Гали Ильясов (җырчы)

татар җырчысы, композиторы

Гали Гани улы Ильясов (Әхмәт-Гали Гани улы Ильясов) (1936-2000) - татар җырчысы, композиторы. ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Әхмәт-Гали Гани улы Ильясов
Туган 24 июль 1936(1936-07-24)
Приморье крае, Партизанск
Үлгән 16 ноябрь 2000(2000-11-16) (64 яшь)
Казан
Яшәгән урын Сул як Болак урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре татар җырчысы, композиторы.

Биографиясе үзгәртү

1936 елның 24 июлендә Приморье краеның Сучан (Партизанск) шәһәрендә туа. Армиядә, очраклы рәвештә җырлый башлый.

1959 елда - Хабаровск музыка-педагогика училищесына укырга керә.

Музыкаль лекторийда эшләү җырчыны мобильлеккә, вокаль күренешләрне киң колачлауга өйрәтә.

Татар музыкасының кайнар пропагандисты. Гали Гани улы җырламаган бер генә татар композиторының, җыр һәм романслар да юк. Концерт репертуарында татар композиторларының камера җырлары зур урын алып тора.

1960 еллар уртасыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә интенсив концерт эшчәнлеге башлана. Бөтен Советлар Союзы буенча гастрольләрдә була, Монголия, Чехословакия, Венгрия, ГДРда була.

1965 елда - Мәскәү консерваториясе каршындагы Мәскәү музыка училищесында, Б.М. Беркович классында махсус белем ала.

1965-2000 елларда - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

1970-80 нче еллар - үзе татар шагыйрьләренең шигырьләренә җырлар яза.

1979 ел — Африка - Нигерия һәм Сенегал илләрендә татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән чыгыш ясый.

1994-98 елларда - "ИҖАТ" иҗат берләшмәсе педагогы.

2000 елның 16 ноябрендә Казанда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан АССРның халык артисты (1979)
  • РСФСРның атказанган артисты (1987)
  • Бөтенроссия вокалистлар конкурсы лауреаты (1972)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү