Сара Байкина
Сара Байкина, Сара (Сарра) Нәбиулла кызы Байкина, рус. Байкина Сарра (Сара) Набиулловна (1895 елның 25 декабре, Әстерхан — 1972 ел, Әстерхан) — актриса, Татарстан АССР халык, Кырым АССР, РСФСР атказанган (1940) артисты.
Сара Байкина | |
---|---|
Туган телдә исем | Сарра Нәбиулла кызы Байкина |
Туган | 1895 Әстерхан |
Үлгән | 1972 Әстерхан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | драма артисты |
Эш бирүче | Әстерхан дәүләт татар драма театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, Кырымтатар академия музыкаль драма театры һәм Әндиҗан театры |
Бүләк һәм премияләре | РСФСР атказанган артисты (1940) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1895 елның 14 (25) декабренда Әстерхан шәһәрендә туган. 1911 елдан Әстерхан һәвәскәр татар театр труппасында уйный башлый. Әстерханга кымызга килгән Габдулла Тукай хөрмәтенә 5 июньдә үткән кичәдә беренче тапкыр сәхнәгә чыга[1].
- 1913 елда «Сәйяр» труппасына күчә[2].
- 1916-1919 елларда «Ширкәт» труппасында уйный.
- Октябрь инкыйлабыннан соң, Зәйни Солтанов оештырган Әстерхан татар театр студиясен тәмамлый. Бакы, Әстерхан татар театрларында эшли.
- Ватандашлар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 4нче армиясе сәяси бүлеге артисты [3]
- 1920 елда Казанда Беренче үрнәк татар театрында, 1928-1929 еллар сезонында Татар дәүләт академия театрында хезмәт куя.
Кырымда
үзгәртү1930 елларның икенче яртысыннан Акмәчеттә кырымтатар театры сәхнәсендә уйный. 1934 елда иң югары хезмәт хакы ала: I категория өчен 450 сум[4]. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә», «Бакчасарай чишмәсе», «Чура батыр», «Галим айдамак», «Отелло», «Гамлет», «Юлбасарлар», «Испан побы», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Һөҗүм», «Оптимистик фаҗига», «Любовь Яровая» һ.б. пьесаларда һәрвакыт баш рольләрне уйнаган (дублеры Сания Налбандова[5]).
- Сугышка кадәр Мәскәүдә узган Кырым АССР сәнгате ункөнлегендә катнаша, уңыш казана[6].
- Алман нацистлары Кырымны басып алгач, театрда Шекспирны, алман драматурглары әсәрләрен, татар классикасын уйнарга туры килә.
- 1944 елда кырымтатарлар белән бергә, Үзбәкстанга Әндиҗан шәһәренә сөргенгә җибәрелә.
- 1944-1956 елларда Әндиҗан үзбәк музыкалы драма һәм комедия театрында эшли, соңрак Әстерханга кайта.
Уйнаган рольләре
үзгәртүЯшь, лирик пландагы образлар иҗат итә.
- Галиябану — «Галиябану» М. Фәйзи
- Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш
- Гөлчәһрә — «Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков
- Луиза — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер
- Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин
- Варвара — «Яшенле яңгыр» А. Островский
- Шәфика — «Кызганыч бала» Н. Камал
- Юлия — «Шәфкать туташы» М. Кирьякова
- Сара — «Яшьләр» Ф. Әмирхан һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Кырым АССР атказанган артисты
- Татарстан АССР халык артисты
- 1940 РСФСР атказанган артисты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Габдулла Тукай Әстерханда. «Гасырлар авазы», 2006, № 1 2018 елның 19 апрель көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Камал театры сайтында, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2016-10-31
- ↑ «Театр тарихы» сайтында(рус.)
- ↑ И. Заатов. Театр сәнгате өчен көрәш. «Голос Крыма», 25.09.2015 / №26(рус.)
- ↑ Актриса довоенного театра(үле сылтама)
- ↑ С. Осман. Уртак уенчыбыз. «Достлукъ», 1991 ел, 25 гыйнвар
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
- Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
- Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9