Байкиннар
Байкиннар — актерлар һәм театр әһелләре гаиләсе. Әстерхан, Баку, Казан, Ырынбур, Акмәчет, Ташкәнт, Әндиҗан шәһәрләре һөнәри татар, кырымтатар, үзбәк театрларына нигез салучылар.
- Җәләл Мөхәммәтҗан улы Байкин(1886-1954), актер, режиссер, педагог, Әстерхан татар театрын оештыручы.
- Зөлкарнәй Мөхәммәтҗан улы Байкин (1888-1936), актер, режиссер, Әстерхан татар театрында, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный.
- Сара Нәби кызы Байкина (1895-1972), актриса, РСФСР атказанган артисты. Әстерхан, Казан, Ырынбур, Җаек, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный. Җ. Байкинның хатыны.
- Гөлчәһрә Әхмәт кызы Байкина (1903-1997), актриса, ТАССР атказанган артисты, Әстерхан, кырымтатар, үзбәк театрларында, Камал театрында уйный. З. Байкинның хатыны.
- Габдрахман Мөхәммәтҗан улы Байкин (1905-1944) — драма артисты, музыкант, композитор (Әстерхан татар театры).
- Зәйни Сәлах улы Байкин (1911—1943) — театр рәссамы (Әстерхан татар театры).
- Вил Байкин (1925—2009) — химик-технолог, Зөлкарнәй Байкин улы.
Моны да карагыз
үзгәртүСүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |