Фәрит Галимов (төзүче)

Фәрит Галимов, Фәрит Хәбибрахман улы Галимов, рус. Галимов Фарид Хәбибрахманович, каз. Fari'd Habi'brahmanuly G'ali'mov (11.12.1940) — Казакъстанның дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, Казакъстан Республикасы парламенты сенаторы (2002-2008), Казакъстан ССР дәүләт төзелеш комитеты рәисе (1990), Казакъстан Республикасы төзелеш, торак һәм җирлекләр корылышы министрының беренче урынбасары (1993-1996), Акмола (1998 елдан Астана) шәһәре мэрының (каз. аким) беренче урынбасары (1998-2002), «Казакъстан тимер юлы» (каз. Қазақстан темир жолы) милли компаниясе АҖ президенты киңәшчесе (2009 елдан), Казакъстан Республикасы инженер академиясенең мөхбир-әгъзасы (1992), Казакъстан-Россия университетының шәрәфле профессоры.

Фәрит Галимов
Туган телдә исем Фәрит Хәбибрахман улы Галимов
Туган 11 декабрь 1940(1940-12-11) (83 яшь)
Казакъстан ССР Кызылъяр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Урал дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре төзүче-инженер
Сәяси фирка Нур Ватан[d]
Җефет Элла Мәсгуть кызы
Балалар уллары Гадел (1967), Наил (1969),
кызы Сәйдә (1974)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми исем: профессор

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 11 декабрендә Казакъстан ССР Петропавловск шәһәрендә туган. «Төзүче-инженер» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Урал политехника институтын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясе каршындагы Халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (Мәскәү, 1982) тәмамлаган.

ССРБ кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1959-1960 «Төзелеш материаллары» тресты тимер-бетон заводында слесарь-җыючы, бетончы.
  • 1960-1975 «Петропавловскстрой» тресты төзелеш-монтаж идарәсендә буяучы, мастер, прораб, җитештерү-техник бүлек башлыгы, баш инженер, идарә башлыгы.
  • 1975-1990 «Күкчәтаустрой» җитештерү-төзелеш берләшмәсендә баш инженер, трест идарәчесе, берләшмә башлыгы.
  • 1990 Казакъстан ССР дәүләт төзелеш комитеты (рус. Госстрой КазССР) рәисе[1]
  • 1991-1993 «Казакъстанстрой» дәүләт-акционерлык ширкәте президенты.
  • 1993-1996 Казакъстан Республикасы төзелеш, торак һәм җирлекләр корылышы министрының урынбасары, соңрак беренче урынбасары.
  • 1996-1998 Казакъстан Республикасының югары һәм үзәк хакимияте оешмаларын Акмолага күчерү буенча дәүләт комиссиясе рәисе.
  • 1998-2002 Акмола (1998 елның маеннан Астана) шәһәре мэрының (каз. аким) беренче урынбасары.
  • 2002-2008 Казакъстан Республикасы парламенты сенаторы: сенатта икътисадый һәм региональ сәясәт комитеы әгъзасы.
  • 2009 елдан «Казакъстан тимер юлы» (каз. Қазақстан темир жолы) милли компаниясе АҖ президенты киңәшчесе.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Китаплары үзгәртү

  1. Организация управления капитальным строительством в условиях рыночной экономик. Алматы, 1992.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Вечерняя Астана», 24.11.2012, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-06