Фатих Халиди

язучы, драматург

Фатих Халиди - язучы, драматург. 1850 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) Яңа Сала авылында мулла гаиләсендә туа. Атасы Хаммат мулла Фатихка бер яшь вакытта Казанга күчә, Зәңгәр мәчет мәхәлләсендә мулла һәм мөдәррис булып тора. Фатих, уку яшенә җиткәч, атасы карамагындагы мәдрәсәгә йөри. Берничә ел укыгач, Кышкар мәдрәсәсенә җибәрелә. Казанда приказчик булып эшли, аннары китап сәүдәсенә керешеп, үз әсәрләрен һәм тәрҗемәләрен нәшер итү белән шөгыльләнә. 1899 ел өчен мануфактурачы-фабрикант Вакула Морозов заказы белән татарча календарь төзеп бастыра. 1911–1912 еллар өчен төзегән календарьлары Казанда китапчы Хөсәенов варислары наширендә чыга.

Фатих Халиди
Туган телдә исем Фатих Хаммат улы Халиди
Туган 1850(1850)
Русия империясе, Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзер Кама Тамагы районы), Яңа Сала авылы
Үлгән 7 апрель 1923(1923-04-07)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
ССБР байрагы
Һөнәре язучы, драматург

Баслып чыккан китаплары үзгәртү

  • 1888 ел - Рәдде бичара кыз: Драма.
  • 1905 ел - Морат Сәлимов: Драма.
  • 1906 ел - Мәхрүсә ханым: Драма.
  • 1906 ел - Надан, саран Теллә бай хикәяте

Сылтамалар үзгәртү