Вахит Имамов

татар язучысы, тарихчы

Вахит Шәех улы Имамов (1954 елның 18 марты, Иске Байсар, Актаныш районы, Татарстан) — татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты.

Вахит Имам
Туган телдә исем Вахит Шәех улы Имамов
Туган 18 март 1954(1954-03-18) (70 яшь)
Иске Байсар, Актаныш районы, Татарстан
Яшәгән урын Шамил Усманов урамы, Чаллы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, тарихчы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2014)
Гаяз Исхакый премиясе
Илдар Юзеев премиясе
Сайт http://www.maidan-journal.ru

 Вахит Имам Викиҗыентыкта

Викиөзек эчендә Вахит Имамов темасы буенча бит бар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 19751977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.

2005 елда Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәрире.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Басма китаплары үзгәртү

  • Ир канаты: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 168 б.— 15 000.
  • Нәзер: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 240 б. —- 15 000.
  • Татарларның Ватан сугышы: XVI—XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар (Равил Әмирхан белән берлектә язылган).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 80 б.— 170 000.
  • Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында: Тарихи роман һәм тарихи очерк.— Чаллы: «КамАЗ» нәшр., 1994.— 512 б.— 90000.
  • Могикан: Повестьлар. Тарихи очерк.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2001.— 192 б.— 2000.
  • Утлы дала: Тарихи роман. Беренче китап.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 432 б.— 3000.
  • Татар яугирләре: Тарихи очерк.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 335 б.— 2000.

Кызыклы факт үзгәртү

Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» (рус. Запрятанная история татар) китабын мәхкәмәгә биргәннәр[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү