Әбүзәр Фәйзуллин

Әбүзәр Фәйзуллин, Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин — виртуоз баянчы, халыкара бәйгенең Гран-при иясе (1994), Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган артисты (1997).

Әбүзәр Фәйзуллин

Ә.Ә. Фәйзуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин

Туу көне

7 апрель 1964(1964-04-07) (60 яшь)

Туу урыны

Сарман районы, Җәлил

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия Русия

Һөнәрләр

баянчы,
педагог

Кораллар

баян, аккордеон

Жанрлар

классика, халык көйләре

Коллективлар

Казан дәүләт консерваториясе

Хезмәттәшлек

«Сорнай» ансамбле

Бүләкләр

ТР атказанган артисты

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әбүзәр Фәйзуллин

1964 елның 7 апрелендә Сарман районы Җәлил бистәсендә (версия: Әлмәттә[1]) туган. Әтисе Әнвәр, әнисе Зөлфия. Җәлил эшчеләр бистәсендә балалар музыка мәктәбен (1979, А.А. Владимиров, В.П. Булыгин сыйныфы), Әлмәт музыка укуханәсен (1983, А.А. Лапочкина сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1989, проф. Н.А. Черняев, Ю.А. Цагарелли курсы), Гнесиннар исемендәге институтның (хәзерге Россия музыка академиясе) аспирантурасын (1992, фәнни җитәкче В.Ф. Беляков) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1989 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта, махсус баян сыйныфын, ансамбль, музыкаль башкару осталыгы һәм педагогика фәннәрен алып бара, 2002 елдан доцент, 2003 елдан халык уен кораллары кафедрасы мөдире. Казан шәһәренең Совет районы 4нче сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирә[2].

Иҗаты үзгәртү

Репертуарында татар композиторлары: А. Ключарев, Х. Вәлиуллин, Р. Курамшин, М. Макаров һ.б. әсәрләре; И.С. Бах, С. Франк, С. Рахманинов, И. Стравинский, Ф. Мендельсон, Д. Скарлатти, И. Штраус, Х. Веберның орган һәм фортепиано өчен әсәрләре; В. Золотарев, В. Семенов, В. Гридин, Е. Дербенко, А. Кусяковның оригиналь әсәрләре.

Дирижерлардан: Ф.Мансуров, Р.Халитов, А. Шутиков, Р. Абязов, Е. Федоров, В. Цветков белән чыгышлар ясый.

Алманиядә, Австриядә, Иранда, Италиядә, Канадада, РФ шәһәрләрендә (Мәскәү, Чабаксар, Ижау, Сембер, Саранск, Уфа) һәм Татарстанда сольный концертлары була[3].

Әлмәт, Яр Чаллы, Чабаксар, Йошкар-Ола, Түбән Кама, Казан, Ижау музыка укуханәләрендә уку курслары һәм осталык дәресләре уздыра. Күп санлы халыкара һәм региональ бәйгеләрнең жюри эшендә катнаша[4][5]. Фәнни-эзләнү эше алып бара. Баян һәм аккордеон өчен эшкәртмәләре, укыту әсбаплары бар.

Шәкертләре арасында В. Киреев — баянчы-аккордеончыларның халыкара бәйгесе II премия лауреаты (Клингенталь, Алмания, 1993), Сәйдәш Фәхразыев — баянчы-аккордеончыларның бөтенроссия бәйгесе III премия лауреаты[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1981 Идел буе яшь баянчылары бәйгесе (Сембер) — дипломант
  • 1983 Идел буе яшь баянчылары бәйгесе (Сембер) — II премия лауреаты
  • 1984 Баянчы-аккордеончыларның бөтенсоюз бәйгесе (Ворошиловград) — II премия лауреаты
  • 1992 Баянчы-аккордеончыларның халыкара бәйгесе (Клингенталь, Алмания) — дипломант
  • 1992 Халыкара бәйге (Кастельфидардо, Италия) — II премия лауреаты
  • 1993 Баянчыларның халыкара бәйгесе (Торонто, Канада) — дипломант
  • 1993 Халыкара бәйге (Кастельфидардо, Италия) — I премия лауреаты (балалайкачы Рәфыйк Таҗетдинов белән дуэт)
  • 1994 Халыкара бәйге (Сант-Этьен, Франция) — Гран-при (балалайкачы Р. Таҗетдинов белән дуэт)
  • 1995 Баянчы-аккордеончыларның халыкара бәйгесе (Клингенталь, Алмания) — дипломант (баянчы А. Протасов белән бергә)
  • 1996 Халыкара бәйге (Кастельфидардо, Италия) — дипломант (баянчы А. Протасов белән бергә)
  • 1997 Татарстанның атказанган артисты

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү