – сентябрьнең беренче яртысында, иртә өлгерә торган кышкылары – сентябрьнең икенче яртысында, кышкылары октябрьдә өлгерә. Җәйге сортлар 2 атна, көзгеләре 1-1,5 ай, иртә өлгерә торган кышкылары 2-3 ай, кышкылары март-апрель ахырына кадәр саклана. Идел-Урал шартларында алмагач кышка чыдамлыгы һәм озак яшәве белән (30-35 ел) аерылып тора.

Алмагачның туфрак уңдырыш-лылыгына таләпчәнлеге уртача. Уртача һәм авыр – балчыксыл селтесезләнгән кара туфраклы, соры һәм кызгылт-соры урман, кәсле-көлсу, ачылыгы аз булган яисә нейтраль (рН 6-7) туфрак алмагач өчен иң яраклы дип санала.

ТөрләрҮзгәртү

Ыруга барлыгы 36 төр керә. Хуҗалыкларда күп очракта Йорт алмасы (Культуралы алма) — Malus domestica төре үстерелә.

Корткычлар һәм чирләрҮзгәртү

Төп корткычлар – алмагач чәчәк-ашары һәм алмагач җимешашарлары. Аерым елларда алмагач яфракларын алмагач көясе һәм парсыз ефәк күбәләге зарарлый. Авырулардан иң зыянлысы – кутыр авыруы, ул бигрәк тә җәй дымлы килгән елларда киң тарала.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. Nederlands Soortenregister
  3. GRIN үсемлекләр таксономиясе