Кирам Сатиев

Русия татар музыканты (баянчы)

Кирам Сатиев, Кирам Шәйхиҗан (Шәйхиян) улы Сатиев (1955 елның 21 июле, ТАССР, Актаныш районы, Татар Ямалысы) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Казан дәүләт мәдәният институты концертмейстеры. Татарстанның халык артисты (2006).

Кирам Сатиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Кирам Шәйхиҗан улы Сатиев

Туу көне

21 июль 1955(1955-07-21) (68 яшь)

Туу урыны

ТАССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы

Кораллар

баян

Жанрлар

баян өчен эшкәртмәләр

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Казан дәүләт мәдәният институты

Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты
Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Кирам Сатиев Әлфия Авзаловага, Илһам Шакировка уйный.

1955 елның 21 июлендә Татарстан АССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылында тугыз балалы музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Шәйхиҗан һәм абыйлары матур итеп тальянда уйный, әнисе Сәгадәт җырлый. Сигезьеллык мәктәпне, Әлмәт музыка укуханәсенең балалайка классын (1974)[1], Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факультетын (1979) тәмамлаган. Ел ярым хәрби хезмәттә булган. 1981 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли. Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага, Хәйдәр Бегичевка, Зөһрә Сәхәбиевага, Флера Сөләймановага, Рафаэль Ильясовка, Вафирә Гыйззәтуллинага, Габдулла Рәхимкуловка, Рәбига Сибгатуллинага, Хәнәви Шәйдуллинга, Хәмдүнә Тимергалиевага, Мирсәет Сөнгатуллинга[2] һ.б. җырчыларга уйный. Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты татар театр эстрадасы кафедрасында вокал буенча концертмейстер булып эшли[3].

Иҗаты үзгәртү

Баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Ике дистәгә якын җырга көй язган: «Төшләремә керәсең» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син генә» (Зәки Нури), «Килдуразым» (Гөлшат Зәйнашева), «Йокы» (Ренат Харис), «Җырлар өйрән кушкаеннан» (Госман Садә) һ.б. Баянчылар иҗатын пропагандалый: баштарак Нияз Акмал белән «Татарстан хәбәрләре» газетасында «Татар гармунчылары» дигән рубрика алып бара. Соңрак гармунчылар хакында «Татар баянчылары» (1нче китап, 1996), «Ак баян» (2005)[4], «Консерватория. Армия. Филармония» (2009), «Актаныштан Америкага кадәр», «Татар баянчылары» (2нче китап) дигән китаплар бастыра, «Моңлы саз. Моңлы гомер», «Сагындым, бик сагындым» китапларының автордашы була. РФ төбәкләрендә, Америкада (Атланта, Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско), Кытайда, Болгариядә, Чехиядә, Алманиядә, Финляндиядә, Төркиядә һ.б. илләрдә концертлар бирә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

2007 елда Актаныш районы Татар Ямалысы мәдәният йортында К. Сатиевның музее ачыла.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлшат Әдиҗан кызы, «Заря» кондитер фабригында эшләгән. Кызы Сәрия чит тел факультетын тәмамлап, ире һәм ике кызы белән Шотландиядә яши.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996. ISBN 5-7761-0446-7
  2. Баянчы Кирам Сатиев: Гармун моңын бер генә уен коралы да алмаштыра алмый. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 10 август.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү