Фәнис Гыйльметдинов
Фәнис Гыйльметдинов, Фәнис Миңнуретдин улы Гыйльметдинов (1943 елның 14 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы Иске Байсар) ― музыкант (баянчы), педагог, Казан дәүләт педагогика институты доценты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
Фәнис Гыйльметдинов | |
Тулы исеме |
Фәнис Миңнуретдин улы Гыйльметдинов |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1969 ― 2024 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
баянчы, педагог |
Кораллар |
баян |
Хезмәттәшлек |
Татар дәүләт филармониясе |
Бүләкләр | |
Милләт |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1943 елның 14 маенда Актаныш районы Иске Байсар авылында җырга-моңга гашыйк гаиләдә өлкән бала булып туган. Музыкант булу әтисе Миңнуретдиннан бирелә, әнисе Мәүҗидә бик матур җырлый торган була. Мәктәпне тәмамлагач, Пучы мәдәният йортында баянчы булып эшләгән. Аннары Мөслим районы Татар Бүләре авылы мәктәбендә җыр дәресләре алып барган. 1962 елдан Казан музыка училищесында укыган (В. И. Седаков классы). Училищены тәмамлагач, композитор А. С. Ключарев чакыруы буенча Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килгән. 1971 елда эстрада бүлегенә күчкән. 1971―1974, 1979―1991 елларда филармониянең эстрада бүлегендә, Әлфия Авзалова төркемендә һәм музыкаль-әдәби лекторийда аккомпаниатор булып эшләгән[1]. 1974―1979 елларда читтән торып Казан дәүләт консерваториясендә укыган, музыкаль лекторий бүлегендә концертмейстер вазыйфасын башкарган. Барлык күренекле татар җырчыларына: Җ. Сәлахова, Н. Теркулова, Г. Ильясов, Р. Ильясов, З. Әхтәмова, З. Нурмөхәммәтов, В. Гыйззәтуллина, Х. Тимергалиева, М. Галиев һ.б. кушылып уйнаган[2].
1991 елдан Казан дәүләт педагогика институтында музыкаль тәрбия нигезләре кафедрасында укыткан, 1993―2003 елларда доцент. 1997 елда Татар дәүләт гуманитар институтында халык уен кораллары ансамбле оештырып, җитәкчесе булган[1].
«Баянда үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма» (1980), «Баян өчен популяр көйләр» (1988, 2000), «Татар бию көйләре» (2004), «Баян өчен заман көйләре» (2009) китаплары авторы[3].
Әлфия Авзалованың «Мелодия» фирмасында 1976 һәм 1981 елларда чыккан пластинкалары шулай ук Фәнис Гыйльметдинов белән бергә язылган[4].
1980-еллар башында «Ялкын» журналында башлап уйнаучы балалар өчен «Баянда уйнарга өйрән» рубрикасын алып барган[3].
Татарстан радиосыннан еш чыгыш ясаган. Радио фондындагы язмалары (баян өчен Ф. Гыйльметдинов эшкәртүендә): И. Шәмсетдинов көйләренә вариацияләр, Х. Вәлиуллин, Т. Кәримов вальслары, М. Яруллин маршы, З. Хәбибуллин полькасы, И. Закиров «Саубуллашу», А. Ключарев «Бәйрәмдә», М. Мозаффаров «Кызлар биюе», татар халык көе «Шөгер», башкорт халык биюе «Биш бармак» һ. б.[3]. Татар телевидениесе архивында Фәнис Гыйльметдиновның татар композиторлары әсәрләренең һәм татар халык көйләренең баян өчен күчермәләреннән торган ике концертының видеоязмасы саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүГаиләсе
үзгәртүХатыны Мөнирә, җырчы. Кызы Айгөл, Казан сәнгать һәм мәдәният университетын, Санкт-Петербург консерваториясенең хореография-балет бүлеген тәмамлаган[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Гыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы. Татар дәүләт филармониясе
- ↑ 2,0 2,1 Миләүшә Галиуллина. Тирән елга тын агар. Мәдәни Җомга, 23.05.2023
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996, 117-120нче бит.. ISBN 5-7761-0446-7
- ↑ Фанис Гильмутдинов. Яндекс Музыка
Әдәбият
үзгәртү- Фәнис Гыйльметдинов / Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996, 117-120нче бит.. ISBN 5-7761-0446-7
- Гыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 156-157нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Гыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы. Татар дәүләт филармониясе
- Миләүшә Галиуллина. Тирән елга тын агар. Мәдәни Җомга, 23.05.2023
- Фанис Гильмутдинов. Яндекс Музыка