Шакир Шамильский
драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе
Шакир Шамильский (сәхнә псевдонимы, чын исеме Шакир Вахитов, Шакир Габделгани улы Вахитов, 1892 елның 10 сентябре, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле — 1945 елның 8 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе, Казан (1924–1925, 1927–1928), Әстерхан (1931-1935), Бакы (1935-1936), Ташкәнт (1939-1940) татар театрларында баш режиссер[2], Татарстан АССР атказанган артисты (1945).
Шакир Шамильский | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Габделгани улы Вахитов |
Туган | 10 сентябрь 1892 РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле |
Үлгән | 8 май 1945 (52 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Чернышевски урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | артист, режиссер |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1892 елның 10 сентябрендә Казан губернасы Лаеш кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Юеш Көрнәле авылында туган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1909 елда «Сәйяр» труппасы спектаклендә (Пермь) катнаша.
- 1912 елдан «Нур» труппасында һөнәри артист, соңрак спектакльләр дә куя.
- 1918–1920 елларда Идел буе, Урал, Себер шәһәрләрендә төрле труппаларда (Буа театры, Урал татар эшче театры һ.б.) эшли.
- 1921–1922 елларда — Казанда Татар академия театрында.
- 1922–1923 елларда — Уфада Татар-башкорт театрында.
- 1924–1928 елларда — Казанда Татар академия театрында артист, режиссер һәм баш режиссер (1924–1925, 1927–1928 еллар).
- 1931–1935 елларда — Казан һәм Әстерхан татар театрында артист һәм режиссер.
- 1935–1936 елларда — Бакыдагы татар театрында режиссер.
- 1937–1939 елларда — Казанда Татар академия театрында.
- 1939–1940 елларда Ташкәнтта татар театрында баш режиссер.
- 1940 елдан Татар академия театрында эшли.
Иҗаты
үзгәртүШамильский — чын мәгънәсендә тормышчан реалистик стильдәге артист. Искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә, үзе иҗат иткән образның эчке дөньясына керә белә. Аның уй-хисләрен аңлый, тоя белә. Шамильский башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде… ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән. Ул образны эчтән җылыта, яктырта белә. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына. Әйтерсең лә ул уйнамый, ә сәхнәдә «яши» |
.
Куйган спектакльләре
үзгәртү- 1925 «Качкыннар» Нәкый Исәнбәт
- 1931 «Кулъяулыктагы хат» Салих Баттал
- 1943 «Мәрьям» Нәкый Исәнбәт
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Закир — «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Сөләйман — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» Сәгыйть Рәмиев
- Жан Рено — «Хөкемдә хаталык» А. Деннери
- Кудряш — «Яшенле яңгыр» А. Островский
- Фердинанд — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер
- Васька — «Тормыш төбендә» Максим Горький
- Давыт — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Җантимер — «Ил» Кәрим Тинчурин
- Шиһабетдин — «Саташкан кыз» Фәтхи Бурнаш
- Мансур — «Күмелгән кораллар» Һади Такташ
- Годун — «Разлом» Борис Лавренев
- Гайдай — «Эскадра һәлакәте» А. Корнейчук
- Кузнецов — «Габбас Галин» Шәриф Камал
- Отелло, Яго — «Отелло» Уильям Шекспир
- Кент — «Король Лир» Уильям Шекспир
- Аркадий — «Безнең шәһәрнең егете» Константин Симонов
- Сафонов — «Рус кешеләре» Константин Симонов
- Эрнст — «Профессор Мамлок» Ф. Вольф
- Булат — «Мәрьям» Нәкый Исәнбәт
- Мостафа — «Ялкын» Таҗи Гыйззәт һ.б
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/b/b1/Ш.Шамильский_2.jpg
- ↑ Казан театр музее сайтында, archived from the original on 2018-08-11, retrieved 2015-12-26
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Шакир Шамильский турында нстәлекләр. Казан, 1965.