Анастас Микоян

Анастас Иван (Һованес) улы Микоян (әрм. Անաստաս Հովհաննեսի Միկոյան, Анастас Һовһаннеси Микойан; 13 (25) ноябрь 1895(18951125), Санаин саласы, Борчалы өязе, Тифлис губернасы (Аллабирде ш., Лори өлкәсе, Әрмәнстан) — 21 октябрь 1978, Мәскәү[2]) — Рәсәй инкыйлабчысы, ССРБ дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1943).

Анастас Микоян
Туган телдә исем әрм. Անաստաս Հովհաննեսի Միկոյան
Туган 25 ноябрь 1895(1895-11-25)
Санвин, Тифлис губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 21 октябрь 1978(1978-10-21) (82 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Нерсисән мәктәбе[d][1] һәм Геворкян теология семинариясе[d][1]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, партийный организатор, инкыйлабчы, язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Балалар Степан Микоян[d], Алексей Микоян[d], Серго Микоян[d], Владимир Микоян[d] һәм Вано Анастасович Микоян[d]
Кардәшләр Артём Микоян[d]

 Анастас Микоян Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
«Кавказ өчелге»ː Анастас Микоян, Иосиф Сталин, Георгий Орҗоникидзе

Балта өстасы гаиләсендә туган. Әрмән милләтеннән. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тифлис рухани академиясенә укырга керә. Беренче бөтендөнья сугышы башлагачтын, әрмән дружинасына язылып фронтка китә. 1915 тә, маләрия белән авыруы сәбәпле, Тифлиска кире кайта һәм РСДЭ(б)Фка кушыла.

  • 1917 дән фирка эшендә (Тифлис, Бакы). 1918 нең сентябрендә Красноводскидә кулга алына һәм 1919 ның февраленә кадәр төрмәдә тотыла.
  • 1919 ның артыннан фирканең Кавказ төбәк комитеты Бакы бюросы рәисе.
  • 1920 нең июнь-октябрендә Азәрбайҗан һөнәри берлекләре шурасы рәисе.
  • 1920 дән БК(б)Фнең Түбән Новгород губерна комитетында бүлек мөдире, аннары җаваплы сәркәтиб.
  • 1922-1924 тә РК(б)Ф ҮК Көньяк-Көнбатыш бюросы сәркәтибе, 1924 тән — фирканең Төньяк Кавказ край комитеты сәркәтибе.
  • 1926 дан ССРБ тышкы һәм эчке сәүдә халык кәмисәре, 1930 дән ССРБ тәэминат кәмисәре, 1934-1938 дә ССРБ азык-төлек сәнәгате кәмисәре.
  • 1938-1949 да ССРБ тышкы сәүдә кәмисәре (министры), бер үк вакытта 1937-1955 елларда ССРБ ХКШ (ССРБ ЮШ) рәисе урынбасары.
  • 1953 нең март-августында ССРБ тышкы һәм эчке сәүдә министры, аннары сәүдә министры.
  • 1955-1957 һәм 1958-1956 тә ССРБ МШ рәисе беренче урынбасары, 1957-1958 дә ССРБ МШ рәисе урынбасары.
  • 1964 дән ССРБ ЮШ президиумы рәисе, 1965-1974 тә әгъзасы.
  • 1974 тән пинсәдә.

Совет заманында халыкта Анастас Микоян турында мондый шаяртулы әйтем йөри иде: "Яшәде Ильичтан Ильичка, бирешми инфаркт-параличка". Аның Лениннан алып Брежнев заманына кадәр хакимияттә булуына ишарә.

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ ЮШ депутаты (1-8 чакырылышлары). Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү