Иске Байсар
Иске Байсар — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 30 км көньяк-көнбатыштарак, Сөн елгасы буенда.
Иске Байсар | |
Дәүләт |
![]() ![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Иске Байсар авыл җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Иске Байсар авыл җирлеге[1] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Сөн |
Халык саны |
71 (1795)[2], 330 (1795)[2], 78 (1795)[2], 418 (1816)[2], 575 (1834)[2], 629 (1848)[2], 200 (1848)[2], 1331 (1859)[2], 84 (1859)[2], 807 (1870)[2], 807 (1902)[2], 935 (1902)[2], 2034 (1905)[2], 2038 (1912)[2] |
Почта индексы | 423745 |
Тарихи белешмә
үзгәртүБу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк.
|
17 йөздә нигез салына. XVII гасырда авылларның атамалары, нигездә, этнонимнардан, төбәк-аймак һәм ыру (волость) атамаларыннан чыгып, Тамьян, Табын, Бүләк, Байлар, Енәй, Кыргыз, Сарайлы, Мин, Юрмий, Ирэкте дип атала. Шуңа күрә Бүләр дигән 5-7 авылның берсе соңыннан шушыда килеп урнашкан кеше исеме белән аталуы мөмкин. 1761 елда биргә ясаклы башкорт Байсар Казашев (Күҗәшев) урнаша[3]. 11нче башкорт кантонына, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Бүләр волосы Бүләр түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ырыу волослары бетерелгәч, авыл Байсар волосы составына керә һәм аның административ үзәге була. 17-19 йөзләрдә халкын асабалар һәм типтәрләр катлауы тәшкил итә, игенчелек, терлекчелек, кирпеч сугу, он тарту, чабата һәм ит сату белән шөгыльләнәләр. Крәстияннәр кузгалышы (1773-75) чорында авыл халкы Е.И. Пугачёв ягында көрәшә. 20 йөз башында Иске Байсарда волость идарәсе урнаша; 4 мәчет, кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләре, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете була; шимбә саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3878 дисәтинә тәшкил итә[3]. 1920 гә кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан — Актаныш, 1935 нең 10 февраленнән — Калинин, 1959 ның 12 октябреннән — Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән — Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Халкы
үзгәртүБу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк.
|
Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[4][5][6][7][8][9][10]. 1795 елда 71 асаба башкорт, 330 кердәш башкорт, 78 типтәр исәпкә алынган. 1816 елда 80 йортта 418 башкорт яши, шул исәптән 11 йортта Бүләр волосы асабалары, 69 йортта — Енәй волосынан чыккан башкортлар. 1834 елда 108 йортта 575 башкорт исәпкә алынган. 1848 елда 109 йортта 629 башкорт, 41 йортта 200 типтәр яши. 1859 елда 1 331 башкорт, 84 типтәр була. 1870 елда 182 йортта 807 башкорт; 1902 елда — 807 башкорт һәм 935 хәрби дәрәжәле кердәш исәпләнә. 1905 елда Иске Байсар авылында 2 034 кеше була; 1912 елда 2 038 башкорт һәм типтәр исәпкә алына[3].
2010 елда 677 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1920 дә — 2169, 1926 да — 1885, 1938 дә — 1198, 1949 да — 752, 1958 дә — 1073, 1970 тә — 1046, 1979 да — 947, 1989 да — 717, 2002 дә — 663 кеше.
Икътисад
үзгәртүХалкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек, дуңгыз асрау.
Мәгариф
үзгәртүУрта мәктәп.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Шәйгардан Шәймәрдәнов, дәүләт эшлеклесе.
- Вахит Имамов, язучы
- Эльмира Закирова, журналист
- Госман Латыйпов (1925-2000), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Мирхаҗиан Сәлахов (1928), 1955―1990 елларда күмәк хуҗалык җитәкчесе (Мөслим районы).
- Борис Тимеркәев (1950), галим-физик, Байсарда туган.
- Фәнис Гыйльметдинов (1943), баянчы, КДПИ доценты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[11]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[12]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Башкортстан китап нәшрияты.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокАМБ
не указан текст - ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензилинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 284-293. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.