Борис Тимеркәев, Борис Ахун улы Тимеркәев (1950 елның 21 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Байсар) — галим, гомумфизика һәм плазма физикасы юнәлеше буенча язылган хезмәтләр авторы, физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1997), Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2000), Сорос премиясе лауреаты (1995, 1997). 2001 елда Казанда физика буенча татар телендә белгечләр әзерләүне башлап җибәрүче.

Борис Тимеркәев
Туган телдә исем Борис Ахун улы Тимеркәев
Туган 21 февраль 1950(1950-02-21) (74 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Байсар
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-физик
Җефет Гашия
Балалар кызлары Диана, Диләрә
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
Сорос премиясе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 21 февралендә Татарстан АССР Актаныш районы Байсар авылында туган. 1952 елда гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына әйләнеп кайта. Бик яхшы билгеләргә Уразмәт урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының физика факультетын (1973), аспирантура, Новосибирск академшәһәрчегендә докторантура тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидатлыгына (1979), Томск политехника университетында докторлыкка (1992) диссертацияләр яклый[2].

Хезмәт юлы үзгәртү

1973 елдан Казан авиация институтының (1992 елдан Казан дәүләт техника университеты) гомумфизика кафедрасында эшли һәм теоретик физика фәне белән шөгыльләнә.

1995 елдан А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының (КДТУ, 2009 елдан А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) гомумфизика кафедрасы мөдире[3].

2001 елда КДТУ гомумфизика кафедрасы нигезендә физика буенча татар телендә белгечләр әзерләүне башлап җибәрә[4].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Плазма генераторлары һәм газларда электр бушанулары өлкәсендә 180 нән артык фәнни хезмәт, монографияләр, физика дәреслекләре авторы[5], 8 уйлап табу, 2 патент (2006 елга ) иясе. Югары уку йортлары өчен (автордаш булып) язылган өч томлык физика дәреслеге һәм мәсьәләләр җыентыгы Татарстанда беренче тапкыр басыла. «Русча-татарча физика терминнары сүзлеге» китабының рецензенты.

Аның җитәкчелегендә 4 фән докторы һәм 8 фән кандидаты әзерләнгән.

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гашия (Арчаныкы). Кызлары Диана, табиб-хирург; Диләрә, физик.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 337-338нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү