Нәфыйга Арапова
Нәфыйга Арапова, Нәфыйга Мөхәммәтгалим кызы Арапова, рус. Арапова Нафига Мухаммедгалимовна (1900-1943) — татар театрының беренче актрисаларның берсе. Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Татар дәүләт академия театры артисткасы. Татарстан АССР атказанган артисты (1939).
Нәфыйга Арапова | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәфыйга Мөхәммәтгалим кызы Арапова |
Туган | 1900 Казан |
Үлгән | 1943 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | драма актеры |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүХезмәт юлы
үзгәртү1917 елдан «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый. Сугыштан соң Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Казан татар академия театрында эшли[1].
Иҗаты
үзгәртүГаять үзенчәлекле артистка. Хәтердә калырлык рольләр иҗат иткән.
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Мәгъри — «Бәхетсез егет» Г. Камал
- Нәгыймә — «Банкрот» Г. Камал
- Җиһан карчык — «Башмагым» И. Хәбибуллин
- Хәдичә — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин
- Нәфыйга — «Беренче чәчәкләр» К. Тинчурин
- Рокыя — «Җилкәнсезләр» К. Тинчурин
- Айтуган — «Наёмщик» Т. Гыйззәт
- Кукушкина — «Төшемле урын» (Доходное место) А. Островский
- Люся — «Салют, Испания!» А. Афиногенов
- Бәдыйга — «Галиябану» М. Фәйзи
- Гадилә — «Шәмсекамәр» М. Әблиев
- Анфиса Тихоновна — «Бүреләр һәм сарыклар» (Волки и овцы) А. Островский
- Зөләйха — «Бишбүләк» Т. Гыйззәт һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1939 Татарстан АССР атказанган артисты