Әлмәт музыка көллияте
(Әлмәт музыка укуханәсе битеннән юнәлтелде)
Әлмәт музыка көллияте, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, рус. Альметьевский музыкальный колледж имени Ф.З. Яруллина, ингл. Almetyevsk musical college named after F.Z. Jarullin — 1964 елдан Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
1974 елдан композитор Фәрит Яруллин (1914-1943) исемен йөртә.
Әлмәт музыка көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Әлмәт музыка училищесы (1964-2007) |
Нигезләү елы | 1964 |
Урын | ![]() ![]() |
Адрес | 423450, Татарстан, Әлмәт шәһәре, Нефтяниклар урамы, 14. |
Сайт | http://almetmyz.ru/p1aa1.html |
ТарихҮзгәртү
- 1964 елда РСФСР мәдәният министрлыгы карары белән Әлмәт музыка училищесы буларак оештырылган[1][2].
- 1964-2007 Әлмәт музыка училищесы.
- 1974 Фәрит Яруллин исеме бирелә.
- 2007 елдан Әлмәт музыка көллияте[3].
Укуханә директорларыҮзгәртү
- Мәсгут Имашев, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).
- Виктор Цветков, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986)
- Зәйтүнә Нәгыймова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
- Гүзәл Еремеева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).
Укуханәне тәмамлаучыларҮзгәртү
Ярты гасыр эчендә укуханәне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы 1600 дән артык белгеч тәмамлаган. Алар музыка мәктәпләрендә, урта махсус һәм югары уку йортларында укытучы булып эшли, иҗат оешмалары белән җитәкчелек итә, театр һәм филармония артисты һәм ялгыз башкаручы буларак иҗат итә.
- Рәис Нәгыймов, композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре .
- Вәсим Әхмәтшин, композитор.
- Роберт Андреев, композитор, Тукай премиясе лауреаты (2008), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).
- Кирам Сатиев, баянчы, Татарстанның халык артисты.
- Ренат Хәкимов, композитор.
- Галина Казанцева, җырчы, Татарстанның халык артисты.
- Шамил Шәмгунов, артист.
- Фәрит Шиһапов, артист, Казан консерваториясе доценты.
- Александр Бессонов, артист.
- Әбүзәр Фәйзуллин, Казан консерваториясе профессоры.
- Владимир Еремеев, ансамбль җитәкчесе.
- Валерий Саматов, «Нефтьче» мәдәният сарае (Әлмәт) директоры.
- Антон Попов, халыкара конкурс лауреаты.
- Евгений Сакмаров, халыкара конкурс лауреаты.
- Лилия Хөснуллина, халыкара конкурс лауреаты.
Көллият укытучыларыҮзгәртү
- Антонина Лапочкина, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
- Ренат Шаһиев, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984)
- Виктор Цветков, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986)
- Хәмзә Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
- Фәрит Галиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)
- Анна Балашова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
- Илдус Әбшәрипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
- Надежда Рычкова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999)
- Владимир Еремеев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
- Фәридә Нуриева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2005)
- Николай Прец, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)
- Әлфия Шиһапова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)
- Татьяна Сәхибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2014)[4]
БелгечлекләрҮзгәртү
- Фортепиано.
- Оркестр өчен кыллы уен кораллары: эскрипкә, альт, виолончель, контрабас.
- Оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары: труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай.
- Халык уен кораллары оркестры өчен уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.
- Вокал сәнгате: академик һәм халык.
- Хор белән дирижерлык итү.
- Музыка теориясе.
- Халык нәфис сәнгате (этносәнгать иҗаты).
- Халык нәфис сәнгате (театр иҗаты).
- Эстрада музыка сәнгате (эстрадада җырлау).
- Эстрада музыка сәнгате (эстрада оркестры уен кораллары: кларнет, саксофон, тромбон, бәрмә уен кораллары, гитара, аккордеон).
- Социаль-мәдәни эшчәнлек бүлеге (мәдәният йортлары белгечләре, менеджерлар, күңел ачу программалары режиссерлары).
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Приказ Министерства культуры РСФСР от 10 августа 1964 № 695
- ↑ Приказ Министерства культуры Татарской АССР от 17 августа 1964 года № 128
- ↑ Приказ Министерства культуры от 11.12.2007г. № 796
- ↑ Әлмәт районы мәдәният идарәсе сайтында