4-нче армия (1918)
4-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 20 июнендә Аерым армия буларак оештырыла, 1918 елнең 20 июленнән — 4-нче армия. 1918-1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. 4-нче армия частьләре Самар, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызран, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара.
4-нче армия | |
Гаскәрләр: | Коры җир гаскәрләре |
Гаскәрләр ыругы: | җәяүле гаскәр |
Оештырылган: | 20.06.1918 |
Таратылган: | апрель 1920 |
Фронтлар составында: | Көнчыгыш фронт Төркестан фронты |
Сәргаскәрләр | |
А.А. Ржевский, Т.С. Хвесин А.А. Балтийский, Михаил Фрунзе Л.Я. Угрюмов, К.А. Авксентьевский В.С. Лазаревич, Г.К. Восканов | |
Сугышчан хәрәкәтләр | |
Актүбә операциясе Җаек-Гурьев операциясе |
4-нче армия эчендә 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән 4-нче армия Инкыйлаби Хәрби Шурасы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман өлеше яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, бырашур һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра.
1919 елның августында 4-нче армия Төркестан фронты эченә керә. 1920 елнең апрелендә таратыла.
Командирлар
үзгәртүСәргаскәрләр
үзгәртү- А.А. Ржевский (20 июнь 1918 — 1 сентябрь 1918)
- Тихон Хвесин
- А.А. Балтийский
- Михаил Фрунзе
- Л.Я. Угрюмов
- К.А. Авксентьевский
- В.С. Лазаревич
- Г.К. Восканов
Штаб башлыклары
үзгәртү- Б.А. Буренин
- Т.С. Хвесин
- Булгаков
- В.Л. Попов
- С.А. Меженинов
- А.А. Балтийский
- А.С. Белой
- Ф.Ф. Новицкий
- В.С. Лазаревич
- Л.Я. Годзиковский
- А.К. Андерс
- Л.И. Дубов
- В.И. Преображенский
Состав
үзгәртү- Идарә (штаб)
Төрле вакытта Дүртенче армиягә керә:
- 1 нче Орёл җәяүле гаскәр төмәне
- 1 нче Сарытау җәяүле гаскәр төмәне
- Вольск җәяүле гаскәр төмәне
- Новоузенск җәяү төмәне
- Уральск җәяүле гаскәр төмәне
- 25 нче укчы төмәне
- 49 нчы укчы төмәне
- 50 нче укчы төмәне
- 2 нче Төркестан атлы гаскәр төмәне
- Мәскәү атлы гаскәр төмәне
Әдәбият
үзгәртү- Гражданская война и военная интервенция в СССР, М., «Сов-я Энциклопедия», 1983
- Гражданская война в СССР Н. Н. Азовцев
- Директивы командования фронтов Красной армии 1917 −1922 Т. Ф. Каряева 1978
- Как сражалась революция" Н. Е. Какурин
- Русско-польская кампания 1918—1920, М., 1922.
- Западный фронт РСФСР 1918—1920 А. П. Грицкевич
- Энциклопедия Гражданская война и военная интервенция в СССР стр.654
- Краснознамённый Киевский. Очерки истории Краснознамённого Киевского военного округа (1919—1979). Издание второе, исправленное и дополненное. Киев, издательство политической литературы Украины. 1979.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- tatarile.org. ДҮРТЕНЧЕ АРМИЯ 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
Армиялар: 1-нче | 1-нче Украина | 2-нче | 2-нче Украина | 3-нче | 3-нче Украина | 4-нче | 5-нче | 6-нчы | 7-нче | 8-нче | 9-нчы | 10-нчы | 11-нче | 12-нче | 13-нче | 14-нче | 15-нче | 16-нче | Белорусия-Литва | Көнбатыш | Латвия | ЕКР Халык Революцион армиясы | Тамань | Төркестан
Атлы армиялар: 1-нче | 2-нче