Рәгъде Халитов
Рәгъде Халитов, Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов (1943, Әгерҗе) — музыкант (баянчы), органолог, Казан педагогия институтының кафедра мөдире (1983), профессор (1998), Татарстан АССР (1983), РФ (1998) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рәгъде Халитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов |
Туган | 17 февраль 1943 (81 яшь) ТАССР Әгерҗе шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | музыкант |
Җефет | Наҗия, педагогия фәннәре кандидаты |
Балалар | улы Салават, нефтьче кызы Гөлнара, җырчы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1943 елның 17 февралендә Әгерҗе шәһәрендә туган. Бабасы Хафиз, әтисе Әбелфатыйх чыгышлары белән хәзерге Минзәлә районы Аю авылыннан, шундагы мәхәлләнең указлы муллалары булган. 1929 елда Әбелфатыйх гаиләсе белән Әгерҗегә күчкән. 3 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнгән Рәгъдегә әтисе бер-бер артлы баян һәм аккордон алып бирә. Мәктәптә укыган чорда ук Рәгъде Халитов Әгерҗенең иң күренекле баянчысына әверелә, аны концерт-кичәләрнең берсеннән дә калдырмыйлар. Әгерҗедә урта мәктәп тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга килә. Кабул итү имтиханнары төгәлләнү сәбәпле, анда укырга керә алмый. Төзелешкә һәм тулай торакка урнаша. Баянчы Рәис Сафиуллиннан дәресләр ала башлый, аның аркылы мәдәният дөньясы белән бәйләнешкә керә. Рәис Сафиуллин Камал театры спектакльләрендә Камал III (Камал Сәләхетдинов) (1899–1968) һәм башка артистлар бутафор гармун тартып торганда, сәхнә артында барча җыр көйләрен уйный торган була. Шушы эшне 17 яшьлек Рәгъдегә тапшыра һәм ул Камал театрының штатлы музыканты булып китә. 1960 елда Камал театры белән нефть районнарына гастрольләргә дә чыга.
- 1960 елда Казан педагогия институтында музыка факультеты ачылгач, шунда укырга керә.
- 1964 елда музыка факультетында укытырга кала, ССРБ ФА Казан филиалы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура тәмамлый (1979). Татарстан һәм Башкортстан районнары буенча татар халкының музыка фольклорын җыя, борынгы уен кораллары буенча «Татар халык музыка уен кораллары» темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1987).
- 1983 елдан татар музыкасы һәм халык уен кораллары кафедрасы мөдире.
- 1985-2000 елларда музыка факультеты деканы.
Концертларда катнаша. Үзенең баяны һәм борынгы уен кораллары белән Финляндиядә, Балтик буе һәм Урта Азия республикаларында гастрольләрдә була. Кытайның Гуйминь университетының музыка факультетын ачканда, белгеч буларак катнаша.
КФУның Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәни багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең музыка сәнгате һәм хорография кафедрасы профессоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Р. Халитов «Милләттәшләр» сайтында
- . Р. Халитов КФУ сайтында 2017 елның 15 февраль көнендә архивланган.