Нурдия Җүрәева

Нурдия Җүрәева, Нурдия Гариф кызы Җүрәева (Җураева)[2] (1937 елның 2 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — хор дирижеры һәм педагог. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры (19811982, 19852005). Татарстан АССР (1986) һәм РФ (2003) атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты (1995).

Нурдия Җүрәева
Туган телдә исем Нурдия Гариф кызы Җүрәева
Туган 2 июнь 1937(1937-06-02) (87 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Вишневски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре хореограф
Эш бирүче Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)
Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986)
Татарстанның халык артисты (1995)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1937 елның 2 июнендә Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (1964), РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, КДУ шәрәфле фән докторы, профессор С. А. Казачков классында ассистентура-стажировка курсы үткән.

1963 елдан Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсендә укыта.

19811982 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры.

19821985 елларда Татарстан АССР мәдәният министры урынбасары.

19852005 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры. Театрның аның җитәкчелегендәге хоры театрда куелган барлык операларда һ. б. спектакльләрдә катнаша: «Отелло» (Верди), «Дон Паскуале» (Доницетти), «Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсы (Рәшит Кәлимуллин), «Чегән-премьер», «Сильва» оперетталары (Имре Кальман), «Кармен» (Бизе), «Яз» кантатасы (рус. Весна, Сергей Рахманинов), «Мессия» (Гендель), «Реквием» (Верди), «Фигароның туе», «Тылсымлы флейта» (Моцарт), «Фальстаф», «Набукко» (Верди), «Сөембикә» операсы (Бату Мулюков, концерт куелышы), «Шагыйрьнең мәхәббәте» (Резеда Ахиярова), «Җәлил» операсы (Нәҗип Җиһанов) һ. б. Хор театр сәхнәсеннән тыш та (шул исәптән чит илләрдә, мәсәлән, АКШта) мөстәкыйль концертлар оештыра.

2006 елда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры баш хормейстеры вазифасыннан китә, ләкин театрда хормейстер булып кала, татарча опералар өчен җаваплы була[3]. Чакыру буенча Казакъстанның Алматы һәм Нурсолтан опера театрларында (Вердиның «Аида» операсын кую буенча) мастер-класслар үткәрә.

1972 елдан Казан дәүләт консерваториясенең хор дирижерлыгы кафедрасында укыта, доцент в. б.

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://zyteli.info/kazan
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 98нче бит.
  3. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сайты, archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2018-06-01 
  4. Указ Президента РТ от 14.06.2007 N УП-310 “О награждении медалью Республики Татарстан “За доблестный труд“, archived from the original on 2021-05-15, retrieved 2018-06-01 
  5. ТР мәдәният министрлыгының рәсми сайты, 02.06.2017, archived from the original on 2017-09-09, retrieved 2018-06-01 

Әдәбият

үзгәртү
  1. Народные артисты СССР, РФ, РТ. К.: «Магариф-Вакыт», 2011.
  2. Июньдә кабынган йолдызлар. Нурдия Җүрәева. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 63нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

.ru/rus/index.htm/news/939046.htm Күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур хезмәте өчен.] 2019 елның 12 апрель көнендә архивланган. ТР мәдәният министрлыгы рәсми сайты, 02.06.2017.

Моны да карагыз

үзгәртү