Төркестан армиясе
Төркестан армиясе — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1919 елның 5 мартында оештырылган, 1919 елнең 15 июнендә таратылган.
Төркестан армиясе | |
Гаскәрләр: | Коры җир гаскәрләре |
Гаскәрләр ыругы: | җәяүле гаскәр |
Оештырылган: | 5.03 1919 ел |
Таратылган: | 15.06 1919 ел |
Фронтлар составында: | Көнчыгыш фронт |
Сәргаскәрләр | |
Георгий Зиновьев (11 март — 22 май 1919) Распопов В.П. (22-24 май 1919) Михаил Фрунзе (24 май — 15 июнь 1919) | |
Сугышчан хәрәкәтләр | |
Ырынбур янында бәрелешләр (март-апрель 1919) Көнчыгыш фронты каршы һөҗүме (1919 елның апрель азагында) Бугуруслан операциясе Белебей операциясе Уфа операциясе. |
Командирлар
үзгәртүСәргаскәрләр
үзгәртү- Георгий Зиновьев — 11 март — 22 май 1919
- Распопов В.П. — 22-24 май 1919
- Михаил Фрунзе — 24 май — 15 июнь 1919
Сугыш хәрәкәтләре
үзгәртүУфа операциясе
үзгәртүУфа операциясе — ватандашлар сугышы барышында 1919 елның май—июньдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының акгвардиячеләр көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.
Операция барышында Төркестан армиясе көндәшне Бүздәк—Бәләбәй—Биккол сызыгыннан Агыйдел елгасына чигендерә. Акларны чолганышка алу өчен кызыллар сәргаскәрлеге Уфадан төньяктарак һәм көньяктарак һөҗүмнәрне итү турында карар чыгара.
4-7 июненедәге һөҗүм нәтиҗәсендә 25-нче дивизиясе Кызыл Яр янында, ә 26-нче дивизиясе Ахлыстин янында Агыйдел елгасы аша чыгалар; Һөҗүм төркеме (24-нче укчылар дивизиясе, 2-нче укчылар дивизиясенең 3-нче бригадасы һәм 3-нче атлы гаскәр дивизиясе), дошманның каты каршылык күрсәтүе аркасында, Агыйдел аша чыга алмады.
9 июньдә кызылларның 25-нче төмәне Уфаны ала, ә резервтан килгән 31-нче дивизия Уфа — Чиләбе тимер юлын кисә. 14 июньдә, Агыйдел елгасы аша уңышлы чыгудан соң, Һөҗүм төркеме, 25 һәм 26-нче дивизияләре белән бергәләп, шулай итеп акларны чолгап, Архангелга һәм Урманга таба алга китә башлаганнар. 19-20 июньдә аклар, тулы чолганыштан сакланып калгач, зур югалтулар белән чигенәләр.
Сәнгать әсәрләрендә
үзгәртүФильмнар
үзгәртү- Гроза над Белой (режиссёрлар Евгений Немченко, Станислав Чаплин, 1968)
Әдәбият
үзгәртү- Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия. М.: Совет энциклопедиясе, 1983.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Уфа операциясе \\ Совет хәрби энциклопедиясе — Мәскәү, Воениздат, 1976—1980. — (8 томларда). — 105 000 экз.
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
Армиялар: 1-нче | 1-нче Украина | 2-нче | 2-нче Украина | 3-нче | 3-нче Украина | 4-нче | 5-нче | 6-нчы | 7-нче | 8-нче | 9-нчы | 10-нчы | 11-нче | 12-нче | 13-нче | 14-нче | 15-нче | 16-нче | Белорусия-Литва | Көнбатыш | Латвия | ЕКР Халык Революцион армиясы | Тамань | Төркестан
Атлы армиялар: 1-нче | 2-нче