Вафирә Гыйззәтуллина

Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы, ТАССР, РСФСР, ССРБ2001 елның 17 сентябре, Уфа-Казан трассасы, ТР, РФ) – җырчы, Милли Мәҗлес депутаты[1], ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1988)[2], .

Вафирә Гыйззәтуллина
Туган телдә исем Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина
Туган 13 февраль 1946(1946-02-13)
ТАССРның Менделеевск районы Камай авылы, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 17 сентябрь 2001(2001-09-17) (55 яшь)
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Балалар Камилә Гыйззәтуллина
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты - 1981РСФСР атказанган артисты - 1988
"Бәхет" җыры В.Гыйззәтуллина башкаруында

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.

Мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенең китапханә эше бүлегенә укуга керә. Укуханәне тәмамлагач, Камай китапханәсендә хезмәт итә, хор оештыра, аның солисты була[3].

1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый һәм Валентина Лазько вокал классы буенча тәмамлый[1].

1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга[1]. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итә[4], 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була[4].

Җырчы 1990-елларда Татарстан Җөмһүриятенең язмышы хәл ителгәндә бик тә актив була, күп протестларда катнаша. Ф.Бәйрәмова сүзләре буенча, В.Гыйззәтулина, 1994 елда Чечня Җөмһүриятенә гаскәр кертүгә каршы чыгып, Рәсәйнең атказанган артисты исеменнән баш тартырга була[5].

"Кара сишәмбе" вакыйгалары белән бәйле[6], 1994 елда Вафирә Гыйззәтуллина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә штат кыскарту дулкынына, Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов Закир Сафиннан соң эләгеп, эшен калдырырга мәҗбүр була[7][8]. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Алмания һәм Кубада да чыгыш ясый[3]. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестрының алдынгы солисты булып эшли[1].

Җырчының 55 яшенә Камай авылы тарафыннан Ока машинасы бүләк ителә[9]. Шул машинада Камай авылыннан кайтышлый, 2001 елның 17 сентябрендә Вафирә Гыйззәтуллина Мәскәү-Уфа трассасының 963нче километрында юл казасында һәлак була[9].

"Соңгы елларда аның яшисе килмәде. Дөнья кысаларын тарсындымы, күпме генә өзгәләнсә дә, хәтерсезлек корбаны булу күз алдына килдеме – белмим. Еллар узган саен, тормышның тизлеге арта бара, дия иде", – Камилә Гыйззәтуллина, җырчының кызы[10].

Иҗаты үзгәртү

1971 елда Вафирә Гыйззәтуллина Казан телестудиясе төшергән "Идел көйләре" фильм-концертта Гали Ильясов, Рәхилә Мифтахова, Ренат Ибраһимов, Эмиль Җәләлетдинов белән берлектә катнаша[5]. Вафирә Гыйззәтуллина Иделгә багышланган җыр белән концертның башында чыгыш ясый[5]. 1974 елда җырчы Воронежда узган Җырчылар бөтенрусия конкурсында һәм Һавананың Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале конкурсында лауреат исеменә лаек була[11].

Җырчы даими рәвештә туган авылының һәм районының зур вакыйгаларында катнаша, чыгышлар ясый[3]. Озак еллар Вафирә Гыйззәтуллина "Сандугач" балалар вокал-хор бәйгесенең жюри әгъзасе булды[3]. Бүген конкурс җырчының исемен йөртә.


  Гыйззәтуллинаның берсен кояшка тиң күргән Тукай,

Кояш булгач, ай да булсын! Кайда ул ай?

Ул – Вафирә син бугай!
 

Хәтер үзгәртү

  • 2016 елның 13 февралендә җырчының туган авылы Камайда истәлекле такта куела[5].
  • В. Гыйззәтуллина исемендәге Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы даими үткәрелә[3].
  • В. Гыйззәтуллина исемендәге "Сандугач" Төбәкара балалар-яшүсмерләр вокал-хор конкурсы уза.
  • Туган авылы Камай авылының яңа салынган мәдәният йортына исеме бирелгән.
  • 2021 елның 16 сентябрендә Казанда Татарстан урамы 7нче йортта истәлек тактасы куелган (тактаның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин)[12].

Репертуар үзгәртү

В.Гыйззәтуллина - камера музыкасын үстерүгә һәм танытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул күп татар көйязарларының җырлары һәм романсларының беренче башкаручысы булып таныла, шул исәптә Әнвәр Бакиров, С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Р.Еникиев, М.Макаров вокаль әсәрләре[1][11].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Гизатуллина Вафира Мухаметдиновна millattashlar.ru
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Вафира Гизатуллина-соловей татарского народа(үле сылтама) mendeleevsk.tatarstan.ru
  4. 4,0 4,1 Гизатуллина Вафира Мухметдиновна tatobzor.ru
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 "Вафирә – күпкырлы җәүһәр таш иде" azatliq.org
  6. Валютная паника»: как нагрянул «черный вторник gazeta.ru
  7. Гаугалы йорттан җыр качар madanizhomga.ru
  8. Трагедия звезды татарской эстрады tatpressa.ru
  9. 9,0 9,1 В автомобильной катастрофе погибла Вафира Гиззатуллина pravda.ru
  10. Вафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә: "Һәлакәт буласы көнне концерт куярга чыгып киттек" matbugat.ru
  11. 11,0 11,1 Гыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы tatarica.org
  12. Зилә Мөбәрәкшина. Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Татар-информ, 16.09.2021
  13. Туй җыры (өченче вариант) erlar.ru

Чыганаклар үзгәртү

  • "Вафирә – күпкырлы җәүһәр таш иде" azatliq.org
  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  • Шакирзянов М. «Республика Татарстан» 14.09.2004
  • Мулланурова Р. Иреккә омтылу // Сөембикә. 1991. № 11
  • Тимбикова К. Сәхнәләрдә йолдыз // Казан утлары. 1991. № 3.
  • Гыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы tatarica.org

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү